Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Томскида яшәүче татар: Интернет заманында татарча өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк

«Хәзер тел өйрәнү өчен видеоконтент бик күп, Ютуб, башка сайтлар», — диде Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов.

Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов фикеренчә, бүген, Интернет заманында, татарча өйрәнүнең бер авырлыгы да юк.

«Инглиз, испан, гарәп телләрен читтән торып өйрәнәләр бит әле. Махсус сайтны ачалар да, укытучы, репетиторлары белән рәхәтләнеп аралашалар. Татар телен өйрәнергә бернәрсә дә комачауламый. Элек кенә ул укытучыны төбәккә чакырып китерәсе, акчасын түлисе, фатир белән тәэмин итәсе иде. Хәзер уку — проблема түгел. Бер авырлыгы да юк аның. Теләк кенә булсын», — диде ул.

Әнвәр Мөдәрисов әйтүенчә, Томск өлкәсендә алга таба татар теленең ничек укытыласы турында фикер алышканнар.

«Томскида ике ай элек кенә мәгариф темасына кагылышлы түгәрәк өстәл булды. Татар теле укытучылары алга таба ничек эш алып бару турында фикер алышты. Кешеләр форма эзли. Кемдер читтән торып укый, кемдер үз көче белән өйрәнә. Хәзер видеоконтент бик күп. Ютуб, башка сайтлар. Җаның теләгән нәрсәне табарга була», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Аның сүзләренчә, татарча өйрәнүдә «Алга!» мобиль кушымтасы да зур өлеш кертә. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев