Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллыгы билгеләп үтеләчәк

8 апрельдә Ташкентта Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантана узачак.

Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, җырчылар Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин һ.б. катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, татар халкын саклау һәм үстерү өлкәсендә актив эшчәнлек алып баручы ватандашларыбызга бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстанның татар диаспорасы – чит илләрдәге иң зур диаспораларның берсе. XX гасырның 90нчы елларында Үзбәкстан башкаласында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оеша.

Үзбәкстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, профессор, Үзбәк Дәүләт физкультура институты проректоры, классик көрәш буенча спорт мастеры Ришат Нәбиуллин  2009 елдан алып бүгенге көнгә кадәр аның идарә рәисе булып тора. Үзәкнең идарә әгъзалары һәм активистлары ел саен милли бәйрәмнәр үткәрә, Нәүрүз, Үзбәкстан Республикасының Бәйсезлек көне, Үзбәкстан Республикасы Конституциясе көне кебек республика чараларында катнаша.  

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев