Татар тарихын саклаган китапханә
Оренбургта Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе эшләп килә. Россиянең Татарстаннан тыш төбәкләрендә бердәнбер булган мондый китап йортының нигезләнүенә быел 110 ел тулды. Шушы вакыт эчендә ул тормышның төрле зилзиләләрен дә чагыштырмача тыныч уздырган, Октябрь инкыйлабы елларында да эшләп торган. Китапханә бүген дә үз укучыларына хезмәт итә. 1906 елның көзендә Оренбург...

1906 елның көзендә Оренбург мөселман хәйрия җәмгыяте җыены шәһәрдә бушлай китапханә ачу турындагы мәсьәләне кузгата һәм эш алып бару өчен комиссия дә сайлап куя. Алар исә губернаторга хат белән мөрәҗәгать итә. Рөхсәт фәрманы булгач, татар зыялылары халыктан китап, акча җыя, Оренбургның хәзерге Свободин тыкрыгындагы шәхси бинаны арендалый. Китапханәне аякка бастыруда, басмалар туплауда танылган җәмәгать эшлеклеләре Риза Фәхретдинов, агалы-энеле Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Фатыйх Кәрими, Хәлил Ширинский аеруча зур өлеш кертә.

Хәйриячелек оешмасы 1908 елның август аенда китапханә өчен 25 мең сумга шәһәрнең Соляной тыкрыгында ике катлы йорт сатып ала. Китапханәдә татар, башкорт, казах милләтләре арасында мәдәни-агарту эше алып бару өчен дә мөмкинлекләр арта. Биредә танылган кешеләр белән очрашулар үтә, лекцияләр укыла, укучылар конференцияләре уздырыла башлый. Китап йортында шулай ук тегү-чигү, музыка-драма түгәрәкләре оештырыла. Язучы Шакир Мөхәммәдов, Закир Рәмиев, Шамун Фидаи, Фатыйх Кәрими, булачак халык артистлары Фатыйма Камалова, Мәҗит Илдар, Вәли Фатыйхов һәм «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре китапханәнең актив укучыларына әверелә.
Мөселман җәмгыяте дүрт елдан китапханәне "Хөсәения" мәдрәсәсе биләмәсендәге бинага - хәзерге Бурзянцев урамына күчерергә карар итә. Бу йорт мөселман җәмгыяте милкендә була.
XX гасыр башында Оренбургта нәшрият эшчәнлеге алга китә, басмаханәләр ачыла. Алар арасында "Белек", "Хезмәт", "Файда" кебек типографияләр, "Кәримов, Хөсәенев һәм Кo" китап басу ширкәте эшләп тора. Аларда татар, рус, башкорт, казах, гарәп телләрендәге әдәбият нәшер ителә.
.jpg)
Октябрь инкыйлабыннан соң китапханәнең эшчәнлек мәсләге үзгәрә, ул сәяси-агарту юнәлешен ала. 1918 елда анда күренекле татар язучысы Шәриф Камал эшли башлый. Бу елларда китапханә яңа басмаларга тагын да байый. Язучының укучыларга да йогынтысы көчле була. Нәкъ менә шушы елларда Муса Җәлил китапханәнең иң актив укучыларының берсе була. Ул мәктәптән кайтышлый, гадәттә, китапханәгә керә, Тукай, Пушкин, Лермонтов иҗаты белән таныша, китапханә директоры белән укыган әсәрләре турында әңгәмә корып утыра. Шулай итеп, Шәриф Камал булачак шагыйрьнең остазына әверелә. Моннан тыш, язучы Оренбург өлкәсендәге Түбән Чебенле дигән татар авылында "Дала утлары" дип аталган беренче авыл хуҗалыгы коммунасын төзүдә актив катнашкан һәм 1920 - 1922 елларда аның җитәкчесе булган. Нәкъ менә шушы авылда яшәгәндә һәм эшләгәндә Шәриф Камал заманында урта һәм өлкәнрәк буын укучылар яратып укыган "Матур туганда" романын да язган. Әсәр бүген дә китапханә укучыларының иң күп укый торган басмаларының берсе икән.



1928 елдан китапханәгә танылган җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Ямашев исеме бирелә. Бу чорда татар мәдәнияте, шул исәптән татар китабына да шактый авырлыклар аша узарга туры килә. Алфавит ике тапкыр үзгәртелә. Гарәп графикасын алыштырган латин хәрефләре дә гомерле булмый. Унбер елдан Кирилл хәрефләренә күчәләр. Шушы вакытка кадәр нәшер ителгән китаплар кулланыштан алына, алар озак еллар буе кабат басылмый. Бу елларда китапханәдә эшләгән Җиһан Шәрипова истәлекләреннән күренгәнчә, китапханә фондларыннан меңнәрчә китап яндырыла. Борынгы басма мирасыбызның бер өлеше бөтенләйгә юкка чыга. Калган бик аз данәдәгеләрен дә укый алучылар нык азая. Китаплар да бик күпкә кими: 1929-1937 елларда аларның исәбе 9143 данә булуы теркәлгән.

Бөек Ватан сугышы елларында иң кадерле мәгълүмат яу кырыннан килгән хәбәрләр була. Бу көннәрдә китапханә залында кычкырып уку бик популярлашып китә. Шулай ук уку залында китап күргәзмәләре дә оештырыла, тематик плакатлар ясау да китапханәчеләргә йөкләнә. Шулай да басмаларның фонды беркадәр арта төшә - 12849 га җитә.
Китапханә XIX гасырда гарәп имлясында һәм XX йөзнең 20-30 елларында латин графикасында нәшер ителгән сирәк басмалары белән горурлана. Биредә кайчандыр укучылары булган шәхесләрнең култамгалары салынган китаплар саклана. Алар арасында Мәдинә Рәхимкулова, Ирек Үзбәков, Ибраһим Сәйфуллин кебек танылган кешеләрнең архивлары да бар. Биредә Мәхмүт Галәү, Бибинур Гайнетдинова, Наилә Гарипова, Лия Рафикова, Наҗия Мөксимова кебек хезмәткәрләрнең исемнәре китапханә тарихына мәңгелеккә кереп калган. Үз чорында Риза хәзрәт Фәхретдин, Шакир Мөхәммәдев, Фатыйма Ильская, Мәдинә Рәхимкулова, Шакир Мәҗитов, Хәдичә Җәлилова, Вәли Фатыйхов, Фатих Солтанов, Сәгыйт Таҗетдинов, Гөлсем Хәсәнова, Шәүкәт Буркеев, Мидхәт Подмарев, Тәлгат Әбдрәшитов, Ирек Үзбәков, Рамил Зәбиров кебек танылган әдәбият һәм мәдәният әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре китапханәнең актив укучылары булган.

Китапханә бүген Оренбургның Ленин урамындагы биш катлы йортның беренче катында 500 квадрат метр мәйданны били. Ул хәзер дә төбәкнең милли мәдәниятебезне һәм әдәбиятыбызны, бу якларда яшәгән халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен пропагандалау һәм саклау белән бергә, шәһәрнең заманча мәдәни-агарту үзәге дә. Биредә түгәрәк өстәлләр, танылган шәхесләр белән очрашулар үтә, яңа китаплар тәкъдим ителә. Аралашу татар, башкорт, казах, рус телләрендә алып барыла. Моннан тыш китапханәдә дүрт клуб эшләп тора. "Замандаш" дигәнендә кызыклы кешеләр белән очрашулар, шигърият кичәләре, әдәби-музыкаль кунакханәләр узса, "Мирас"та матди-рухи мәдәниятебез, йолаларыбыз, фольклорыбыз, сәнгати һөнәрчелегебез, борынгы көйләребез искә төшерелә, туган телебезне саклау буенча дәресләр үтә. "ОКО" клубы үз тирәсенә өлкән яшьтәгеләрне туплаган. "Болгар"да исә заманыбызның истәлекле мизгелләрен фотосурәтләрдә киләчәккә калдырырга теләгән кешеләр очрашып аралаша, альбомнар ясый.
Китапханәдә тагын бер хатирәләргә бәйле бүлмә бар. Анда 2009 елда әдәбият-мәдәният музеен ачып җибәргәннәр. Әлбәттә, экспозиция бүләк булып килгән ядкәрләрдән тупланган. Алар арасында музыка уен кораллары, бу якларда яшәгән милләтләрнең көнкүреш әйберләре, Оренбург төбәгендә үсеш алган һөнәрчелек үрнәкләре, милли киемнәр, борынгы китаплар, истәлекле фоторәсемнәр бар.

Сөембикә КАШАПОВА.
(Язма Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә материаллары нигезендә әзерләнде).
Казан - Оренбург - Казан.
.Светлана Әхмәтҗанова.
.Хөсәен Ямашев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз