Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Уфада Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда Татарстан язучылары белән очрашу булды

Мәҗит Гафуриның килене Люция Камаева Уфада — Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның тарихи очрашуын гәүдәләндергән скульптура, ә Казанда Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга мөмкин булыр иде дип саный.

Татарстан язучылары — «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Уфада Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда очрашуда булган.

«Тулпар» журналы хәбәр иткәнчә, очрашуда Башкортстанда чыга торган әдәби матбагаларның баш мөхәррирләре, иҗатчылар катнашты. «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов әйтүенчә, тугандаш ике республика язучыларының күптән мондый форматта аралашканы юк. 

Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай истәлекләре белән уртаклашты, өлкән әдипләребезне хәтергә алып үтте. Мостай Кәрим исемендәге фонд хезмәткәре, Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Таңчулпан Буракаева иҗат кешеләре өчен аралашу сулар һава кебек кирәклеген билгеләде.

«Агыйдел» журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин мондый чараларның милләтара дуслыкны ныгыту өчен мөһим булуын ассызыклады. Рөстәм Галиуллин язучы Миләүшә Каһармановага «Казан утлары»ның мактау кәгазен тапшырды. Вахит Имамов фикеренчә, чәмләнеп, ярышып язар өчен иң тәүдә бер-береңнең иҗатын белергә кирәк.

«Тамаша» журналы директоры Илшат Зарипов, «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире Гөлназ Котыева да мәдәни бәйләнешләрне үстерү яклы.

Мәҗит Гафуриның килене Люция Камаева Уфада — Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның тарихи очрашуын гәүдәләндергән скульптура, ә Казанда Мәҗит Гафурига һәйкәл куярга мөмкин булыр иде, дигән фикер әйтте. Чарада «Тулпар» журналы хезмәткәрләре дә катнашты. Мөхәррирләр — үз басмаларын, иҗатчылар исә китапларын бүләк итеп алып килгәннәр иде, диелә хәбәрдә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев