Мәдәни җомга

УРЫСЛАР ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘ

Инде ишетеп белгәнебезчә, бу ел башыннан Казан федераль университетының яңа оешкан Филология һәм сәнгать институты каршында урыс телле кешеләр өчен бушлай татар теле курслары эшли башлады. Февраль башында 6 төркемгә бүленеп, 950 кеше тел өйрәнергә кереште. Аларга элеккеге КДУның һәм ТДГПУның татар филологиясе факультеты галимнәре белем бирә.

Кадрия Фәтхуллова, филология фәннәре кандидаты:

- Мин, КДУга укырга килгән чит ил студентларына татар телен өйрәтү тәҗрибәсенә таянып, "Татар теле - күңелем теле" исемле дәреслек язган идем. Шәхсән үзем укытуны шушы дәреслеккә нигезләнеп алып барам. Бу - укучыны аралашуга өйрәтү дәреслеге. Төп максат - аралашу осталыгын булдыру. Ул Аурупа Советы ярдәме белән басылды. Шунда ук татар халкы, аның гореф-гадәтләре турында белем дә бирелә, грамматикадан да мәгълүмат бар.

Николай Максимов, педагогика фәннәре кандидаты:

- Бу курсларга яшьләр күп йөри. Берничә яшь хатын-кыздан нигә татар телен өйрәнергә булдыгыз, дип сораганым булды. Ирем татар булганга, татарча аңлыйсым килә, диләр. Дәресләрдә әңгәмәләр гаилә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бара. Мәсәлән, бүгенге дәрестә: «Синең иреңнең исеме ничек? Аның әти-әнисе бармы? Иреңнең холкы нинди?» дигән сорауларга җавап бирдек. Алар, әлбәттә: «Минем ирем әйбәт, акыллы, белемле, тыйнак кеше», - дип тезеп китте. Мондый әңгәмәләр татар милләтенә карата яхшы мөнәсәбәт булдыруга да булышлык итә.

Минем төркемгә ике 4 нче сыйныф баласы укырга йөри. Нигә, мәктәптә өйрәтмиләрмени, дип сорадым. Мәктәптә грамматика гына өйрәтәләр, сөйләшеп булмый, диләр. Ә мин, киресенчә, грамматиканы бөтенләй өйрәтмим. Минем бурыч - сөйләм калыбына нигезләнеп, сөйләшергә өйрәтү. Шул калып эчендә җөмләне катлауландыра барырга кирәк. Мәсәлән: "Син кая барасың?» «Кибеткә». «Ни өчен, кем белән, кайчан барасың?" Минемчә, татар телендә 20 җөмлә калыбы бар. Шул калыпларга салырга 700 татар сүзен өйрәнсәң - син телне беләсең, дигән сүз. Аерым сүзләрне ятлату, абстракт темаларны өйрәнү кирәк түгел, алар барыбер онытыла. Иң кирәге - «чөнки», «шуңа күрә» бәйлекләрен белү. Болар фикерне дәлилләр өчен кирәк. Ә авазларны дөрес әйтергә мәҗбүр итү һич тә рөхсәт ителми.

- Дәрес вакытында сез татар халкы турында мәгълүмат, күпмедер белем дә бирәсездер? Әңгәмәләр күбрәк ни турында бара?

- Төп сөйләшү темасы - кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә бәйле. Гаилә, олылар белән кечеләр, без яшәгән йорт, күршеләр, транспортта бару, кибеткә бару, әйбер сатып алу... "Мин кибетчедән елмаеп, 1 кило алма күпме тора, дип сорадым. Кибетче дә миңа елмаеп, 40 сум тора, дип җавап бирде. Мин, рәхмәт, дидем". Ну, бит, сезнең татарларыгыз алай сөйләшми, диләр. Оялып та куям. Безнең кешеләр белән мөнәсәбәт кора алуыбызга, тәрбиялелегебезгә бәя бирәләр бит. Сүзне дөрес язу гына түгел, дөрес интонация белән урынлы куллана белү дә кирәк бит әле. Мин үзем татар телендә талашып булмый, дип саныйм. Чөнки телебездә тупаслык, боеру, усаллык юк. Татарның боеру дигәне дә үтенү, сорау интонациясе белән әйтелә.

Без 20 ел буена дөрес итеп укыта белмәдек. Ә бит урыслар телебезне өйрәнүгә каршы булмады. Төрле ведомстволарда, министрлыкларда чиновникларны укытып та карадылар, әмма нәтиҗәсе булмады. Башта ук халык белән эшләргә кирәк иде. Аның бит баласы белән дәрес хәзерлисе бар. Иң үкенечлесе - без дәреслек арты дәреслек чыгарабыз, методик әсбаплар язабыз, ә урысларны телебезне өйрәнүгә кызыктырганыбыз, реклама ясаганыбыз юк. Һәрбер шәһәрдә, урыслар яшәгән һәр район үзәгендә шундый бушлай курслар оештырырга кирәк. Мин үз укучыларыма әйтәм, әгәр сез яхшы кеше булсагыз, татар күршегезгә "нихәл", дип әйтә белегез. Әби-бабайларның хәлләрен сорашыгыз. Ничек инде бер түбә астында гомер иткән күршеңнән телеңне жәлләргә мөмкин, димен?

Таисия Хисамова, курсларга йөрүче пенсионер:

- Минем ирем - татар кешесе. Ул гомер буе минем татарча өйрәнүемне теләде. Ләкин кайда, ничек итеп өйрәнергә? Кыскасы, җае булмады. Безнең балалар укыган чорда дәресләрне сайлап алу бар иде. Теләүчеләр татар теле дәресләренә керә, теләмәгәннәр - краеведениегә. Әтиләре кушкач, балаларыбыз татар теле дәресенә дә кереп карады. Ләкин берни белмәгән бала белән кемнең интегәсе килсен? Дәрес калдырмаганнары өчен укытучылары "4"ле билгесе куеп килде.

Альбина Хисамова, курсларга йөрүче, инженер, 35 яшь:

- Мәктәптә укыганда, татарча өйрәнергә бик тә теләдем. Беренче дәрестә ук укытучы апа миннән: "Әниең кайсы милләттән", - дип сорады. "Русская", - дип җавап биргәч: "Син дәрескә йөрмәсәң дә була, әнә, краеведениегә кер", - диде. Ләкин мин үҗәт идем. Укытучы беренче дәресләрдә 1-2 сүз әйттереп карады да, дөрес әйтә алмагач, кул селтәде, башка сорау да, өй эше дә бирмәде. Шулай итеп, мин бушка селкенеп йөреп, татар теленнән "4"ле алып чыктым. Хәзерге эш урынымда да татарлар бик күп. Кайвакыт кирәк кенә урында ике татар кызып-кызып татарча сөйләшә башлый. Ә миңа кисәтү ясарга туры килә. Менә шундый хәлләр булмасын өчен мин татарча өйрәнергә булдым. Баксаң, әлләни авырлыгы да юк икән. Укытучыбыз Әлфия Йосыпова дәресләрне кызыклы да, нәтиҗәле дә итеп үткәрә белә.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: