Мәдәни җомга

Сүз иясе белән йөри

Татар галәмендә Марсель Галиев дигән феноменаль күренеш бар. Әйтергә кирәк, бердәнбер һәм кабатланмас күренеш.

Язучы иҗатын укып-күзәтеп баручылар белә булыр: әдәбиятның бөтен өлкә-жанрларында да аның үз кишәрлеге бар. Ул кишәрлекләрнең мәйданы исә балалар әдәбиятыннан алып, канатлы гыйбарәләр-афоризмнар иҗат итүгә кадәрге озын-озак араны биләп тора. Ә иҗатта  тәлгәш-тәлгәш канатлы сүз әйтү маһирлыгына, гомумән дә, бик азлар гына ирешә. Мотлак парадокска корылган һәм ана телебезнең үз стихиясенә ярашлы рәвештә язылган-әйтелгән афористик гыйбарәләр, асылда, язучы иҗатының кыйммәтле сүз – асылташлар белән каймаланган дисбе-тәсбихе түгел микән әле ул? Әйтик, менә Марсель Галиевтәгечә әйтелгән сурәттә булса: “Буйсынган халыкның буй-сыны да калыкмый”, “Сәләтлеләрне күтәрә алмаган илне сәләтсезләр күтәрәмгә калдыра”, “Имсез илдә имче ишәя”, “Чишмә – диңгез имиен эзләп  чапкан сабый су”... Бу урында шунысын да искәртү урынлы булыр: “Язучы иҗатында канатлы гыйбарәләрнең чагылышы” дигән тема гыйльми эзләнүләр өчен дә бик тә уңышлы өйрәнү объекты була ала. Ул гыйбарәләрне шәрехләү үзе генә дә хикмәтле нәтиҗәләр чыгарырга ачкыч булып торырга мөмкин. Инде килеп, мәкаль-әйтемнәрне дә бит халык бергә җыйнаулашып уйлап утырмаган, аларны да җор телле, күзәтүчән, фәлсәфи фикер йөрткән, шагыйрь җанлы аерым кешеләр иҗат иткән. Алар, күрәсең, Марсель Галиевкә дә охшабрак торгандыр. 

Әйе, М.Галиев – коеп куйган шагыйрь, язучы гына түгел, ул – тарихчы-галим дә, тел–әдәбият белгече дә, зыялы мәзәк язу остасы да, рәссам да, фоторәссам да... Кыскасы, аның бер генә җитешмәгән ягы бар, ул музыка яза белми. Ләкин әдип әлеге бушлыкны да тутыру әмәлен тапты: аның шигырьләренә Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари кебек классик композиторларыбыз затлыдан-затлы җырлар, романслар иҗат итте, һәм алар татар җыр сәнгатенең алтын фондында үзләренең лаеклы урынын алды. “Көзге моң”, “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Кайту”... – әнә шундый җырлардан.

Соңгы елларда Марсель Галиев безләрне янә бер өлкәдә кызыклы да, гыйбрәтле дә ачыш-табышлары белән гаҗәпкә калдырды. Бу юлы инде аңа язучылык осталыгын да, галимлек комарлыгын да бердәй эшкә җигәргә туры килгән. Менә күз алдына китерегез: бер мосафир, идәнгә алагаем зур дөнья харитасын җәеп салган да, лупа тотып, кыйтгалар буйлап сәяхәткә чыккан. Әлеге сәфәр Татар бугазыннан  башланып китә дә, элекке Алтын Урда җирләре буйлап бара торгач, Кавказларны урап, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Аурупага килеп чыга, аннары Төньяк һәм Көньяк Америка кыйтгаларына таба дәвам итә... Ә бу сәях дигәнебез Марсель Галиев үзе була инде. Ул анда балаларча мавыгып, олпатларча кызыксынып, лингвистика археологиясе дигән бик тә мавыктыргыч фән белән шөгыльләнеп ята. Чөнки әдип белә: “Сүз – хәтер сагында торган  иң көчле корал. Аңа кагыла алмыйсың, телне саташтырып укырга теләсәң дә, һәр сүз үҗәтләнеп карыша, бирешми, үз асылына тугры кала”.

Белгәнебезчә, төрки-түркләр тарихта иң борынгы кавемнәр исәбендә йөри. Моны әлеге атама үзе үк анык күрсәтеп тора. Безнеңчә ул “терек”, “тереклек” дигән мәгънәгә бәрабәр. Әллә “дөнья төркиләрдән башланган” дигән уенчак гыйбарә, чыннан да, дөреслеккә туры килә микән?

Марсель Галиев дөнья харитасыннан менә шул иң борынгы төрки эзләрне барлап утыра да инде. Юкса, озын-озак гасырлар, меңьеллыклар дәвамында сакланып килгән ул эз-тамгаларны үзләштергән яки үзләштерергә кыҗраган алдакчы тарихчылар, бик борынгы булып күренергә тырышкан кавемнәр азмы бу җиһанда?

Гомумән, дөньяда борынгы төрки цивилизациясен санга сукмау, аны күрмәмешкә салышу яки үзләштерү  кәсәфәте элек-электән күзәтелеп килә. Әмма тарихлар төпкеленнән кодрәтле Сүз галиҗәнаплары калкып чыга да барысын да таслап үз урынына куя бара. Әйтик, бөтен христиан дөньясының баш атакае – Рим Папасының атамасы төрки Бабадан килеп чыккан дисәң, хәзер моңа, хәбәрдар кешеләрдән кала, кемнәр генә ышаныр иде икән? Юкса, Аурупада гомер иткән сак-скифларның бер алласы нәкъ менә Баба, Бабай дип аталган һәм ул Аурупага “папа” булып кереп тә калган. Бу инде безнең җирлектәге “ата” белән “отец” күчешенә тәңгәл киләдер, тел-лөгать алмашып яшәүнең бер мисалы булып торадыр.

Ләкин “баба” кәлимәсенең тарихы “папа” белән генә чикләнми икән әле. Марсель Галиев язганча, узган гасырның 80 нче елларында француз галиме, этнограф Мишель Пессель, тибет телен өйрәнеп, Һималайга сәяхәт кыла, анда минаро дигән халык яшәгән урыннарга барып чыга һәм шаккатып кала: минаролар монголга да, тибетлыларга да охшамаган, нәкъ европеоид кыяфәтле икән. Аларның җирләү йоласы да Көнчыгыш Аурупа скифларыныкына охшаш, һәм табынган  борынгы аллалары да Бабалачын, Әби-Леһамо дип атала икән.

Тарихны күңел күзе белән укучы намуслы галимнәр әнә шундый көтелмәгән ачышлар да ясап куя. Болар – баскын-колонизаторлар идеологиясенә яраклаштырып, гасырлар дәвамында ялган тарих язып, халыкларның башын дүндергән, аңын томалаган хәсрәт пропагандистлар түгел инде. Бу җәһәттән: “Алдакчы тарихчылар да, ялган акча ясаучылар кебек үк, җәзалап үтерелергә тиеш”, - дип әйткән Сервантес мең кәррә хаклыдыр, мөгаен.

Безнең әдип–мосафир да, атлас-хаританы күңел күзе белән күзли-күзли, дөнья буйлап сәфәрен, лингвистик казыну эшләрен дәвам итә. Менә ул Һималай тауларыннан төшеп, Көнбатыш Аурупадагы Канар утрауларына килеп чыга. “Канар утрауларының кушаматы французларның “кан” – “эт” сүзеннән алынган дигән гөманлау бар, – дип яза әдип. – Гадәттә, утрауга җәнлек исеме кушмыйлар. Бернинди эт тә булуы мөмкин булмаган борынгы дәвердә океан уртасында тирбәлгән бу утрауларга беренче тапкыр аяк баскан кешеләр шаккатып калгандыр. Монда тау-ташлар арасында һич беркайда күрелмәгән гаҗәеп агачлар үсә икән. Кәүсәсен кис­теңме, эченнән агып чыккан сумала кып-кызыл кан төсенә әверелә, ди. Аурупалылар аңардан соңрак кызыл буяу ясый башлаган. Әйләнәли иңе дүртәр метрга җиткән бу агачларга “Тияргә ярамый. Канар” дип, борынгы сәяхәтче бабаларыбыз утрауларга кисәтүле исем кушып киткән түгелме? Яше биш мең елга җиткән бу хикмәтле агачлар бабаларыбызның эзләрен хәтерлидер әле”. Менә шундый кызыклы күзәтүләре,  көтелмәгән ачыш-табышлары белән язучы-галим укучысының да тарихи күзаллау офыкларын киңәйтеп җибәрә, үткәннәргә янә күңел күзе белән дә карый белергә кирәклеген искәртә.

Ә “Канар” кәлимәсе, чыннан да, шактый ук сер яшерелгән, хикмәтле сүз булырга охшап тора. Аны таркатып караганда да, безгә мотлак аңлаешлы  “кан” һәм “ар” дигән мөстәкыйль ике сүз килеп чыга. Безнең борынгы бабайлар кешене, ир затын ар дип тә атап йөрткән һәм ул телебездә сүз ясагыч кушымча  буларак  та бик актив кулланылып килгән. “Арий” кәлимәсенең тамырында да әнә шул “ар” ята булыр. Ләкин үзләрен ариецлар  расасыннан санарга адарынып йөргән кайбер кавемнәр генә бу кадәресен белеп бетерми бугай...

“Сүз – җуелмас мөһер, – дип яза Марсель Галиев. – Үз халкыңның ил тоткан җирләрен раслау өчен дөнья картасына – атласка иелеп карау да җитә. Параллельләр, меридианнар арасында нинди тау-үзәннәр, дала киңлекләре, чүлләр җәйрәп ята.  Бу ганимәтләрнең исемнәре нинди? Кайсы телдә? Кемнеке? Әлеге атамалар бит Җир маңгаена уелган елъязмалар; яратып-сөеп, табынып-тиңләп кушылган исемнәрдә – тел ачкычы”.

Борынгы бабаларыбыз гомер иткән Ауразия кыйтгасы тау тезмәләренә, елга-күлләргә ифрат бай. Әйдәгез, сүзне таулардан башлыйк. Дөнья харитасына алар нинди исем-атамалар белән теркәлгән? Менә Тянь-Шань. Безнеңчә ул Хан Тәңре дип атала. Кытайлар аны үз теленә  тәрҗемә генә иткән. Бабаларыбыз әлеге мәһабәт тауны әнә нинди илаһи сүзләр белән исемләгән. Урал исә беренче сыйныф баласы да аңлый торган саф татарча кәлимә. Эльбрус та безнең телгә бик җайлы ятышып тора – ил барыс: Татарстанның хәзерге туграсына да юкка гына барыс сурәте төшерелмәгәндер. Көнбатыш Аурупа буйлап сузылган Альп тауларының да Алыпка тәңгәллеге бүген берәүдә дә шик уятмый торгандыр дип уйларга кирәк. Дөрес, Зур Совет Энциклопедиясендә аңа “борынгы кельт теленнән кергән кәлимә” дип аңлатма биргәннәр. Ә сүз исә үзе, нәкъ безнеңчә, “бик зур”, “мәһабәт” дигән мәгънәне белдерә икән. Янә килеп, борынгы кельтларның әләменә кәлтә  елан сурәте төшерелгән булган дигән фаразга да ышансак, “кельт” белән “кәлтә” кәлимәләре яңгыраш буенча гына түгел, мәгънә төсмерләре җәһәтеннән дә аваздаш түгел микән, дигән урынлы сорау туа.

Әдип искәртеп узганча, “төрки бабаларыбыз чишмә-инеш – елга-диңгезләр хасил иткән агымсуларны да изгеләштерү олылыгына ирешкән, су күңеленә Сүздән һәйкәл куйган. Әлбәттә, атларда чабып үтеш­ли генә елга-күлләргә исем ыргытып калдыра алмыйсың. Су буена нигез корып, буыннан-буынга шифасын сеңдереп, йотылып яшәгән халык кына мәңгелек исем куша ала. Яу-даулар кузгатып, бүтән халыклар ул җирләргә  хуҗа булып, урман – тау - үзәннәрнең исемнәрен үзгәрткән чагында да үз исемендә калган елгалар тарих шаһиты булып бүген дә киләчәккә  агалар да агалар...

Мәҗүси табынып, төркиләр елга-күлләрне газиз әнкәгә тиңләп исем кушкан. Менә аларның кайберләре: Инәсу (Енисей), Анаң, Анадыр, Анабар, Әний, Инә, Әби-нур, Әбитаба...

Хатын-кызга һәм аның җенесенә арналган елга-күл исемнәре дә бар: Хатанга, Катун, Каракаш, Бәгырь, Амудәрья, Амгун, Амга, Амур, Амана...”

Әлеге исемнәрне йөрткән елга-күлләр барысы да Ауразия кыйтгасында – төркиләрнең туган җирендә урнашкан.  Шуңа күрә аларның атамасы да, мәгънәсе дә безгә яхшы аңлашыла. 

Ә менә Латин Америкасындагы Амазонка елгасы ник шулай аталган – бусы,  беренче карашка, шактый серле табышмакка охшаш тора. Ләкин шул ук вакытта без кайчандыр Скифиядә, Кече Азиядә, Кавказда гомер иткән гаярь амазонкалар – яугир хатын-кызлар турында да укып-ишетеп беләбез. Бик күп мең еллар элгәре Америка кыйтгасына үтеп кергән, аны үзләштергән төрки бабаларыбыз әллә материк буйлап сузылган биниһая зур, дәһшәтле бу елганы әнә шул сугышчан хатын-кызлар хөрмәтенә Амазонка дип атады микән?

Хәер, Америка кыйтгасында серле дә, безнең колак шәрифләренә бик тә ятышлы да булып ишетелгән елга-күл атамаларын күпләп санарга мөмкин.  Мәсәлән, Кушма Штатларда Тар, Дан, Көннебаго, Ил, Шугар, Тёрки, Сабин, Каш, Алама һ.б. елгалар агып, Голдостан, Койот, Аллагаш, Карабассет, Сабин күлләре җәйрәп ята. Канадада исә Казан, Туя, Татук, Айбери, Ханбери, Айлин, Атабаска, Татла, Аттиконак, Абитиби күлләре, Дин, Кил, Казан, Сил, Атабаска елгалары урнашкан. Боларга тагын Көнчыгыш Аурупадагы Арчор, Искыр, Арда, Алмаш, Фириза, Иза, Кормош, Торна, Кондорош елгаларын, Атанас, Балатон, Баян, Сарай, Ташау күлләрен дә өстәсәк, төркиләрнең кешелек цивилизациясе үсеше тарихында нинди шөһрәтле урын биләве  ачыграк тәгаенләнә төшәр. Төрле кыйтгалардагы күпме табигать һәйкәлләренең исем-атын алар кешелек хәтеренә үз телендәге иң мәгънәле сүзләр белән теркәп калдыруга ирешкән. Болар әле – колонизаторлар, конкистадорлар кылычыннан исән-­аман сакланып калган исем-атамалар гына. Ә алар, үзегез беләсез, җирле халыкларның телләренә дә, диннәренә дә, мәдәниятләренә дә беркайчан да рәхим-шәфкать күрсәтмәгән. 

М.Галиев язганча, Төньяк Америка материгында төрле кабиләләргә бүленеп яшәгән җирле халыкта 76 сөйләм теле булган. Испан, португал конкистадорлары, француз, инглиз башкисәрләре яулап алганнан соң, майя халыкларын кыру башлана. Бәһасез китапларын өеп яндыруны христиан руханилары оештыра. “Сүз – Аллаһныкы булган” дигән постулат язылган  Инҗилне күкрәгенә кысып, руханилар Ходайга каршы оештырылган бу мәхшәрне хуплап, бөер тавышы белән догаландырып тора...

1887 елда АКШ индеец телләрен мәктәптә өйрәтүне тыйган закон кабул ителүдән башлап, 1990 елда инде телләрен үстерүгә яңадан мөмкинлек бирелгәнгә кадәр чор арасында алтмыш тел үлеп, юкка чыгып өлгерә.

Болар барысы да безгә бик тә таныш хәлләр, билгеле. 2009 елда ЮНЕСКО Россиядәге 136 телгә киләчәктә ихтыяҗ бетәчәген таныды. “Хәзерге заманда, - дип яза М.Галиев, –  империя үз канаты астындагы халыкларның телен бетерү алымын асу-кисү, кан-яшь түктерүгә бармыйча гына, тыныч-мәкерле юл белән дә хәл итә ала. Әйе, телне сугарып торучы саф чишмә – балаларда. Өлкән буынга табигый ялганырга тиешле шушы тере бәйләнешне өзәсең дә... Мәктәпләр капкасына “Татар теле кертелми!” дигән югарыдан төшкән указлы бүкине бастырып куясың да... Берничә елдан яшь буын, үзе дә сизмичә, Ана телебезнең кабер казучысына әверелеп, чардуган куячак”.

Моңарчы мин, оятыма күрә, “этноцид” дигән сүзне белми идем. Күптән түгел Дәүләт Думасы депутатларының БМОга язган шикаяте белән танышкач кына, ниһаять, әлеге кәлимәнең мәгънәсенә төшендем. Бактың исә, Латвиядә, Украинада рус теленең кулланылыш даирәсен чикләү, рус мәктәпләрен кыскарту этноцид дип атала икән.

Шул депутатлардан сорыйсы иде: ә безнең шартларда әлеге сәясәтне ничег­рәк атарга икән соң? Ни өчен бездә чит телләр мәҗбүри укытыла да, бер Ана теле генә мәҗбүри рәвештә ихтыяри хәлгә куела икән?

Әлеге сорауга җавап бирергә зиһенем җитми. Шуңа күрә бу юлы да ярдәмгә кабат Марсель Галиевне чакырырга туры килә: “Җаны булганнарның җаны калыксын, каны булганнарның каны кайнасын, аңы булганнарның аңы уянсын!” – дип дәшә безгә йөрәгенә хәвеф төбәлгән газиз Ана теле”.

Газинур МОРАТ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: