Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Төркия татарлары татар телен җырлар аша өйрәтә торган проект башлаган

Татар җырларын төрек теленә тәрҗемә итүче Ләвәнт Булут телне җыр аша өйрәнүне җиңелрәк булуын әйтте.

Төркия татарлары һәм төрек милләтеннән булган Ләвәнт Булут «Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез — Tatar şarkılarıyla Tatarca öğreniyoruz» проектын башлап җибәргән. Проектта татар җырлары астөшермә белән латин графикасында күрсәтелә һәм тәрҗемәләре төрек телендә чыга. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ләвәнт Булут сөйләде.

«Искешәһәр татары Сәрдар Акташ видеоны эшкәртә, астөшермәләр куя. Мин татар җырын латин имлясына күчерәм һәм төрек теленә тәрҗемә итә барам. Бу барлык җырлар өчен дә кирәкле, чөнки Төркиядәге һәм чит илләрдә яшәүче татарларның күбесе кирилл графикасын белми. Без видеоларны  YouTube һәм социаль челтәрләрдә атна саен куя барабыз. Максатыбыз — татар телен саклау һәм үстерү», — диде ул. 

 

 

Ләвәнт Булут фикеренчә, телне җыр белән өйрәнү җиңелрәк. «Күп илләрдә балаларга чит телне шулай өйрәтәләр. Проектыбызны ошаттылар, рәхмәт белдерделәр. Бүлешүчеләр саны да көннән-көн арта. Җырларны үзләре сайлый, аның күпчелеге — борынгы татар халык җырлары», — диде ул.

Аның сүзләренчә, татар җырларын төрек теленә тәрҗемә итү кыенлык тудыра. «Ялгыш булмасын өчен тәрҗемәдән соң текстны төрек телен яхшы белгән татар дусларыма җибәреп тикшерттерәм. Кайбер җөмләләрне сүзгә — сүз түгел, ә мәгънәсеннән чыгып тәрҗемә ясыйм. Төрек һәм татар телләре бик якын телләр. Без борынгы бертуган халык», — ди тәрҗемәче. 

 

 

«Алга таба татар халык җырларын тәрҗемә итеп тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Видеоязмалар табарга булышсалар, рәхмәтле булыр идек», — дип сөйләде ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев