Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Теле барның иле бар

Санкт-Петербургтан Светлана Җиһангирова: Без үзебезнең телебездән куркабыз, оялабыз

Санкт-Петербургның «Акчарлак» татар фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова Татар милли-мәдәни автономиясендә бер төркем Татарстан журналистлары белән очрашуда татар телен өйрәнү, телне көндәлек тормышта куллану һәм татар ансамбле оештырып җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Азнакайда туып үстем, 17 яшемдә Санкт-Петербургка килдем һәм 30 елдан артык биредә яшим. Техникум, институт бетердем, тормыш кордым. Бер улым, ике оныгым бар. Санкт-Петербург минем өчен икенче туган ягым. Күңелем белән мин һаман да Казан, Азнакай ягында, чөнки бөтен туганнарым шунда. Ел саен туган ягыма кайтып йөрим. Кире килгәндә сагынып калам, кайтканда сагынып кайтам.

Әнием 40 ел мәктәптә татар теле укытты. Без мәктәптә укыганда татар теле факультатив иде. Татар теле укытучысы бездән диктантлар яздырмады. Мине такта янына чыгара икән, шигырь укуымны, җыр җырлавымны сорый иде. Шуның белән дәрес үтеп китә иде. Өйдә генә татар телендә җөмләләр төзергә өйрәндек.

 

 

Татар телен өйрәнү, иң элек, өйдә әти-әнинең татарча сөйләшүеннән башлана. Укытучылар күпме өйрәтсә дә – анысы икенче мәсьәлә. Баланың саф татарча сөйләшүе әти-әнидән килә. Өйдә татар сөйләмен ишетеп үссәң, калганы үзеннән-үзе була. Җиде яшемдә әни миннән кайсы мәктәпкә укырга керергә теләвемне сорады. Рус мәктәбен сайладым. Шуңа карамастан, татар телен мин бик яхшы беләм: иркен аралаша алам, хатасыз яза беләм. Ике телне белү – осталык һәм өстенлек. Ул бик зур файда.

Мин мәктәптә укыган вакытта ук татар теле дәресләре бетә башлаган иде. Шулчак әни: «Татар теле әйләнеп кайта әле ул», - диде. Татар телен онытмаска, аны үстерергә, танытырга тырышабыз. Монда 30 ел буе мин татар теле дип, янып яшим. Дөрес, транспортта татарча кычкырып сөйләшергә оялабыз, сөйләшә алмыйбыз. Үзбәкләр кычкырып сөйләшергә оялмый. Ә без үзебезнең телебездән куркабыз, оялабыз.

Оялмас өчен, үзбезнең милләт белән горурланып яшәргә кирәк. Ул горурлыкны шулай ук балачактан татар мохите белән үстереп була.

 

 

20 ел элек Санкт-Петербургта татарча дискотекаларга йөрдек, биш ел «Ак калфак» дигән татар бию ансамбленә йөрдем – 40 яшемдә бии башладым. Ләкин ансамбль эшчәнлеген туктатты. Шулчак Милләтләр йортына татар милләтеннән берничә кешедән торган коллективның чыгыш ясавы кирәк булды. 2018 елда «Акчарлак» дигән фольклор ансамблен оештырып җибәрергә булдым.

Эш кеше санында түгел. Коллективны оештыргансың икән, аны саклый да белергә кирәк. Кешеләр килеп-китеп йөрмәсен өчен, аларны ышандыра, кызыксындыра белү, җәлеп итә белү зарур. Сер түгел, кешене туплау – катлаулы эш. Акчарлак – Санкт-Петербургта еш очып йөри торган кош. Шуңа күрә дә без ул исемне алдык. Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев ярдәмендә, Татарстанга хатлар язып, безгә матур костюмнарны тектереп бирделәр.

Ике тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруында катнаштык, безне дәүләт телеканалыннан күрсәттеләр. «Өй артында шомыртым» дигән спектакль куйдык. «Тегене, моны бирегез» дип, соранып йөрмәдек. Ансамбльне оештырганда да үз көчем белән костюмнар тектем, акча чыгымнарын үзем түләдем. Ялынып, сорап йөрү канга сеңмәгән. Куркып кына башлаган эш иде ул. Аннан соң, коллективта чигә, тегә торган кул осталары булуы ачыкланды. Спектакльне әзерләгәндә кем нәрсә булдыра алды, шуны алып килде. Коллективның бердәм булуыннан бөтен эш уңышлы барды һәм әле дә бара.

Хәзерге җырларны телевизордан гел яңгыратып торалар, бөтенесе бер төрле. Аны бүген тыңласаң, иртәгә онытасың. Ә халык – әти-әниләр җырлап үскән борынгы җырларга тансыклаган. Без һәрчак тере тавышка җырлыйбыз. Профессионаллар түгелбез, мәдәният өлкәсендә барыбыз да һәвәскәр: җырлыйбыз, биибез, уен коралында уйныйбыз, спектакль дә күрсәтәбез. Балаларны да катнаштырабыз. Концертны куйганда син үзең өчен түгел, халык өчен эшләргә тиеш.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев