Мәдәни җомга

Тел өчен сөйләшергә кирәк

Бу өлкәдә иң зур югалтуыбыз – бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны рус телендә генә калдыру булды.

(Үз-үзем белән әңгәмә)


– Бүгенгә кадәр татар авылы телебез, милли йолалар, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезнең нигезе булды. Әдәбият, сәнгать әһелләребезнең күпчелеге гади татар авылында туып-үскән, шунда туган телебездә белем алган шәхесләр иде. Һәм бу рухи чишмә мәңге саекмас, халкыбызга шулай алга таба да гел яшәү өчен көч биреп торыр дип уйладык. Шәһәрләрдә телебез тәмам кысылган чорларда да татар авылы үзенең миллилеген югалтмый, бәгырь түреннән халкыбыз өчен даһиларны тудыра торды. Шәһәргә күчеп киткән татар балалары күп очракта берничә буында туган телен онытса да, бу югалтуларны авыл тулыландыра барды.

– Нәрсә үзгәрде соң?

– Беренчедән, авылның потенциалы нык кимеде. Бу объектив күренеш. Хәзер авыл хуҗалыгына элеккеге еллардагы кебек күп кул көче кирәкми. 2000 еллар башыннан шәһәрләшү процессы тизләнеш алды. Мәсәлән, элек язгы чәчүне башкарып чыгу өчен колхозда кырда эшләүчеләр дистәләгән иде. Ә хәзер шул ук эшне берничә кеше башкара. Бу хәл терлекчелек тармагына да карый. Нәтиҗәдә авылларда кеше саны табигый рәвештә кими. Димәк, милли мохитне тулыландырып торучылар да. Әгәр без телебезне, милләтебезне саклап калуда бары тик авылга гына таянсак, бик тиздән ярык тагарак янында калачакбыз.

– Нәрсә эшләргә соң?

– Тарихны кирегә борып булмый. Прогресс тәгәрмәченә таяк тыгудан мәгънә юк. Безгә шушы фактны исәпкә алып, милли мохитне, мәдәният, әдәбият, рухи үзәкне шәһәрләштерергә кирәк, дип саныйм. Бүген татар үз башкаласында үзен татар мохитендә кайда хис итә? Татар театрларында, татар концертларында... Тагын кайда? Мәчет, мәдрәсәләрдә, Язучылар берлегендә. Әмма анда бөтен кеше йөрми. Татар мәгълүмат чаралары үзәкләрендә, ләкин бөтен кеше дә журналист түгел. Бөтен Казанына бердәнбер булып калган татар гимназиясе һәм университетның татар филологиясе факультетларында. Әгәр хәлне тиз арада тамырдан үзгәртмәсәк, аларның кирәге дә шуның кадәр генә калачак.

– Шәһәрдә татар мохите булдыру нәрсәдән башланырга тиеш?

– Милли мәгариф системасы булдырудан. Бу өлкәдә иң зур югалтуыбыз – бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны рус телендә генә калдыру булды. Хәзер бу проблеманы бөтен ил күләмендә, башка халыклар белән бергә күтәргән очракта гына хәл итеп булачак.

Рус телендә генә бирелгән имтиханнан куркып, күп ата-­аналар балаларын шул телдә укытуга авышты. Бу күренеш авылларга да үтеп керде хәтта. Аларны гаепләп тә булмый. Урта мәктәпне бетергәндә үк татар теленең перспективасын күрмәгән бала, киләчәктә югары белемне дә фәкать рус телендә генә ала бездә. Ничә еллар буе милли университетыбызны булдыру хыялы белән янып та, моңа ирешә алмадык. Бу да телебезне саклап калуга зур киртә булып тора. Туган телебездә югары белем алу мөмкинлеге булдырмый торып, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү буш сүз генә булып калачак. Гомумән, татар телендә белем алуга кызыксындыру өчен гади мәктәп дәрәҗәсе генә җитми инде. Моны аңладык, ниһаять. Минтимер Шәрипович үз абруен җигеп, бу мәсьәләне хәл итәргә алынды. Бу юнәлештә боз кузгалды кебек.

– Татар авылында да балаларның рус телендә аралаша башлавын ничек аңларга, дигән сорауга җавап ишетмәдем әле мин. Ә иң мөһиме, бу хәлдән чыгу юлы бармы соң?

– Тормышыбызны чолгап алган мәгълүмат кыры (ТВ, интернет) балаларны үзлегеннән рус телен үзләштерергә этәрә хәзер. Берәүгә дә сер түгел, 2-3 яшьлек сабый кулында да заманча гаджетлар бит. Ә анда күпчелек мәгълүмат рус телендә. Мин шундый гаиләләрне беләм: әби-бабай, әти-әни татарча сөйләшә, оныклары исә үзара рус телендә аралаша. Әлеге балалар татар телен белә, өлкәннәр белән дә туган телдә сөйләшә әле. Ә менә аларның балалары татар теленнән бөтенләй ваз кичмәс дип кем әйтә ала. Бу хәлдән котылу юлы бер генә. Заманча технологияләрдән йөз чөермичә, мәгълүмат кырын татар телендәге эчтәлек белән баету. «Шаян ТВ» проекты шул юнәлештәге беренче адымыбыз булды. «ТАТМЕДИА» соңгы вакытта күтәреп чыккан балалар һәм яшүсмерләргә юнәлдерелгән яңа заманча мәйданчыклар да күңелдә өмет уята.

Яшьләр өчен эстрадабызда «Үзгәреш җиле» барлыкка килде. Татарлыкны чигелгән кәләпүш-читектән генә күз алдына китергәннәр әй рәхәтләнде инде аны тәнкыйтьләп. Җәмәгать, телебезне яшьләргә тапшырыйк дисәк, алар даирәсенә, мохитенә үтеп керергә кирәк. Яшьләргә үзләрен кызыксындырган темаларга, музыкада, сәнгать жанрларында татар телендә аралашырга мөмкинлек тудырыйк. Юкса, ул мөмкинлекне башкалар үз кулына алачак.

– Кайчак бигрәк килешсез, килбәтсез көйләр, җырлар яңгыраталар бит. Кирәкме ул безнең халыкка?

– Ник син яшьләр яратып тыңлый торган заманча сәнгать әсәрләренә үз каланчаңнан бәя бирәсең, ә? Исеңә төшер әле, алар яшендә үзең нинди җырлар тыңлый идең, авыл клубында нинди көйгә сикерә-сикерә бии идең? «Уел», «Карурман»нар идеме алар? Яшьлек – ул канның кайнаган, дәртнең ташыган чагы. Шуңа күрә аның көйләре, җырлары да башка. Шуны бел: әгәр татар телендә булмаса, безнең кебек, чит телдәгесен тыңлаячак алар.

– Сине тыңлагач никтер, алда бик яктылык күренми башлады бит әле. Шулай акрынлап телсез ­калырбыз­мы?

– Мин алай димәдем бит. Кайберәүләрнең тел өчен көрәшергә кирәк дигәненә, тел өчен сөйләшергә кирәк, дип әйтәсе килә. Үзара, балаларың, оныкларың белән. Кайчак милләт, тел проб­лемасы башка, без башка, дип сөйләшүчеләрне, бездән генә торса иде ул, дип җаваплылыкны бүтәннәргә аударырга маташучыларны аңламыйм мин. Һәр зур әйбер кечкенә кисәкләрдән торган кебек, милләт, халык та миннән, синнән, Мөхәммәт һәм Әминнән торганын онытмасак иде. Күптән түгел Арча район мөхтәсибе Әмир хәзрәт редакциягә бик гыйбрәтле плакат бүләк итте. «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» – дип язылган анда. Бер генә сорау җөмлә, ә үз эченә күпме мәгънә сыйган. Мин аны һәр татар кешесенең өй түренә элеп куяр идем. Башкалардан гаеп эзләгәнче, шул сорауга җавап биреп кара син. Беренче карашка гына гади сорау кебек ул. Тәүлегенә 24 сәгатьнең күпмесен булса да оныгыңны үз телеңдә сөйләштерә аласыңмы? Балыкның «рыба» икәнен аңа мең төрле рупор әйтә хәзер, ә менә аның балык икәнен, бәлки, син генә җиткерә аласыңдыр. Һәрберебез шулай эшләсә генә тел дә, милләт дә бетмәячәк. Әнә, фин татарларыннан үрнәк алыйк. Милли мәгарифе, матбугаты, мохите булмаган килеш гасыр­лар буе телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне күз карасы кебек саклап килә алар. Ничек? Оныклары белән туган, газиз татар телендә сөйләшкәнгә күрә!

– Ни өчен дәүләт теле статусына ия булуга карамастан, татар теле без теләгән дәрәҗәгә ирешә алмады?

– Адәм баласын нәрсә дә булса эшләргә этәрү өчен иң беренче чиратта кызыксындырырга кирәк. Нәрсәгә дә булса тотыныр алдыннан бу миңа кирәкме, дигән сорау туа адәм балаларында. Башка милләт вәкилләре башында «Татар телен өйрәнсәм, миңа бу нәрсә бирә?» – дигән сорау­га җавап булдырдыкмы соң без? Үзебез рус телен ни өчен өйрәнгәнебезне искә төшерик әле. Аннан башка тормыш итә алмаганга күрә өйрәндек бит. Вата-җимерә булса да, ипилек-тозлык булса да, аны бүген һәр татар белә. Ә татар телен өйрәнү кирәк идеме башка милләт кешесенә? Ул аңа берәр төрле файда китердеме? Әйе, ике телне белү әйбәт анысы, сүз дә юк. Әмма аны өйрәнергә киткән вакыт, көч, интеллектуаль көчәнү... үзен аклый идеме соң? Юк, акламый иде. Шулай булгач, ник азаплансын ул?

Ә дәүләт теле статусы ул иң беренче чиратта, телне сак­лау, үстерү, аны өйрәнүгә һәм куллануга дәүләт дәрәҗәсендә йогынты ясау дигәнне аңлата. Әйтик, дәүләт органнарында Татарстанның ике дәүләт телен дә белгән хезмәткәрләр берәр төрле өстенлектән, кечкенә генә булса да ташламадан файдаландымы? Әйтик, шул ук хезмәт хакы аның күпмедер өлешкә артыкмы? Юк. Димәк, башкаларга аны өйрәнүнең кирәге дә шуның кадәр генә. Мин монда ниндидер искәрмәләр, энтузиастлар турында әйтмим. Сүз гомуми вәзгыять турында бара.

– Дәүләт органнарында, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә өстәмә түләү дисең. Бу очракта милли дискриминация килеп чыга иде түгелме? Татарлар ике телне дә белү аркасында хезмәт хакын күбрәк ала башлар иде. Бу башкаларда ризасызлык тудырыр иде. Башта башка милләт вәкилләренә татар телен өйрәтергә иде. Без шуны күздә тотып мәктәпләрдә бу эшкә алындык бит. Хәтта икенче дәүләт телен укуны мәктәпләрдә мәҗбүри иттек. Тик менә нәтиҗәсе генә ни өчендер без көткәнчә булмады.

– Әйе, башкаларга телне өйрәнергә мөмкинлек тудырырга кирәк иде. Әмма алда моның өчен кызыксындыру чарасы булырга, ягъни татар телен өйрәнүнең стимулы булырга тиеш иде. Ә без бернинди стимулсыз мәҗбүри укытуга күчтек. Ә мәҗбүр итеп эшләнгән эшнең рәте булмый аның. Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту белән дә нәкъ шулай булды.

Икенчедән, аның укыту методикасы да дөрес сайланмаган иде. Нәрсәгә кирәк иде рус балаларына татар телен фән буларак өйрәтергә? Аның катлаулы кагыйдәләрен татар телен ана сөте белән бергә алган татар баласына да белеп бетерерлек түгел әле. Иң элементар дәрәҗәдә сөйләм телен өйрәтергә кирәк иде рус баласына. Ә без кагыйдә ятлатып азапладык. Хәзер инде мәктәптә шул кагыйдәләр белән иза чиккән, башка фәннәрне уңышлы үзләштереп тә бер татар теленнән генә «3»ле яки «2»ле алган Ваньканың әтисе Иван Иваныч урынына куеп карыйк үзебезне.

Яратыр идекме без республикадагы икенче дәүләт телен, аны мәҗбүри өйрәтүдән канәгать булыр идекме? Көнаралаш татар теле дәресенә калтырап кергән Ванька турында әйтеп тә тормыйм. Шуңа башка милләт вәкилләренең бу мәсьәләдә гауга күтәрүенә аптырарлык түгел. Моңарчы ничек түзделәр икән, дип гаҗәпләнәм әле. Мөгаен, аның сере пружина кагыйдәсендәдер. Кысылмаган пружина сукмый ул. Күп очракта рус балаларына татар телен без - өйрәткән булып, ә алар өйрәнгән булып кылангандыр, дип уйлыйм. Ә инде мәгарифкә чынлап торып укытуны таләп иткән министр килгәч, ягъни пружина кысылгач, хәлләр башкачарак юнәлеш алды. Нәрсә белән беткәне һәммәбезгә дә мәгълүм.

– Хәзер инде соң, терсәк якын, әмма аны тешләп булмый, дип елап утырыйкмы?

– Безгә һәр нәтиҗәдән соң дөрес сабак алырга кирәк, хәтта тискәресеннән дә.

Беренчедән, дәүләт телләре буларак, рус һәм татар телләрен белгән (бәлки белү дәрәҗәсенә карап та) дәүләт органнарында һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә өстенлекләр булдырыр­га кирәк.

Икенчедән, башка милләт вәкилләренә татар телен иң гади сөйләм теле дәрәҗәсендә үзләштерү мөмкинлеге тудырырга. Бу уңайдан, үземнең тормыш тәҗрибәмнән бер мисал китерим. 1984 елда Казан дәүләт университетында беренче курста укыган чак. Бер дәрес тә чит тел укымаган авыл баласына француз теле өйрәтә башладылар. Нәкъ рус баласына татар телен өйрәткән сыман, кагыйдә ятлатып. Шулай ярты ел азапландык. Әгәр укытучыбызны ниндидер сәбәп белән алыштырмаган булсалар, Тукай әйтмешли, бернәрсә дә аңламыйча йөрер идек вакыт уздырып. Ләкин, безнең бәхеткә, икенче семестрдан француз телен өлкән яшьтәге бик мөлаем ханым укыта башлады. Һәм беренче дәресендә үк ул безгә дәреслекләрне җыеп куярга кушты. «Мин сезгә үз методикам буенча укытачакмын», – диде ул. Һәр дәрестә аерым тормыш очрагына диалог­лар төзетә башлады. Әйтик, сез Парижда адашып калдыгыз, ди, тукталышта торган кешеләрдән сезгә кирәкле адреска ничек барып җитәргә икәнен белешәсез. Яки... кафега кердегез, ашарга-­эчәргә заказ бирергә кирәк, һ.б.

Беләсезме, ярты елдан тәки французча ипилек-тозлык өйрәтте бит апабыз. Аннан соң бик күп сулар акты инде, ә шулай да хәтер төпкелендә теге диалог­ларның кайбер сүзләре әле дә саклана.

Ә хәзер шундый картинаны күз алдына китерик. Укытучы башта класста рус балалары белән әлеге методика белән шөгыльләнә, ә аннары тормышта шул белемнәрен куллану буенча практика уздыра. Әйтик, сыйныф белән кибеткә барып (татар кибетенә) балаларга теге яки бу әйберне сорап алырга тәкъдим итә. Вата-җимерә булса да, кагыйдәләрне бозып булса да, рус баласы татар кибетчесенә үзенә кирәкле әйберне аңлата икән, димәк, имтихан бирелгән.

Бала өенә кайткач, әти-әнисенә шул хакта ничек горурланып сөйләр иде. Иван Иваныч та баласының уңышына сөенеп эшкә баргач, хезмәттәше Гали Галиевич белән курилкада бу турыда рәхәтләнеп гәп корыр иде.

Проблеманы бик гади хәл итмәкче син, диярсез. Бөтен хикмәт тә шул гади әйберне чамадан тыш катлауландыруыбызда түгелме икән? Дөрес, татар телен фән буларак бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә теләүчеләр дә бар. Ләкин алар бармак белән генә санарлык. Ул кешеләрнең максатлары, кызыксынулары да башка. Мәсәлән, Япониядән килеп татар телен өйрәнгән студент Токио университетында татар теле профессоры булырга тели. Бөтен Япониясенә берәү ул. Ә без исә меңләгән ватандашыбызга Татарстанда икенче дәүләт телендә аралашу мөмкинлеге булдыру турында уйларга тиеш.

Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН.

   «Арча хәбәрләре» редакциясенә район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин бүләк иткән бу плакатны һәр татар кешесенең өй түренә дә элеп куярга була. / Г.Миннебаева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: