Мәдәни җомга

Шамил МӘХМҮДЕВ (АНАК): СҮЗЛӘР – ТЕЛ АГАЧЫНЫҢ МӘҢГЕ ЯШЕЛ ЯФРАКЛАРЫ

Тел - халыкның җан сулышы. Шамил Анак. 50-60 нчы елларда бертөркем яшь шагыйрьләр яңача ритм, рифма белән мавыгып киткән иде. Бу күренешкә шигърият белгечләре генә түгел, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы шагыйрьләр дә сизгерлек күрсәтте, җәмәгатьчелек игътибары да көчәйде. Арада Шамил Мәхмүдев (Анак) тә бар иде. Мин, Уфага күчеп,...

Тел - халыкның җан сулышы.
Шамил Анак.

50-60 нчы елларда бертөркем яшь шагыйрьләр яңача ритм, рифма белән мавыгып киткән иде. Бу күренешкә шигърият белгечләре генә түгел, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы шагыйрьләр дә сизгерлек күрсәтте, җәмәгатьчелек игътибары да көчәйде.

Арада Шамил Мәхмүдев (Анак) тә бар иде. Мин, Уфага күчеп, матбугат, әдәбият белән якыннан шөгыльләнергә керешкәч, үзе белән дә танышлык башлангач, аның иҗатына дикъкатем тагын да арта төште.

Һәр чын шагыйрьнең укучыны җәлеп итә, тартып тора, мавыктыра, тәэсир итә торган үзенчәлекле: фикерләү, бәян итү, хис белдерү, тасвирлау алымнары булырга тиештер. Ә Шамил Анакның иҗат йөзе нидән гыйбарәт соң?

Үзебезнең төп "ачышларыбызны" бәян итә башлаганчы, моңарчы ачыкланган, белдерелгән фикерләрне искә төшерик. Ш.Анак шигъриятенең төп үзенчәлеге, асыл сыйфатлары фәнни өйрәнелгән, хәтта энциклопедия дәрәҗәсендә танылган: "Анак әсәрләренең лирик героена рухи дөнья бөтенлеге, әхлакый максимализм хас. Анак хәзерге татар шигыре төзелешенә, аның жанрлары үсешенә сизелерлек йогынты ясый, татар һәм башкорт поэзиясенә верлибр (ирекле шигырь) формасын кертә, беренчеләрдән булып татар поэзиясендә сонетлар бәйләме булдыра, итальян терцинасын куллана, ода, касыйдә жанрларын яңарта, япон поэзиясендәге хайку һәм танка жанрларына назирәләр иҗат итә. Аның шигырьләре фәлсәфи уйлануларга бай, афоризм кебек яңгырый. Иҗатында еш кына новелла һәм шигъри проза формасына да мөрәҗәгать итә"... (Татар энциклопедиясе, 1 нче том, 161 нче бит).

Аңлашылса кирәк, Ш.Анак иҗатының үзенчәлеге шагыйрьнең тормыш-яшәешкә, дөньяга фәлсәфи карашы төсмерләреннән хасил була, күрәсең: "Рухи дөнья бөтенлеге, әхлакый максимализм, фәлсәфи уйлануларга бай" дигәннәре шуңа кинаядер. Аннары биредә аның шигырьләренең корылышы-төзелеше, яңгырашы үзгә булуы игътибарга алынган: верлибр, сонет, терцина, ода, хайку, танка, назирә дигән төшенчә-терминнар башлыча әсәрнең төзелешенә карый.

Болар эчтәлекнең һәм форманың, чыннан да, үзенчәлекле икәнен раслый торган факторлар. Тик алар гомуми иҗатка караган бәяләмә, ә аерым шигырьнең үзенчәлеге нидән гыйбарәт - иҗат, шигърият ул аерым әсәрдән, строфалардан, тексттан, җөмлә, сүзләрдән тора бит. Аерым шигырь эчендә "рухи дөнья", "фәлсәфи уйлану", "верлибр", "назирә" ничек белдерелә, бәян ителә?

Хәер, әдәбият теориясеннән беркадәр хәбәрдар кеше дә бу сораудан бөтенләй үк хәбәрсез түгелдер - шигъри фикер теләсә кайсы очракта бары тел чаралары (аваз, сүз, гыйбарә, җөмлә, текст) белән тукылган сөйләм ярдәмендә бәян ителә. Сөйләм, дибез икән, димәк, монда телдән башка әле шагыйрьнең тавыш-өн, ым-ишарәләре, фикерне, хисне белдерә торган бүтән чаралары да искә алынырга тиеш. Димәк, Ш.Анакның шигъри осталыгының нигезе - аның сөйләме! Бары шулай гына.

Ш.Анак сөйләменең үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Шагыйрь иҗатының асылын ачыкларга алынган белгечләргә менә шушы әсаси нигезне ап-ачык итеп тәгаенләргә, бәян итәргә кирәк тә иде. Югыйсә, энциклопедик сыйфатнамәдә афоризм төшенчә-терминын алмаганда турыдан-туры тел, сөйләм өлкәсенә, гыйлеменә караган төшенчә юк диярлек; барысы да шуңа кинаяле абстракт фәнни гыйбарәләр.

Бу сорауга тәгаенрәк җавап, бәлки, шагыйрь иҗатын махсус өйрәнгән белгечләр фикерендә ачыграк, төгәлрәк белдерелгәндер? Менә үзе дә шагыйрь, өстәвенә әле каләмдәшләре иҗатына бик игътибарлы, аларга фәнни анализ бирүдә тәҗрибә туплаган шагыйрь Ренат Харисның фикерләре («Юл өстендә кояш». Казан утлары, 1967, №12):

"Китапның һәр циклы да төз логикага корылган һәм һәр цикл берсе-берсеннән үсеп чыга. Циклларның мондый төзелеше үзенә бертөрле сурәтләү чарасына әверелә, һәм бу чараның, сүз, рифма, ритм, аллитерация һәм башка әдәби чаралар кебек үк, мөһим, тормышчан икәнлеге күренеп тора... Укып үткән һәр шигырь үзенең ассоциатив җебен укучының күңеленә суза. Ул җепләрдән бер үк вакытта гади һәм катлаулы чигеш барлыкка килә... Образның фәлсәфи халәтен тулырак, тирәнрәк ачарга теләп, автор үз образларын, детальләрен икенче, өченче, унынчы шигырендә үстерә икән, бу тарлык билгесе түгел".

Монда да Ш.Анакның үзенчәлеге әдәби иҗат закончалыкларының нигез төшенчәләре: сурәтләү чаралары - әсәрнең төз логик төзелеше, рифма, ритм, аллитерация, ассоциатив җеп, тормышчан, фәлсәфи халәт һ.б. төшенчәләр белән ачыклана. Килешегез: болар да шигырьнең тулаем эчтәлегенә һәм төзелешенә (формасына) караган, ягъни барлык шагыйрьләргә дә, тулаем шигърияткә караган гомуми тезис-сыйфатлар.

Аңлыйм мин: әле саналган үзенчәлекләрне, әйтик образның фәлсәфи халәтен тулырак итеп тик тел чаралары белән генә бирергә мөмкин. Детальләрне, образларны үстерү дә тел белән генә мөмкин. Автор, бәлки, "шулай булгач, үзәктә тел һәм сөйләм икәнен тәкърарлап торасы да юк", дип уйлыйдыр. Килешмәскә рөхсәт итегез, тезисны бит бик анык дәлилләр белән исбат итәргә кирәк, гомуми, абстракт гыйбарәләр белән түгел. Бу очракта үзәккә Ш.Анакның сөйләм рәвешен куеп кына.

Шөкер, шигърият хасиятен әтрафлы белүче галим Тәлгат Галиуллин ("Тыйнак табын"га кил, укучы! Казан утлары, 1983. №11) Анак шигърияте серенең нәкъ менә телгә - шагыйрьнең сөйләменә турыдан-туры бәйле булуын аңлатуга якыная кебек.

"... Ул үз-үзенә тугрылыклы: гадилектән шигърият таба, табигать матурлыгын рәссамнарча, каударланмыйча, ашыкмыйча, тәфсилләп тәсбихка тезә. Өлгереп килгән кырлар, тугайлар матурлыгы, күзне чагылдырырлык аклык, пакьлек, пөхтәлек, "бәйрәм көндә ак күлмәк кигәндәй - җылы ихтирам", "җан-тән белән бирелеп сөйгәндәй - кешелекле ихтирам", ихлас күңел, саф вөҗдан - болар барысы да аның поэзиясенең нигез ташлары, илһам чыганагы."

Галим шигырьне сөйләм төшенчәсе белән күзаллый: "... Сөйләм эзлекле фабула канвасы белән бара. Шигырь белән проза арасындагы чик, киртә бөтенләй югала, фикер агышы, зиһен уены сине үз артыннан ияртеп китә. Җитмәсә, әсәргә еш кына, драмага хас, шигырьнең классик кануннарына баш бирмәгән диалоглар килеп керә... Ш.Анакның уңышлы әсәрләрен укыганда, сәнгать законнары турында уйламыйсың. Шагыйрьнең тынгысыз уе, үз тормышы, үз язмышы турында ачыктан-ачык, яшермичә сөйләве, импульсив, хәрәкәтчән, интеллектуаль фикере, кадрларны көтелмәгән яклары белән, экспрессив чаралар ярдәмендә яңача, үзенчә үзгәртә, алыштыра, яңарта белүе, комдагы алтын кебек, ялтырап киткән нәфис бизәкләр, анафора, ялгау, цезураны һич көтмәгәндә бүлү, өзү, авазлар тәңгәллеге сокландыра, уйландыра, гаҗәпләндерә. Күзәтү, деталь, төсмер, төс, ис, фикер агышына, идеягә буйсына... Ш.Анак шигыренең көче, җегәре образлылыкта, тормыштан алынган детальләрдә...".

Әйе, болар инде Ш.Анакның шигъри сөйләме үзенчәлекләрен ачыкларга, бәяләргә омтылган күзәтү-фикерләр. Алардан без бу сыйфатларга шагыйрь ана телебез белән оста эш итеп кенә ирешә ала, дигән нәтиҗә ясый алабыз.

Ә инде икенче бер әдәбият белгече Илдус Ахунҗанов («Үзенчәлекле шигърият». Казан утлары, 1983, №11) Анакның шигъри сөйләменә турыдан-туры якын килә, бу сөйләмнең асылын аңлатырга омтылыш ясый: "... сәнгать дөньясы белән фән дөньясы арасындагы зур аерманы ныклап аңлап алгандыр Шамил Анак. Сәнгатьтә, әдәбияттә бит шундый уникаль үзенчәлек бар: анда тормыш бүлгәләнмичә, өлешләргә таркалмыйча өйрәнелә, шулай тере хәлендә сурәтләнә һәм карала. Фәнни фикерләү исә өлешләргә бүлүне, төгәл логиканы һәм абстракт уйлауны таләп итә. Ә җанлы тормыш һәм аны чагылдыручы әдәбият-сәнгать дөньясы законнарга гына сыеп бетәме соң?!! Юк, әлбәттә. Әдәбият теле, поэзия теле ул - киң колачлырак һәм тулырак! ... (Шамилчә), әдәбиятнең, сәнгатьнең максаты - икенче бер шартлы тормыш хасил итү, тудыру. Шигърият дип алганда исә, сүз ярдәмендә яши һәм ачыла торган шартлы дөнья тудыру...". Дикъкать итик: сүз ярдәмендә!

Илдус Ахунҗановның бу язмасында гомумән дә шигъри сөйләм нәзәриясенә нигез әсасы булырдай бер фикер бар: шагыйрьнең үзенчәлеген аңлар өчен, укучы үзе дә шуңа әзер булырга тиеш. «...Әлеге сәнгатьле һәм шартлы сүзләрдәге яшәүнең югары культуралы укучы күңеле белән очрашуы кирәк, нечкә һәм тирән бәйләнеше кирәк...

...Аның әсәрләренең тулы яшәеше хасил булсын өчен укучы күңеленең үзенең бай һәм тирән булуы, югары культуралы булуы гаять мөһим".

Шушындый җитди искәрмә белән без төп максатыбызга -Шамил Анакның шигъри сөйләм асылын ачыклауга күчик.

Аңлашылса кирәк, мондый темага фикер алышу өчен башта аның, кем әйтмешли, матди нигезе булу мотлактыр. Сөйләм барлыкка китерү өчен Шамил Анакның беренчел чыганагы - тел "байлыгы" нидән гыйбарәт соң?

Андый байлык туплансын өчен адәм баласыннан, иң әүвәл, тел тоемлавы дигән сәләт сорала, аннары - шул сәләт белән тупланган тел байлыгыңны эшкә җигү, ягъни сөйләм кору һәвәслеге. Шөкер, Шамил Анакка бу сәләт татар каны, ана сөте белән бирелгән. Саф татарча аралаша торган төбәктә - Башкортстанның Әлшәй районы, Габдрәхим авылында туып-үскән, татар мәктәбендә укыган, шушы төбәктән чыккан татар әдипләре Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Гайнан Әмири, Сәйфи Кудаш, Мирсәй Әмир әсәрләрен укып ләззәтләнгән Шамил әби-бабалары, әти-әниләре аралашып яшәгән, борын-борыннан төрле төрки халыклар сөйләшләре белән чигелеп, бай сүз келәме тәшкил иткән тел хәзинәсенә бик игътибарлы булган - күпме сүз, гыйбарә тупланган аның хәзинә сандыгында. Гомере буе ул шушы хәзинә мөмкинлекләрен, ана теленең халык рухын саклаган аһәңен, көч-куәтен аралашуда булсын, әдәби әсәрләр язуда булсын ничек тә мулрак файдаланырга омтыла.

Язмыш аңарга бу хәзинәне өстәгәннән-өсти бару мөмкинлеген дә бирә: ул Татарстан, аның иҗатчылары, тел белгечләре белән ныклап аралашып китә, Мәскәү уку йортларында төрки телле даирә, тел белгечләре белән аралашу җаен таба. Төрекнең атаклы шагыйре Назыйм Хикмәт белән танышып, аның әсәрләрен чын һөнәрмәндләрчә тәрҗемә итүгә керешеп китә. Гомумән дә, тәрҗемә эшчәнлеге аның тормыш тәҗрибәсен дә, телләрне өйрәнү кысаларын да киңәйтә - телләрне чагыштырып, ул ана теленең яңадан-яңа мөмкинлекләрен, бигрәк тә сурәт ясау сәләтен ачуга ирешә бара. Чех һәм башка телләрдә аралаша, Прага университетында, Мәскәү югары уку йортларында укыта - болар барысы да аңа сөйләмен баетырга мөмкинлек бирә.

Шушы урында шагыйрьнең тел хакында әйткән берничә канатлы сүзен китереп узу урынлы булыр:

Тел - халыкның җан сулышы.
Тел бар икән, яши икән - халык та бар, халык та яши.

* * *
Тел - аралашу, аңлашу чарасы гына түгел ул, тел - иң беренче нәүбәттә, халыкның рухи байлыгын, меңнәрчә еллык тәҗрибәсен җыйган бетмәс хәзинә.

* * *
Сүзләр - кодрәтле тел агачының мәңге яшел, мәңге яшь яфраклары.

* * *
Ватан, җир киткәндә дә, тел, кан кала.
Тел белән кан киткәндә, ватан, җир калса да, милләт китә.

* * *
Бөек дастаннар теле, бөек шагыйрьләр теле,моңлы җырлар теле, телләр арасында мәгърур тел, туган телем, синдә беренче кешелек сүземне әйттем һәм җирдән киткәндә соңгы хушлашу сүзләрен дә синдә әйтсәм иде!

Менә шагыйрьнең ана теленә карата фикере, кыйбласы, ышаныч-таянычы, өмете. Аны куллану үзенчәлекләрен менә шушы кыйбладан ачык күзалларга була.

Илдар НИЗАМОВ,
филология фәннәре докторы.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: