Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Томск шәһәрендә профессиональ татар теле укытучысы эзлиләр

Мөгаллимнән Себергә күченүне сорарга кирәк булачак, ди Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов.

Томск татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов шәһәргә профессиональ татар теле укытучысы кирәк булуын әйтте.

«Томскида татар мәктәпләре, сыйныфлары юк. Якшәмбе мәктәбенә килгәндә, Татар үзәгендә бию, җырлау түгәрәкләренә йөрүче балаларга укытучы татар телен дә өйрәтә. Менә хәзер чын тел белгечен табу мәсьәләсе туды. Аны каяндыр табарга, Себергә күчүне сорарга кирәк бит әле», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында. 

 

Әнвәр Мөдәрисов әйтүенчә, ата-аналар балаларында татар теленә карата кызыксыну уятырга тиеш. «Томскида балаларына кечкенәдән татар телен сеңдергән, бары тик татарча аралашкан гаиләләр бар. Алар әз, әмма бар. Бала белән идарә итеп була бит. Ата-ана кирәк юнәлеш бирсә, кызыксыну уятса, бала өйрәнә», — дип сөйләде ул.

Телне өйрәнүдә татар мохитен тою ярдәм итә, ди Томск татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы. «Ни өчен без, читтәге татарлар, Казанга бик яратып киләбез. Чөнки монда тел яши, татарча аралашалар. Телне өйрәнгәндә татар мохитен тоярга, шул мохиттә булырга кирәк. Бу бик нык ярдәм итә», — диде ул.

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев