Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган китапларның уникаль экспозициясе әзерләнгән.
Россия Милли китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә «Күк капкасы» дигән яңа нәфис фильм күрсәттеләр. Фильмны режиссер Фәрит Дәүләтшин Рабит Батулла сценарие буенча төшергән.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чарада шагыйрьләр, Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр, «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге вәкилләре, китапханәчеләр катнашкан.
Чарада 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган һәм китапханә фондларында булган Габдулла Тукай китапларының уникаль экспозициясе куелган. Шунысы игътибарга лаек, китап текстлары гарәп графикасында, латиницада һәм кириллицада язылган.
Күргәзмәдә Фәйзрахман Әминовның Г.Тукайның «Сак-Сок» әсәренә графика иллюстрацияләре тәкъдим ителә. Кичәдә рәссамның улы Фәйзулла Әминов чыгыш ясый. Ул әтисенең бу график иллюстрацияләрне эшләү мизгелләре, иҗаты турында сөйләде, диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 06:10Вахит Имамов: Сталин мирасы1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән48504
-
2 март 2021 - 12:55Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.3400
-
2 март 2021 - 12:46Былтыр Татарстанда законсыз юл белән җир үзләштерелгән районнар билгеле Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.1800
-
2 март 2021 - 12:35Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.7201
-
2 март 2021 - 12:31Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә Гастрольләр 15, 16 март көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була.7700
-
2 март 2021 - 06:00Татар сүзен олылаган Каран Күренекле табиб, әдәби һәм гыйльми китаплар авторы, милләттәшебез Әхмәд Ләбиб Каран үткән гасыр башында ук "татар" атамасы өчен төрлечә көрәшә9802
-
1 март 2021 - 10:25Теле барның-киләчәккә юлы бар “Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре” секциясендә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Владимир Зорин:”Халыкларны берләштерүдә телләрнең дә роле зур, чөнки, Россия элек-электән иң зур күпмилләтле дәүләтләрнең берсе”, - диде.6800
-
1 март 2021 - 10:20"Сиңа дәшәм кабат, Каюм баба...": Каюм Насыйриның туган авылында якташларын зурладылар Яшел Үзән районындагы бу кечкенә авылны белмәгән кеше юктыр, чөнки биредә татарның зур галиме, бөек мәгърифәтче, барлык фәннәр буенча фәнни эшләр , авыллар тарихын язып калдырган - аның археологик эзләнүләрен, хезмәтләрен саный башласам бик озынга китә - Каюм Насыйри туган.6601
-
1 март 2021 - 10:06Яшел Үзән районында Каюм Насыйри исемендәге китапханә-музей ачылды 2017 елда Кече Шырданда мәгърифәтче акчасына XX гасыр башында төзелгән мәчетне реставрацияләү тәмамланды.7001
-
1 март 2021 - 10:01Камал театрында музыка бүлеге мөдире Фуат Әбүбәкеровны Данияр Соколов алыштырачак Фуат Әбүбәкеров театр штатында киңәшче вазифасында кала.12000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32800
-
1 март 2021 - 06:00Кояшлы проектлар Киртәсез социаль мохит тудыру максатын күздә тоткан бу проектыбыз Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә беренче тапкыр оештырылган проект булып чыкты5501
-
28 февраль 2021 - 06:00Пар аккошлар кебек... Зәйтүнә Насретдинованың тормышын өйрәнүчеләр артык тирәнгә кермичә, Уфада туган, дип кенә язган.15301
-
27 февраль 2021 - 06:30ТӘҮГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТЕНӘ 2230 ЕЛ Паркерның китаплары безнең дәвергә чаклы булган вакыйгаларны үз эченә алган, Ижболдинның китабында Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары һәм урыс патшаларының татар чыгышлы булганнары турында язылган. Фән дөньясы шушы китаплар тирәсендә кайнарга тиеш иде кебек. Тукай әйтмешли, татар халкы үлгәнме, әллә йоклаганмы!13002
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.32700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика