Мәдәни җомга

Телен кадерләгән халык кадерле булыр

Телне савыктыру өчен, симптом белән түгел, ә авыруны китереп чыгарган сәбәпләр белән көрәшү лязем.

“Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы”, ди халык. Шуңа аның әһәмияте милли вә дини алгарыш юлында да әйтеп бетергесез һәм, иншалла, татар теленең урыны киләчәктә анда түрдән булыр. Әмма, зур максатлар милләткә гаять зур җаваплылык та йөкли һәм ошбу изге юлда барлык мөмкинлекләрне дә мобилизацияләүне таләп итә. Татар телен өйрәнү һәм кулланышка кертүдә мәчет-мәдрәсәләребезнең роле турында сүз узган язмада инде булган иде. Бәгъзеләр бүген исламны да рус телле итәргә омтылганда, телебезне үз асылына кайтару – әлбәттә, тарихи вә хокукый яктан гадел һәм илаһи яңарыш ихтыяҗларына тулысынча җавап бирә торган адым. Бүгенге сөйләшү исә шундый мөмкинлекләрнең тагын берсе – татар теленең потенциалын алда торган изге бурычлар югарылыгына күтәрүдә фән әһелләре вә тел галимнәренең урыны вә роле хакында булыр.

Телебезнең бүгенге мөшкел хәле беркем өчен дә сер түгел. Сәбәпләре дә мәгълүм: дәүләтсезлек шартларында аның дәүләт идарәсеннән, фәнни вә халыкара кулланыштан, җитештерү өлкәсе һәм хәтта көндәлек кулланыштан да читләштерелүе. Совет чорында аның алфавиты гына да ике мәртәбә үзгәртелде, Казанда исә татарча укыта торган бердәнбер мәктәп калды... Ә бүген инде мәгариф өлкәсендә ана телебезнең хәле совет чорындагыдан да мөшкелрәк: ул мәктәпләрдән куылды һәм аның статусы чит телләрдән дә түбән төшерелде. Милли мәгариф системасы җимерелде, ана телен фән буларак укыту да чикләнде, халкыбыз хәтта үз әлифбасын үзе билгеләү хокукыннан да мәхрүм ителде. Хактыр ки, болар һәммәсе дә Россиядә бүген дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә торган  сәясәтнең милләт тормышындагы реаль чагылышы булып тора.

Әлбәттә, ана теленең мондый аяныч хәленә тел галимнәре дә битараф кала алмый. Алар кулдан килгәнчә тырыша, көндәлек матбугатта һәм радио-телевидение сөйләмендә киткән хаталарны күрсәтеп, күләмле мәкаләләр бастырып чыгара, һәм моның өчен аларга зур рәхмәт. Шуның белән бергә, тел сәясәтендә яңа чор белән бәйле кискен вәзгыять һәм алда торган бурычлар бүген инде эш ысулларының тамырдан үзгәртелүен дә таләп итә. Чөнки хата чүпләп кенә хәлне яхшыртып булмаячак. Телне савыктыру өчен, симптом белән түгел, ә авыруны китереп чыгарган сәбәпләр белән көрәшү лязем. Димәк, аның җирлеген сафландырырга, имласын яңартырга, яңа кагыйдәләрне укыту программаларына кертергә, яңа сүзлекләр булдырырга, укыту методикаларын камилләштерергә, кыскасы, ана телебезне бүгенге мөшкел хәленә китергән сәбәпләрдән арындырырга кирәк.

Хәлбуки, фән әһелләре вә тел галимнәре алдында җитди бурычлар этимология һәм яңа сүзләр ясау өлкәсендә дә тора. Бүген русча-татарча сүзлекләрне карасак, анда татарча сүзләрнең шактые русчасын кабатлауга яки, аңлатмалы сүзлектәге кебек, сүз мәгънәсен берничә татарча кәлимә белән аңлатуга кайтып калуы күренә. Бу – ана телебезнең 5 гасыр дәвамында ирекле кулланыш вә үсештән мәхрүм ителүе нәтиҗәсе. Яңа сүзләргә кытлык ярылып ята. Чөнки хөкүмәт һәм фән әһелләре бу юнәлештә эшләми. Шуңа бушлыкны халык этимологиясе тутыра: алынма сүз ана теленең якын мәгънәле сүзенә алыштырыла. Кайбер тел галимнәре андый авторларны әле үзбелдеклелектә дә гаепли, алар урынына инде гадәтләнгән русча сүзләрне кулланырга куша. Сәяси яктан бу – тамырдан ялгыш караш. Чөнки ул юл белән барганда, бервакыт татар теленең инде кирәге дә калмаска мөмкин. Ә бәгъзеләргә шул гына кирәк тә. Димәк, тел галимнәренә яңа сүзләр ясау һәм аларны кулланышка кертү мәсьәләсе белән кичекмәстән һәм фәнни нигездә шөгыльләнү кирәк. Бу исә сүзләрнең килеп чыгышын яңа нигездә өйрәнүне дә таләп итә. Хактан да, татар телендә төп мәгънәләрне ике генә аваз белән белдерә торган йөзләрчә сүз бар. Ә өч аваз белән белдергәннәре күпме? Гомумән, татар этимологиясенең нигезенә салынган төп принцип нинди һәм яңа сүзләр ясалышында ул бүген ничек кулланыла? Бу сорауларга җавап инде татар телен фән вә алгарыш теле итүдә яңа мөмкинлекләргә дә юл ачар кебек.

Фоат УРАЗАЙ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: