Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Татар телендә терминнар

Соңгы елларда язу һәм сөйләм телебез шактый чуарланды. Аеруча сары-соры газеталардагы терминнарны аңлау мөмкин түгел. Гап-гади "телефон" сүзен генә дә бер иш матбугат "тилифүн" дисә, икенчеләре "шалтыраткыч" дип җиффәрә. Дәүләт матбугат чараларында да терминнар - төрлечә. Әйтик, "революция" сүзен берәүләр "инкыйлаб" ди, икенчеләр "түнтәреш" дигәнен кулай күрә. Аларның кайсысы дөресрәк?...

Соңгы елларда язу һәм сөйләм телебез шактый чуарланды. Аеруча сары-соры газеталардагы терминнарны аңлау мөмкин түгел. Гап-гади "телефон" сүзен генә дә бер иш матбугат "тилифүн" дисә, икенчеләре "шалтыраткыч" дип җиффәрә. Дәүләт матбугат чараларында да терминнар - төрлечә. Әйтик, "революция" сүзен берәүләр "инкыйлаб" ди, икенчеләр "түнтәреш" дигәнен кулай күрә. Аларның кайсысы дөресрәк?
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән "Татар-информ" агентлыгында "Татар телендә терминнар" дигән темага матбугат очрашуы булып үтте. Анда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник документация бүлеге киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин, Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина, Г.Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире, доцент Рәшит Шакирҗанов, "Гыйлем.татар" порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин катнашты һәм сорауларга җавап бирде.
Телебездәге терминнар төрлелегенең сәбәпләре чиксез. Советлар берлегенең элекке союздаш республикаларында мондый проблема юк чамасы. Алар төрле фәннәргә караган терминнар сүзлекләрен булдырган, системалаштырган; галимнәр һәм җәмәгатьчелек аны бик актив куллана. Автономияле республикаларга исә андый рөхсәт бирелмәгән. Шуңа күрә, татарлар алга киткән милләт булса да, аларга терминнарны саклау һәм ясау эшендә мөмкинлекләр чикләнгән. Мәсьәләнең тагын бер ягы - фәнни хезмәтләр татар телендә язылмый һәм якланмый. Ә бу - терминнарны куллануга кертү өчен бик кирәк гамәлләрнең берсе. Чөнки терминнар, беренче чиратта, ихтыяҗдан чыгып, телнең үзендә ясала. Мисал өчен, мик­робиолог татар телендә фәнни хезмәт язган икән, ул анда бу фәннең терминологиясен дә булдыра.
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар телендә терминнарны эшләү, куллануга кертү буенча соңгы елларда максатчан эш алып барыла. Шуларның берсе һәм иң әһәмиятлесе - сүзлекләр төзеп, бастырып тарату. Бу - телебездә булган байлыкны барлау, анализлау, тасвирлау, теркәү һәм шул рәвешле терминнарны кулланучыга җиткерүнең иң отышлы юлларының берсе. Узган ел галимнәр тырышлыгы белән "Русча-татарча лингвистик терминнар сүзлеге" дөнья күргән. Кош атамаларын туплаган сүзлек тә инде нәшер ителүне көтә. Моннан тыш, татарча-русча хәрби лексика сүзлеге эшләнеп беткән. Ул быел укучылар кулына керер, дип көтелә. Әмма сүзлекләргә кертелмәгән терминнарның да хәтсез булуы мәгълүм һәм аларның татарча вариантларын төзү ихтыяҗы бик зур.
Техник терминнарны дөрес итеп әйләнешкә керткән уку йортларының берсе - ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыдыр, мөгаен. Биредә техник фәннәрне беренчеләрдән булып татар телендә укыта башлаганнар иде. Шул вакытта терминнарның туган телендә эшләнмәве ачыклана. Рәшит Шакирҗанов 25 ел дәвамында шушы мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эшли, үзе генә дә фәнни, техника, төзелеш, нефть сәнәгате һәм башка өлкәдәге атамаларга, терминнарга кагылышлы дистәләрчә кулланма сүзлекләр төзи, дәреслекләр яза. Соңгы елларда уку йорты галимнәре Рәшит ага белән берлектә "Русча-татарча политехника" сүзлеген төзүне дә тәмамлаган. Шулай ук 17 ел дәвамында "Фән һәм тел" журналын әзерләп чыгаручы да - Рәшит Шакирҗанов. Басмада аеруча техник терминнар кулланышка кертелә. Әмма телебезне камилләштерүгә кагылышлы гамәлләр еш кына акча булмауны сылтау итеп туктап та кала. Бу басма да, финанс булмау сәбәпле, 2013 елда эшчәнлеген туктаткан.
Рәшит Шакирҗанов искәрткәнчә,без яңа терминнарны дөрес куллану белән бергә, сөйләмебездә электән үк булганнарын да белергә һәм сакларга тиешбез.Татар теленең үзенең дә бик матур терминнары бар. Әйтик, "Киек каз юлы" атамасы. Фәнни уйлау, фикерләү дә татар теленең нигезендә ята: җөмләдә иң беренче башкарган эш, гамәл белдерелә. Шуңа күрә татарча җөмләдә фигыль һәрвакыт аның ахырында урнаша. Аннары яңа терминнарны телебезгә керткәндә исем-фигыльләрне куллану бик отышлы.
Татар телендә терминнар кулланганда чуарлыкның тагын бер сәбәбе -телнең табигый закончалыгына туры килгән, шуның нигезендә үскән һәм төрки-татар чыгышлы терминнарның аз булуы. Белгечләрнең яңа терминнарны Европа халыклары һәм рус телләреннән алу белән мавыгуы да үзен сиздерә. Бу исә телдә ясалмалык барлыкка китерә. Ә инде башка телләрдән кергән сүзләрне сөйләмебезгә тәрҗемә итеп кертеп җибәрәбез һәм ул термин актив кулланыла икән, бу телебезнең байлыгын арттыра.
Телдәге һәм язудагы терминнар төрлелегеннән котылуның иң кулай юлы - ул булган академик сүзлекләрне актив куллану. Алар укытучылар өчен дә, журналистлар өчен дә, әдипләр өчен дә өстәл китаплары булырга тиеш.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X