Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Санкт-Петербург татары Иван Колокольцов: Җанисәптәге саннар дөреслеккә туры килеп бетми

«Телебезне онытсак, татар дигән халык та югала», - диде татар активисты.

Санкт-Петербургта «Мирас» милли-мәдәни үзәген оештыруда катнашкан Иван Колокольцов фикеренчә, халык санын алу буенча статистика дөреслеккә туры килеп бетми.

«Мин үзем җанисәптә катнаштым, татар булып язылдым. 20 мең генә түгел, күпкә күбрәк без. Сабантуйга гына да йөз меңләп кеше җыела. Минемчә, бу үзаңнан тора. Ул мәсьәләне булдыра алганча хәл итәргә тырышабыз. Татар теле татарларның нигезен тәшкил итә. Телебезне онытсак, татар дигән халык та югала», - диде ул бер төркем Татарстан журналистлары белән очрашуда.

 

 

Иван Якутскида туган, 1999 елда Санкт-Петербургка күченгән. «Туганнарым – татарлар, бер өлеше монда, бер өлеше Казахстанда яши. Әнием дә тумышы белән Казахстаннан. Үземне татар дип саныйм. Әнием ягыннан татар булсам да, татар телен белмим. Әнием татар телен белмәгәнгә күрә, мине өйрәтә алмады. Үзаңым уянгач, татар телен өйрәнергә кирәк, дигән карарга килдем», - дип сөйләде ул.

«Дөресен әйткәндә, татар телен өйрәнү авыр бирелә. Эш, тормыш, гаилә дә бар бит әле. Телне өйрәним дисәң, даимилек кирәк. Телне камилләштерергә теләсәң, аны гамәлдә дә кулланырга кирәк. Санкт-Петербургта татарча мәдәни мохит җитеп бетми: татарча спектакльләр, фильмнар һ.б. күбрәк булсын иде», - дигән теләген җиткерде Иван Колокольцов.

  • Искәртеп үтик, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары Санкт-Петербургта яшәүче татарлар белән очрашты. Журналистлардан – «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәгариф» журналы мөхәррире Сөмбел Таишева, «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев катнашты.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев