Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Санкт-Петербургта Татар милли-мәдәни мохтарияте өчен шәһәр үзәгендә бина бүлеп бирелгән

2020нче елда Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан Татар милли-мәдәни автономиясе өчен шәһәр үзәгендә бина бүлеп бирелгән.

Үз чиратында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әлеге бинаны реставрацияләү һәм ремонт эшләрен башкаруда ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кылды.  Ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркаев белән бергә бинаны карап чыктылар, бинаны ремонтлау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Шулай ук, В.Г.Шәйхразыев төзүчеләр белән киңәшмә үткәрде.

Ремонт эшләре тиздән башланачак дип көтелә. Татар милли-мәдәни үзәге шәһәрнең  барлык татарлары өчен Санкт-Петербургның Хөкүмәте тарафыннан Яңа елга яхшы бүләк булачак.

 

 

Әлеге үзәктә эшчәнлек төрле юнәлешләрдә оештырылачак: белем бирү, җыр сәнгате, хореография, музей-этнография, китапханә һ.б. Татар мәдәни үзәге әлеге төбәк татарларын үзенә җәлеп итәр дип көтелә.

Санкт-Петербургның һәм татар халкының тарихы төньяк башкалага нигез салынуга бәйле. Һәм бүгенге көндә татарлар шәһәрдә 20 татар милли-мәдәни оешмасы эшли.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге һәм регионның иҗтимагый оешмалары тарафыннан күп кенә мөһим чаралар үткәрелә. «Тукай укулары» һәм «туган тел көннәре», «Җәлил укулары», Гатаула Баязитовны искә алу көне һәм татар мәдәнияте көннәре традициягә әверелде. «Татар кунакханәсе» проекты 2013 елда оештырылды һәм ай саен лекцияләр, әдәби конкурслар, мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, иҗади мастер-класслар рәвешендә үткәрелә.

Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар аеруча зурлап  үткәрелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге быел гына да Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 70тән артык чара үткәргән.

 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев