Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Татар йортында очрашу

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булганлыктан, чит төбәкләрдәге татарлар тормышын барлау, яктырту өчен Бөтендөнья татар конгрессы төрле чараларны еш оештыра,төбәк активистларының эшен югары бәяли.

Чираттагы күркәм, мәгьнәле очрашу Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районында узды. Ульяновск өлкәсендә төрле милләт вәкилләре дус, тату бердәм гаилә булып яши.

Очрашуга килгән Ульяновск өлкәсе сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт министры Вавилин Дмитрий Александрович, Ульяновск өлкәсе сәнәгатьне һәм эшкуарлыкны үстерү фондының Директорлар советы рәисе Гайнетдинов Руслан Шәүкәт улы, Ульяновск өлкәсе физик культура һәм спорт министры Егоров Рамил Евгений улы бу хакта тәфсирле генә сөйләп уздылар.

 

Ульяновскның Зөя аръягы районы администрациясе башлыгы Юмакулов Наил Хәсән улы әлеге районда узган сабантуй, спорт, мәдәни чараларында татарларның актив булуын горурланып сөйләде.

 

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы, “Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең корпункт җитәкчесе Рәмис Фарук улы Сафин Сембер өлкәсендә туган күренекле татарлар турында тапшырулар эшләүләренә тукталды.

 

 

Әлеге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Фәиз улы Мифтахов чыгыш ясап, ифтар мәҗлесләре, дини укулар, сабантуйлар, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрүдә, Татар йортын торгызуда Ульяновскның Зөя аръягы районы администрациясе башлыгы Наил Хәсән улы Юмакуловның һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәтенең Ульяновск шәһәре 1 нче мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы җитәкчесе Рафаэль Әмин улы Нәҗметдиновның тырышлыгын югары бәяләп, аларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән котлау сүзләре җиткерде һәм ”Татар дөньясы” дигән саллы китап белән шәмаил тапшырды.

 

 

Очрашудагы фикер алышуларда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов,Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм Сембер шәһәре активистлары катнашты.

 

Гөлнур Айзат

Татар конгрессы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев