Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

ТЕЛ БАЙЛЫГЫ – ТАРИХИ ЯДКӘРЛӘРДӘ

Тарихи чыганакларга караганда, Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре шәрекъ мәдәнияте һәм шул исәптән ислам дине белән әле Мөхәммәд пәйгамбәр үзе исән чагында ук, һиҗрәттән җиденче - миладидән 629 елда ук танышып өлгерәләр. Әмма бу вакытта гарәпләр үзләре дә, Африка һәм Евразия халыклары да 5 мең ел дәвамында кулланып килгән борынгы Мисырның кояшка...

Тарихи чыганакларга караганда, Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре шәрекъ мәдәнияте һәм шул исәптән ислам дине белән әле Мөхәммәд пәйгамбәр үзе исән чагында ук, һиҗрәттән җиденче - миладидән 629 елда ук танышып өлгерәләр. Әмма бу вакытта гарәпләр үзләре дә, Африка һәм Евразия халыклары да 5 мең ел дәвамында кулланып килгән борынгы Мисырның кояшка нисбәтләнгән дәверлегеннән (календареннән) файдаланалар.

Хәлнең шушы рәвешчә торышы, борынгы Идел-Урал-Себер төбәкләре төркиләренең борынгы заманда терлекчелек, игенчелек һәм башка төрле хуҗалык эшләрен башкару өчен еллар исәбен кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлек нигезендә алып баруларына ишарә итә. Әле 10-15 яшемдә үк ата-баба тарафыннан аңыма сеңдерелгән бу уй, 1980 елларда татар халкының борынгы дәверлеген үзгәртеп коруга этәргеч ясады. Борынгы дәверлегебезнең тулы булмаган 7 айдан гына торган кыйпылчыгы 1969 елда Татарстан китап нәшриятендә басылган "Татар теленең диалектологик сүзлеге"ннән килеп чыкты.

Татарның урта диалектында сөйләшүчеләре, шулай ук Урал, Себер, Бардам татарлары, мишәр, керәшен, чуаш, кумык, казах һәм башка төрки асыллы кабиләләрнең халык авыз иҗатында актарынып һәм үзара әңгәмәләшүләр уздырып озак кына эзләнә торгач, милли дәверлегебезнең җитешмәгән айлары да табылды.

Моның өчен кулыма килеп кергән гарәпнең кояш һәм ай хәрәкәтенә нисбәтләнгән календарьләрен, башкорт, казах, нугай, төрек һәм чуаш календарьләренең барысын да тикшереп чыгарга туры килде. Төрле халыкларда күптән билгеле булган гади тормыш-көнкүреш атрибуты булган дәверлекләрне (календарьләрне) редукцияләп - үзара чагыштырып кечкенә генә ачышка да тап булдым. Дәверлекләрне кайсы гына милләт яки дин тарафдарлары да үзләренчә кулланылышка яраклаштыруларына карамастан, елның дүрт фасылын аңлата торган айларның исемнәре бер үк мәгънәгә ия икән.

Яз айлары
1. Яңарыш.
2. Сабан
3. Черешмә

Җәй айлары
4. Печән
5. Урак
6. Ындыр

Көз айлары
7. Билек
8. Каракөз
9. Керәү

Кыш айлары
10. Кырлач
11. Акман
12. Бушай

Атна көннәре:
1. Туган
2. Атлаган
3. Камкөн
4. Атнакич
5. Җыенкөн (Җомга)
6. Атнарты
7. Базар

Атна көннәренең атамаларын яңартуда, татарның урта диалектындагы Лаеш, Мамадыш, арырак: Минзәлә, Уфа, Красноуфим җирле сөйләмнәре, мишәр, керәшен, Бардам сөйләшләре, нугай, чуаш календарьләре чыганакларыннан файдаланылды.

Безнең татарда һиҗрәттән 457, миладидән 1079 гамәлдә булган дәверлектәге ай атамаларына аңлатмалар: Яңарыш аеның исеме төрки-татарда да, хәзерге гарәпнең ай календарендәге 8-нче ае - Шәүвәлдә дә берүк мәгънәне - ЯҢАРУны аңлата. Борынгыларыбыз бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткәннәр. Бу айда уздырыла торган "Карга боткасы" Азак (Азов) буе төрки-болгар дәүләте таркалганнан соң Кубрат ханның дүрт улы дүрт тарафка бүленешеп, берләре Кырымга, икенчеләре Кавказга, өченчеләренең Идел-Кама-Урал төбәкләренә таралышып беткәннән соң бер-берләрен сагыну хисләрен басу өчен, яз көннәрендә кыр-яланнарга чыгып кошларны каршы алып, туганнарыннан изге хәбәр көткәннәр.

Бу йола безнең халыкларда бүгенгә хәтле сакланып калган, әлеге ышану буенча "сайрап утырган кошның ботагын кошын куркытмыйча гына сындырып кесәңә сала алсаң, якын туганың белән кавышачаксың икән". Әлеге ботак кисәге белән күзең төшкән кыз яки егетне сиздерми генә сыйпый алсаң да, ул, һичшиксез, синеке булачак имеш! Һәм шул ук чакта Дунай буе болгар кызларында да бүгенгә хәтле үк, төньякта - Идел-Урал төбәкләрендә яши торган кызкардәшләренә шул тарафка оча торган кошлар аша сәламнәр күндереп җибәрү йоласы бар.

Сабан - төрки-татарда язгы кыр эшләре башлануны, гарәптә дә Рамазан- язгы, кызу кыр эшләре барышын аңлата. Сабан аеның беренче көннәрендә - 21 апрельдән башлап, Идел-Урал-Себер төбәкләре төркиләре - татар-башкортлар Сабан туен, язгы кыр эшләре башлануны бәйрәм иткәннәр. Узган гасырның 30-нчы еллларында бу йоланы большевиклар Печән аенда үткәрелеп килә торган җыен белән бергә куштырганнар.


Черешмә - төрки-татарда да, Шәүвәл - гарәпләрдә дә язын үсемлекләрнең үсү чорын белдерә. Бу айның дәвамында йорт терлекләренең дә, кыргый киекләрнең дә ите ашарга яраксыз була. Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннарның ите буш һәм арык. Бу ай дәвамында мал-туар яңа бөреләнеп килүче үлән ашап тәнен җыя - яңарта башлый.

Идел-Урал-Себер төркиләренең яшьләре бу ай дәвамында кичен болынга чыгып уеннар уйнаган, биегән-җырлаган. 1965-1975 елларда минем үземнең дә Татарстанның Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәч районнары авылларында уздырылган сөрән һәм җыенга сөлге җыю йолаларында катнашканым булды.

Печән аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен җыен мәрәсиме уздырганнар. 1930 елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен "дини эчтәлекле" дип тыеп, аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар...

Печән аеның 22 нче көнендә, (хәзерге 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганнар. Печән - Хәзийран - Зү әл-кагъдәти аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә. Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.

Урак ае - Идел-Урал-Себер тарафларында өлгергән игенне урып-җыю эшләре башланган. Ә исламгача, гарәпләрдә бу вакытта Мәккә шәһәрендәге ярминкәләр башланган. Җәен көтүлектә йөртеп симертелгән мал-туарның итен ашарга яраклы вакыт җитә.

Ындыр ае - безнең төбәкнең төрки халыкларында, Урак аенда җыеп алган игенне ындыр табагында эшкәртү чоры. Татар-башкорт һәм себер төркиләренең яшүсмер һәм егетләре бу айда өмәгә йөреп ындыр табагында көлтә сукканнар.

Ә менә аурупалылардагы "Augustus" исемендәге, гарәпләрдәге "Мүхәррәм" дип аталучы айлар "изге" дигән мәгънәгә ия.

Билек ае - хәрфиян би - бәк - хуҗа шикелле бай булуны белдерә торган атама. Гәрәптә дә бу исем "сафәр", "сары" көз мәгънәсенә ия. Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре бу айда уңыш бәйрәме ясаганнар.

Каракөз аеның исеме үк көз фасылының уртасы, халыкта "ни арба, ни чана" вакыты булуын әйтеп тора. Гарәптә исә Рабигүл әүвәл борынгырак чорда яз фасылын белдерә торган атама булса, VII гасырдан соң көз вакытын күрсәтә торган исемгә әйләндерелә.

Керәү - Идел-Урал-Себер төбәкләрендә бу атама көздән кышка керү вакытын үтә дә төгәл күрсәтә. Гадәттә бу айда мал-туарны кышлык ит мәүҗүдәсе (запасы) булдыру өчен сугымга тота башлыйлар. Гарәптә көзнең икенче - соңгы ае булуын белдерә. Кырлач - безнең якта кышкы беренче иң салкын айдан саналса, гарәптә "җәмәдә" - "кышкы кыраулар" дигән мәгънәне генә белдерә.

Акман - Идел-Урал-Себер аланында кышның уртасы, бөтен җирнең дә ап-ак кар белән күмелгән мәле. Гарәптә бу ай фәкать җиргә кыраулар төшү вакытын гына аңлата. Бушай - безнең якларда йорт мал-туарының артым китерә торган чоры. Кешеләрнең язгы кыр эшләре алдыннан бушап торган вакыты. Гарәптә исә Рәҗәб изге айлардан булып, аларда да бу айда һәртөрле эшләрдән һәм һәртөрле күченеп йөрүләрдән тыелып тора торган ай.

Равил САФИН.
Балык Бистәсе.

P.S. Язмага карата Интернетта әйтелгән фикерләрдән:

- Безнең әби дә беркайчан "чәршәмбе, пәнҗешәмбе" дип сөйләшмәде. Баш көн, буш көн, атна кич, җомга, базар көн дигәне истә калган. Среда - атна уртасы булмадымы икән, анысын төгәл генә хәтерләмим. (Әйе шул).

- Мәктәптә укый башлагач, көннәрне, айларны саный башларга туры килде. Анам телендә мине гомерем буе газаплап килүче каршылык барлыкка килде. Туган телдә колакка, йөрәккә ятмаган, әни авызыннан беркайчан ишетелмәгән дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбеләр килеп чыкты. Чөнки болар берничек безнең телгә ятмыйлар, чөнки татар сүз уртасында басым ясамый. Әнием ничектер урап үтә белә иде ул сүзләрне. Күбрәк, ял көннән соң ничә көн узды соң әле, дия иде. Бердәнбер кулланылучы сүз - шимбә, чөнки басым безнеңчә төшә.

Айлар исеменә килсәк, гыйнвар әйтелә, аны татарчага көйләп була. Февраль, апрель, аларны да ишеткән юк, аларны да көйләп булмый бит. Май, июнь, июль исемнәрен көйләп булгач, еш кулланыла торган сүзләр рәтенә баса алган. Августның да татарчасын ишеткән юк. Шулай итеп, үзем туган ай, урак өсте сүзе белән алышына иде. Синтәбер, үктәбер дә җайланганнар, ә менә ноябрь кара көз белән алышына иде. Ноябрьдә туган апам бар, әни аны беркайчан ноябрьдә туды димәде, кара көздә туды дия иде.

... Миңа ана телем гармониясен, поэзиясен кайтарып бирүегез өчен зур рәхмәт. Бәлки, әлегә моның кыйммәтен бик аңламыйлардыр. Әмма Матбугат руда чын татар телендә сөйләшүчеләр күп. Иҗтимагый тырышлык белән сезнең хезмәтләр лаеклы бәя һәм урынны алачагына шигем юк. Милләттәшләрне зур казаныш белән котлыйм. Чынлап та, ул яктан украиннарга көнләшә идем, хәзер безнең дә телебез аһәңенә туры килә торган дәверлегебез бар. (Иркә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев