Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

«Татар иле» социаль челтәрен ясаучылар тагын бер татар социаль челтәрен ясаячак

Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин яңа татар социаль челтәренең исемен сер итеп калдырды.

Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин тагын бер социаль челтәр барлыкка киләчәген әйтте. XIX Дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар яңа татар социаль челтәренең беренче кулланучылары була ала.

Искәртеп үтик, 2011 елда Раил Гатауллин Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә "Татар иле" дип аталган социаль челтәр проекты башлаган иде. Бөтен татарлар утырачак дигән ният белән башланган проект ахыргача тормышка ашамады. Сайтның презентацияләре булса да, 2012 елның апрелендә ачылып китә диелсә дә, ул эшләп китмәде, соңрак ябылды. Соңыннан бу проектка тотылган акчаларга бәйле тикшерүләр, җәмәгатьчелек тарафыннан гаепләүләр дә булды. 

«Белем.ру» компаниясе кысаларында үзебезнең татар социаль челтәрен ясау эшен яңадан торгыздык. Ул эш әле бик сүлпән алып барыла. Хәзерге вакытта ул татар халкына кирәк. Әдәби марафончыларның иң активлары шушы социаль челтәр аша да әдәби марафонда катнаша алыр дип көтәбез. Анда билгеле бер база булдырылган инде», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ул әдәби Сабантуй вакытында булачак әдәби көрәшне аннан карап булыр, дип өметләнә.

Раил Гатауллин яңа татар социаль челтәренең исемен сер итеп калдырды.

Ул әдәби марафонда булачак тагын бер яңалыкны да әйтте. Әдәби марафончыларга активлыгы дәрәҗәсе буенча статуслар биреләчәк. 

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев