Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Ташкентта Татар-башкорт иҗат берләшмәсе оешуның 35 еллыгын бәйрәм иттеләр

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә мөнәсәбәтләр комитетының актлар залында узган бәйрәм чарасы Үзбәкстан Республикасының бәйсезлек алуына 30 ел тулуга да багышланды.

17 апрельдә Ташкент шәһәрендә «Дуслык» Татар-башкорт иҗат берләшмәсе оешуның 35 еллыгына һәм Үзбәкстан Республикасының бәйсезлек алуына 30 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булды.

Берләшмәне Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дуслык» ордены иясе Рәисә Баймурзина җитәкли, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге.

Бәйрәм кичәсе Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә мөнәсәбәтләр комитетының актлар залында узды.

Чарада сәламләү һәм котлау сүзләре белән Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Әхтәриев, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин, Ташкент өлкәсенең Башкорт мәдәни үзәге рәисе Альберт Алагулов һ.б. чыгыш ясады.

«35 ел эчендә „Дуслык“ның иҗади составы күп тапкырлар үзгәреш кичерсә дә, ул әле дә яшь булып кала һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе белән бергә киләчәккә йөз тота», — ди оештыручылар.

Чараны «Татарстан Яңа Гасыр — Планета» телеканалының Үзбәкстандагы хәбәрчеләр пункты һәм «Үзбәкстан 24» телеканалы яктыртты.

 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X