Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булачак

Бәйрәм 26 апрельдә Уфа вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.

26 апрельдә Уфада Шигырь бәйрәме була.

«Уфада Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында узачак. Ул Уфа вакыты белән көндезге сәгать икедә була», — дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи Тукай туган көнендә үтәсе чараларга багышланган матбугат конференциясендә.

Шул ук көнне «Нур» театрында Башкортстанда уза торган «Тукай моңы» дип исемләнгән масштаблы бәйгегә нәтиҗә ясалачак.

Башкортстанда Стәрлетамакта һәм башка бик күп шәһәрләрдә-авылларда Тукай көне билгеләп үтеләчәк.

«Татар яшәгән һәр төбәктә Тукайга багышланган чаралар үтә. Мәскәүдә, Томскида, Чиләбедә һәм Россиянең башка бик күп төбәкләрендә Тукайга багышланган зур-зур чаралар узачак. Европада алар пандемия сәбәпле онлайн режимда була», — диде Гөлназ Шәйхи.

Төркиянең Анкара шәһәрендә, Семипалатинскида, Уральскида, Әстерханда, Чиләбедә, Бардада, Петербургта, Уфада, Мәскәүдә, Димитровградта Тукайга һәйкәлләр яки бюстлар куелган.

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев