Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Сетово авылында татар мәдәнияте көннәре

Яңа концерт программасын, күргәзмәләр әзерләп Тубыл районының Лаемтамак авылы клубы каршында эшләүче “Дуслык” вокал ансамбле Сетово авылы клубында эшләп торучы “Ясмин”, “Мәхәббәт” вокал иҗат төркемнәре җырчылары, җирле шагыйрьләре белән очраштылар.

Тамашачылар игътибарына бай концерт программасы тәкъдим иткән үзешчән артистларны җыр сәнгатен яратучылар алкышлар белән җылы каршыладылар.

Таныш булган һәм яңа җырлар белән баетылган программа районда узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында оештырылды. Авыл клубларында да эш кайнап торганын мондый очрашуларда күрәсең. Сәхнәгә милли костюмнарда чыгып, җырлап-биеп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Якташларының күңелен күтәргән бәйрәм концерты турында Лаемтамак клубының мәдәни чаралар оештыручысы Вилдан Мәмәтгалиев: “Иҗади очрашуларда без аралашып, үзебезнең сәләтебезне күрсәтеп, коллегаларыбызның тырыш хезмәтләрен күреп, татар мәдәниятенең тарихын искә алып, аның байлыгына, үзенчәлегенә сокланып, үрнәк алып та кайтабыз. Сәхнә түреннән агылган моңлы, матур, таныш җырларыбыз белән безнең очрашу концерты йомгакланмады. Монда бай тарихлы милли костюмнар, милли ризыклар күргәзмәсе дә оештырылды, җирле шагыйрәбез Дилә Хәбибуллина белән очраштык”, – дип сөйләде.

Лаемтамакта “Ләйсән”, “Йолдыз” балалар ансамбле дә элек районыбызда узган концертларда, бәйгеләрдә катнашып матур чыгышлары белән танылдылар. Бу төркемнәрдә авылның җыр яратучы яшьләре, мәктәп укучылары катнашалар. Быел карантин булу сәбәпле, бу чарада алар яңа җырлар җырлап, сәхнәләштерелгән күренешләрен күрсәтә алмадылар. Һәр тамашачының, катнашучының күңелендә җылы хисләр калдырган матур чараны оештыручыларга, Сетово авылы клубы вокал ансамбльләре: ”Ясмин”, “Мәхәббәт”нең җитәкчеләре Наталья Ивахнога, моңлы җырчыларына, Лаемтамактан барган хөрмәтле Шаһинур апа Мәмәтгалиевага, Фәрзәнә апа Барсуковага, Лариса Мәмәтгалиевага, Зөлфия Юмадеевага, Диана Ибраһимовага рәхмәтләрен юллады Вилдан Биктимер улы.

Халкыбыз яраткан җырларын искә төшерүне, милли ашлар, сый-нигъмәтле чәй өстәле артында дәвам итте. Сетовода татар мәдәниятенә багышланган концерт күтәренке рухта, матур узды.

 

Римма Умитбаева

"Яңарыш"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев