Мәдәни җомга

ТНВ Әстерхан ханлыгы хакында: «Әстерхан татарлары - милләтнең аерылгысыз өлеше»

«Татарлар» тапшыруының чираттагы чыгарылышы Әстерхан ханлыгында яшәүче татарларга багышланды. Нинди кабиләләр булган? Ни өчен нугайлар Әстерхан татарларның кан дошманы? Сөембикә, Кол Шәриф кебек каһарманнарыбызны татар дип атый алабызмы? Сорауларга Дамир Исхаков, Сөләйман Рәхимов, Дәүләт Гомәров җавап бирде.

 

«Яңа Гасыр» каналында милләтебезнең килеп чыгышы, аның тарихы турындагы әңгәмәләр циклы дәвам итә. Тапшыруда тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков, Болгар ислам академиясенең ислам мирасын өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, культурология фәннәре кандидаты Дәүләт Гомәров катнашты.

 

Әстерхан татарлары: этник җәһәте

 

«Әстерхан татарлары - татар милләтенең аерылгысыз өлеше. Бүген Әстерхан өлкәсендә алтмыш меңгә якын татар яши. Дөрес, аларның бер өлеше нугай булып язылды. Моның тарихи сәбәпләре бар. Шунысы әһәмиятле: Әстерхан татарларының тарихы анык язылмаган», — дип сүзне башлады Дамир Исхаков.

«Мәскәүдә Илья Зайцевның Әстерхан ханлыгы турында бик яхшы хезмәте чыкты. Кызганыч, анда сәяси тарих бар, ә этник тарих чагылмаган. Бу — барыбызның да кимчелеге.

Әстерхан татарларына килсәк, күптән билгеләнгән классификация буенча, анда берничә төркем яши. Шуларның бер өлеше, ядрәсе — йорт татарлары (юртовские татары) дип йөртелә, алар күпчелекне тәшкил итә. Борынгы заманнан килгән төркем — карагашлар (карагач-нугай). Элек булган төркемнәрдән «өч-двор» дигән төркем дә булганы мәгълүм. Гилян дворыбоһарлылар һәм агыржан дворы. Алар читтән килгән сәүдәгәрләр. Иң кызыгы — аларның кайберләре бөтенләй башка диндә, мөселман түгелләр. Мәсәлән, агыржанлылар — Пакистан ягыннан чыккан индуслар, соңыннан ислам динен кабул итеп, шундагы хатыннарга өйләнеп, юкка чыгалар. Боһарлылар — Боһара ягыннан чыгучылар.

Шушы халыклар элеккеге сәүдә юлларының бер кисәге. Сәүдә шәрык илләре белән нык үскән булган, Әстерхан — Кытай ягыннан килә торган сәүдә юлының контроль пункты. Шуңа күрә монда борынгыдан килгән татар төркемнәре бар, ләкин бирегә Идел-Урал буендагы татарлар да килеп утыралар һәм XX йөз башында Әстерхан татарларының өчтән бер өлешен тәшкил итә башлыйлар».

 

 

 

«Әстерхан ханлыгының төп өлеше — Алтын Урда халкы»

 

Дамир Исхаков Әстерхандагы бар халык та нугай икән, дигән караш барлыкка килүенә тукталды:

«Йорт татарларын «нугай» дип язарга җыеналар, ләкин бу — ялгыш фикер, чөнки Әстерхан ханлыгының үзенең төп халкы булган. Алар нугай түгел. Без кабилә составларын да беләбез. Анда: коңгырат, алчыл, катай, мангыд кабиләсе бар. Мангыд кабиләсе Нугай Урдасыннан чыккан булса да, ул ханлыкка береккән, Олы Урда вакытыннан ук калган төркем. Ә Әстерхан ханлыгы чынлыкта XVI йөз башында гына оеша. Кырым татарлары ярдәме белән Олы Урданы екканнан соң, шуның калган өлешенә Әстерхан ханлыгы урнаша. Шуңа күрә Әстерхан ханлыгының төп өлеше — Олы Урда халкы, ягъни алар стандарт Алтын Урда татарлары.

Нугайлар исә бу җирләргә XVII гасыр башында гына килеп кушыла. Нугайлар Әстерхан татарларының һәм Олы Урданың кан дошманнары булган. Кушылып китү процессы тиз генә булмаган».

Сөләйман Рәхимов йорт нугайларының күбрәк Царев елгасы тирәсендә урнашуын, соңыннан аларның авыллары барлыкка килүен өстәде:

«XVIII гасырда үсеп китәләр. Бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Небольсин дигән краевед 1952 елда төбәге турында шундый язмасында шушы төркемнәрнең юкка чыгуларын, берләшүләрен, кушылып бетүләре хакында әйтеп калдыра. Татар милләтенең бер состав өлеше дип күрсәтә».

 

«Иделне Әстерхан ханлыгы хөкемдарлары рөхсәтеннән башка беркем кичә алмаган»

 

Дамир Исхаков, төрле мәгълүматлар нигезендә, Әстерхан ханлыгында 25 мең гаилә булган дигән сүзләр барлыгын, ягъни ким дигәндә йөз мең халык яшәгәнен әйтте:

«Руслар Әстерхан ханлыгын алгач, җиде мең татар гына калган дип исәпләп чыгара. Калганы кая киткән? Бу мәсьәлә әлегә кадәр ачыкланып бетмәгән.

Миңа калса, аның бер өлеше казахлар ягына киткәндер. Мәсәлән, алчыл кабиләсе казахлар арасында бар. Урал ягында яши торган катайлар кабиләсе башкортлар арасында очрый. Бәлки, бер өлеше Боһара якларына кадәр барып җиткәндер. Һәрхәлдә, Харәзем ягына да күченгән булырга мөмкиннәр, чөнки Әстерхан якларыннан чыккан нәселләр анда да яшәгән. Шуңа күрә Әстерханда татарларның бер өлеше генә кала дип аңларга кирәк.

Әстерхан ханлыгы сәүдә юлын контрольдә тоткан. Әстерханнан ерак түгел Иделдән кичү урнашкан. Ханлык булган вакытта Иделне Әстерхан ханлыгы хөкемдарлары рөхсәтеннән башка кичеп булмаган. Нугайлар көчле булсалар да, икенче якка чыгу мәсьәләсе турында сөйләшү алып барырга мәҗбүр булган.

Әстерхан татарлары диңгездә яхшы йөзгән, ханлыкта кораблар, балык промыселлары булган. Балык дигәннән, рус телендәге барлык балык исеме дә төрки. Руслар Иделгә балык тотарга килгән вакытта рөхсәт алмыйча балык тота алмаган. Кайвакыт, унар мең рус килеп, Олы урда һәм Әстерхан ханлыгы рөхсәте белән, балык тоткан».

 

 

 

«Йорт татарлары яшәгән авылларда мәктәп-мәдрәсә системасы нык булган»

 

Сөләйман Рәхимов Әстерхан ягында туган атаклы татар дин әһеле, галим Габдрахман Гомәри хакында да искә алды:

«Ул — Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте. Әтисе ягыннан — карагаш, әнисе ягыннан — йорт нугае. XVIII гасырның 50-60 елларында мәктәпнең милли системасы торгызыла. Казанга кайткач, беренчеләрдән булып зур мәктәп-мәдрәсәне нәкъ менә Габдрахман Гомәри оештыра. Йорт татарлары яшәгән авылларда мәктәп-мәдрәсә системасы нык булган. Ул җәдит мәдрәсәләрен ача, белем бирүне җанландырып җибәрә.

Гасыр башында беренче урында Казан, аннары Оренбург, өченче урынга Әстерхан чыга, Уфа — дүртенче урында. Дүрт мәдәни мәркәз эшли бирә: газета-журналлар чыга, мәктәп-мәдрәсәләр ачыла һ.б. Милли тормыш кайный».

 

 

«Борынгы тамырлар — барысы да уртак»: Сөембикә һәм Кол Шәриф татармы?

 

«Мәсәлән, Сөембикә ханбикәбезне ничек аерыйк?» — дигән сорау белән чыкты Сөйләман Рәхимов. «Ул да бит асылда нугай морзасы Йосыф кызы. Мөхәммәдьярны кая куйыйк? «Ногайские дела» дигән чыганакта Явыз Иван Йосыфка: «Сезнең Мөхәммәдьярыгызны минем кешеләрем Муромда үтерде», — дип яза. Шуннан чыгып, без Мөхәммәдьярның илче булып барганда үтерелгәнен беләбез».

Дамир Исхаков, әлеге сорауны дәвам итеп, ачыклык кертте:

«Нугай Урдасының кабилә составы бар, төп кабиләләр 12-14 тирәсе. Һәммәсе дә Алтын Урда кабиләләре. Димәк, алар барысы да стандарт Алтын Урда татарлары. Нугай Урдасы территориясендә калгач, үзләрен «нугай» дип йөрткәннәр. Ә җирлек эчендә татар ята. Рус чыганакларында Әстерхан тирәсендәге татарларны «ногаевы татарские» дип йөртәләр иде.

Кавказ нугайларының кеше саны аз калу сәбәпле, кызып китте: алар безнең хисапка яңадан үрчергә уйлый. Әмма ул барып чыкмаячак. Аңа карап халыкны үзгәртеп булмый, борынгы тамырлар — барысы да уртак.

Кол Шәрифнең шәҗәрәсеннән чыгып, алар Әстерханнан чыкканнар, ләкин тамырлары Кырымдагы сәетләргә барып тоташа дип әйтергә мөмкин. Димәк, татар элитасы ханлыклар буенча йөргән, барысы да уртак булган. Минем аралашканым бар, нугай кенәзләренең нәселләре Әстерханда әле дә бар. Нугайлар — бөтен татарларның соңгы компонентлары буларак кергән. Нугайлар мишәрдә, Казан татарларында, Себердә, башкортта да бар. Шуңа күрә, ул уртак бер катлам, аны без ят дип карый алмыйбыз. Үзеңне татар милләтеннән чыгарып, ниндидер бер башка бер нугайга кушылу миңа бик сәер тоела».

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: