Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Сембер җыры-2021» өлкә фестиваль-конкурсы узды

Элек конкурсантлар 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булсалар, икенче ел рәттән 35 яшьтән өлкәнрәк җырчылар да үзләренең сәләтләрен күрсәтә

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә утыз бер ел элек старт алган, инде традициягә кергән «Сембер җыры-2021» өлкә фестиваль-конкурсы узды. Иҗади бәйгедә өлкәнең дүрт районыннан, Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән егермегә якын конкурсант һәм биш ансамбль катнашты.

«Сембер җыры-2021» фестиваль-конкурсына үзгәреш тә кертелгән. Элек конкурсантлар 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булсалар, икенче ел рәттән 35 яшьтән өлкәнрәк җырчылар да үзләренең сәләтләрен күрсәтә. Бу буын җырчылары ана телен яхшы белә. Күбесе төрле ансамбльләргә йөри, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Чараны оештыручыларның берсе — өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белдерүенчә, «Сембер җыры»на 1991 елда «Чишмә» телевизион тапшырулары һәм «Өмет» газетасы редакциясе башлангычы, журналист Айрат Ибраһимов тырышлыгы белән старт бирелгән.

«Әлеге бәйгедә тәүге адымнарын ясаган егетләр һәм кызларның күбесе бүген зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Киләчәктә дә „Сембер җыры“ дәрәҗәле конкурс булып калсын иде», — диде мохтарият җитәкчесе.

Конкурсантлар һәм тамашачылар «Сембер җыры-2021» бәйгесен югары дәрәҗәдә оештырган өчен Рамилә Сафина җитәкчелегендәге Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәт сүзләрен юлладылар. 

 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев