Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Теле барның иле бар

Туган тел, Сабан туе һәм миллилек...

Узган атнада Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев конгрессның узган елгы эшчәнлеген яктыртуда катнашкан журналистлар белән очрашты.

Сөйләшүгә төбәкләрдә һәм чит илләрдә эшләүче милли матбугатыбыз журналистлары да онлайн форматта кушылды. 

В.Шәйхразыев очрашуны Идел Болгарстанында ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелгән тантаналар, федераль, авыл, шахтерлар Сабан туйлары, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы, VIII корылтай, 
1,1 миллион кеше катнашында үткән «Татарча диктант» акциясен, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре», «Татар журналистлары», «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия форумнарын, һәм ел дәвамында булган башка вакыйгаларны искә алудан башлады.

Очрашуда күтәрелгән төп мәсьәләрнең берсе – туган телебез. Россиянең милләттәшләребез укмашып яши торган күп төбәкләрендә – Башкорт­стан яисә Төмәнме, Чиләбе йә Мәскәүме – татар мәктәпләре, татар класс­лары бар. Әлбәттә, алар артуга юнәлеш тотмый. Конгресс бүген булганнарын саклап калуны максат итеп, I-IX класслар өчен дәреслекләр алып, Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләренә һәм класс­ларына туган телебездәге әсбап­ларны тарата. «Мәгариф һәм фән министрлыгы да, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыеп, яки урыннарга барып утырышлар, сөйләшүләр үткәреп тора. Министрлык, урыннардагы мәктәпләр белән һәрвакытта да бергәләп эшлибез. Безнең сафка автономия җитәкчеләре дә кушыла», – ди В.Шәйхразыев. 

Бөтендөнья татар конгрессына Россиянең төрле төбәкләрендә татар теле дәресләрен алып бару өчен укытучылар һәм туган телебезне әйбәт белгән дин әһелләрен җибәрүне сорап, еш мөрәҗәгать итәләр. Берничә дистә ел элек кенә Казанда югары белем алган татар егет-кызларыбызның башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез янына эшләргә китүен хәтерлибез. «Ул елларда республикабызның да, Казанның да дәрәҗәсе башкачарак иде. Бүген Татарстан да, башкалабыз да – әйдәп бара. Берәүнең дә республикабыздан чит төбәккә эшләргә чыгып китәсе килми, чөнки Татарстанда уңай шартлар тудырылган. «Үзегезнең кешеләрне җибәрегез. Укытып, кире кайтарабыз», – дип җавап бирәбез», – ди В.Шәйхразыев. Милли Шура рәисе дәүләт программасы нигезендә дәреслекләрне төбәкләргә тарату эше дәвам итүен әйтте.

Әсбапны төбәкләргә илтү өчен, Мәгариф министрлыгыннан лицензия алу мәслихәт. Бүгенге көндә 44 дәреслек сертификация үтә. Ярдәмлекләр да бар. Гариза белән мөрәҗәгать иткән төбәкләргә китапларны төяп җибәрәләр. Моның өчен бюджеттан ел саен 3 миллион бүлеп бирелә. 

Күп кенә зур шәһәрләрдә, һәр мөфтияттә диярлек мәдрәсәләр эшләп тора, мәчетләрдә дә белем бирү бара. Аларның кайберләрендә шәкертләр татар дәреслекләре буенча, ә беришендә башка телләрдә укытыла. Әгәр теге яки бу төбәктә, Диния нәзарәтләре булып, андагы мөфтиләр татарлар икән, мәдрәсәләр дә эшләп торса, Бөтендөнья татар конгрессы, бу җирлектә татар телен өйрәтүне, милли тәрбия бирүне мәҗбүри итеп куйган. Конгресска Диния нәзарәтләре белән эшли торган хезмәткәрне эшкә алганнар. Мөфтиятләрдә, мәдрәсәләрнең реестрын төзеп, укытуның бердәм уртак стандартлар кертеп, үзебезнең уку әсбаплары белән тәэмин итеп, гамәли күнекмәләр биреп, без бу эшләрне бергәләп алып барырга тиеш. Аңлашыла ки, Конгресс мөфтиятләр, мәдрәсәләр эшчәнлегенең дини ягына артык эчкә керүне максат итми. «Аның өчен мөфтиятләр бар. Безнең өчен иң әһәмиятлесе – татар тәрбиясе бирү һәм телебезне укыту. Бу безнең карар кабул итеп тормышка ашыра башлаган проектларның берсе», – дип белдерде Милли шура рәисе. 

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милли бәйрәмебез – Сабан туен әби-бабаларыбызның милли уеннары, гореф-гадәтләребез белән баетыр­га кирәклеген белдергән иде. «Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та Бөтенроссия авыл Сабан туйларына миллилек җитми, дигән фикерне белдерде. Шуңа да очрашуда Сабан туе төп темаларның берсе булды. Президентыбыз күтәргән мәсьәлә буенча инде эш башланган. Казан дәүләт мәдәният институтында сөйләшү дә булган. Бу юнәлештә Татарстан Мәдәният министрлыгы да эш алып бара, республиканың баш режиссерларын җыеп фикер алышулар да уздырганнар. В.Шәйхразыев бу уңайдан Сабан туйда татарлык, милли ризык һәм киемнәребез, борынгыдан килгән спорт уеннары кебек дүрт юнәлештә эш алып барылачагын әйтте. Сабан туйны үткәргәндә төп әһәмиятне татар гореф-гадәтен чагылдыруга бирергә ниятлиләр. Ат чабышы, баганага менү, бил алышу һ.б. милли уеннарның дәрәҗәсен күтәрү мөһим. Бабаларыбыздан калган күп кенә уеннарны да кире кайтару сорала. Әйтик, таяк тартышып көч сынашулар халкыбызда күптәннән килгән уен булган. Әмма соңгы елларда ул милли бәйрәмебездән югалды. Моннан тыш бәйрәмдә татар милли ризыклары тәкъдим ителергә тиеш. Сабан туйга милли киемне кайтару катлаулырак. «Ир-ат башына түбәтәй кия икән, ул милли кием кебек кабул ителә. Ә хатын-кызлар ничек киенергә тиеш?», – ди В.Шәйхразыев. Милли ризыкларны, ашларны пешереп чыгару зарур. 2023 елда федераль Сабан туе Әстерханда үткәреләчәк. Аңарчы Сабан туен үткәрү программасында үзгәреш­ләр, күрсәтмә-тәкъдимнәр брошюра булып тәкъдим ителәчәк. Без анда бөтен мөмкинлекләрне күрсәтергә тиеш. Шулай ук Сабан туен Россия төбәкләрендә үткәргәндә, бәйрәмгә шул өлкәнең гореф-гадәтләрен дә кертергә тиеш булабыз. Әйтик, кереш өлешнең Татарстан программасы 20 минут бара икән, җирле халык 12-15 минут чыгыш ясый, аннары ул уртак зур номер белән тәмамлана. Сабан туен башкача үткәрү кыен. 

Соңгы елларда Ык буе авыллары Сабан туйлары гөрләп уза. Быел Казахстанда да беренче тапкыр Иртыш буе Сабан туе  үтте. Милли Шура рәисе киләсе елдан Идел буе Сабан туен үткәрергә планлаштыруларын белдерде. Идел буенда Россиянең 15 төбәге урнашкан. Шул ук вакытта аңа өлкәләр аша уза торган 26 инеш коя. Гомумән, Россиянең милләттәшләребез гомер кичерә торган 41 төбәге Идел елгасы белән бәйле. Сабан туе халкыбызны берләштерә, башка милләтләргә дә татарларның кунакчыл икәнен күрсәтә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев