Мәдәни җомга

Самара татарлары авылның төп байлыгы — хезмәт сөючән кешеләрдә дип саный

Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Бәхрәмия Латыйпова, аның кызлары һәм кияүләре эшмәкрлек белән шөгыльләнә, терлекләр үстерә.

«Бердәмлек» газетасы журналисты Фәния Кәримова Самара өлкәсенең Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Бәхрәмия Латыйпованың гаиләсе белән таныштыра.

Авыл халкына хезмәт сөючәнлек, бердәмлек, үҗәтлек хас. Аның үз бәйрәмнәре, күркәм сыйфатлары, гореф-гадәтләре бар. Авыл хуҗалыгы фидакарь хезмәткәрләре, укытучы-табиблары, социаль хезмәткәрләре белән көчле. Анда туганнарының һәм тирә- яктагы күршеләренең кайгы-хәсрәтенә битараф булмаган тырыш, уңган һәм булган шәхесләр яши.

Чая хатын Бәхрәмия

Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Бәхрәмия Зәйнетдин кызы Латыйпова, аның кызлары һәм кияүләре белән танышкач, авылның чын йөзен менә шундый уңган һәм эчкерсез кешеләр билгеләвенә тагын бер кат инандым.

Чәчәкләргә күмелгән чиста һәм пөхтә йортны, зур итеп эшләнгән каралты-кураларны, колхоз кыры хәтле бакчаны күргәч, бу хуҗалыктагы эшне кемнәр эшләп бетерә икән, дип аптырыйсың. Ә Бәхрәмия апа белән аралаша башлагач, бу гаилә башында шушы тынгы белмәс ханым торуын күрәсең.

Ул алты балалы гаиләдә туып-үскәнлектән, хезмәткә яшьли өйрәнә. Ә Мидхәт исемле авыл егете белән гаилә корып җибәргәч, тормыш йөгенә бергәләп җигеләләр.

Тормыш су кебек ага, дип юкка гына әйтмиләр. Кай арада кызлары Дания, Наилә, Алсу буйга үсеп җиткәннәр дә, бер-бер артлы тормышка чыгып, гаиләләрен корганнар. Ә Бәхрәмия һаман башын да күтәрми колхоз фермасында да эшли, тегүче һөнәрен дә үзләштерә. Ә лаеклы ялга чыккач, оныкларын да карарга булыша. Җитлеккән җимешләренең шатлыкларына куанып яшәр вакыт җиткәч, пар канаты сына. Ләкин Аллаһы Тәгаләдән узып булмый, тормышны дәвам итәргә кирәк. Бәхрәмия тормыш дилбегәсен үз кулына алып, тешен кысып, юанычны эштән таба. Балаларына булыша, шушы бакчаларны карый, биш оныгын, ике оныкчыгын яратып, барысын да үз тирәсенә җыеп торучы йорт анасы ул. 

 

 

Равил һәм Алсу Сафиуллиннар

Гали авылында Бәхрәмиянең балалары — энергияләре ташып, идеяләре туып һәм тормышка ашырылып торган кызлары белән дә танышырга да насыйп булды миңа. Алсу белән Равил Сафиуллиннар гаиләсе, авыл уртасында буш торган бер бинаны арендага алып, кибет ачып җибәргәннәр. Кибеттә сыйфатсыз азык-төлек сатмыйлар икән, тик үзләре җитештергән продукция генә. Кибет ит ризыкларына бигрәк тә бай: колбаса-тутырмалар, ысланган ит, балык, пилмән, мантый кебек полуфабрикатлар, катык, сөт, эремчек белән холодильник тулып тора. Шунда ук Сафиуллиннарның теплицасында үскән помидор-кыярлар, болгар борычы, кәбестә-кишер сатыла. Ягъни җаның ни тели, шул бар.

Сугым малларын да Алсу белән Равил үзләре симертәләр. Каралты-кураларында атлар һәм үгезләр, кош-корт үрчи. Әйткәнемчә, бакчаның да чәчелми калган җире юк: бәрәңге, суган, кишер, кабак, кәбестә, хәтта карбыз белән кавыннары да бар. Печәнне дә үзләре чәчеп үстерәләр. Ел әйләнәсендә бер әйбер дә әрәм-шәрәм ителми, барысын да маллар ашап бетереп бара.

Иртә яздан теплицада эшләргә күпме көч-дәрман кирәк бит! Сафиуллиннарның буйга җиткән уллары Рафаэль белән Расих та эшкә җигелгәннәр. Әлбәттә, кибеттә дә ышанычлы сатучы кирәк — моңа Равилнең апасы, мөлаем йөзле Рузалия ханым Саниева алынган. Кибетләренә дә сугылып, барысы белән дә якыннан танышып, чәйләр эчеп, бетмәс-төкәнмәс планнарының тормышка ашуын теләп, дога кылдым. 

 

 

Наилә һәм Рәфыйк Кыяметдиновлар

Бәхрәмия апаның олы кызы Дания гаиләсе белән Богырысланда яши. Ә уртанчы кызы Наилә белән кияве Рәфыйк Кыяметдиновлар туган авылларында эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Алар да, элеккеге РайПО бинасын арендага алып, кибет ачып җибәргәннәр. Зур бинаның бер ягында Рәфыйк әфәнде — хуҗалык кирәк-яраклары, ә икенче ягында Наилә камыр ризыклары һәм полуфабрикатлар сата. Монда да пилмән-мантыйлар, бавырсак, өчпочмак, төрле эчлек салып эшләнгән җимеш бәлешләрен, башка төр ризыкларны санап бетерерлек түгел.

Наилә ханым авылдашларына аш табыннары уздырырга да булыша. Заказ буенча ни кирәк, шуны әзерләп, пешереп бирә икән. Профессиональ дәрәҗәдәге оста пешергән ризыкның сыйфаты да, тәме дә башка инде аның, ашап туймаслык! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ризыкларның барысы да хәләл. Курыкмыйча, шикләнмичә, кинәнеп ашый аласың!

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булуын, тату яшәвен билгеләү өчен аның каралты-кураларына күз салу да җитә. Бер очыннан икенче очы күренми торган теплица, йорт тулы тавык-чебеш дигәндәй. Кыяметдиновларның бакчасына керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Бу гаилә бар яктан да уңган. Балалар да эшкә өйрәнгән. Олысы Ләйсән үзе дә тормышлы инде, бәби үстерә икән, ә кече кызлары Әлфия мәктәп укучысы гына әле. Авыл җирендә үз көчеңә генә таянырга була. Шуңа күрә барысында да мал-туар, бакча. Тырыш кеше барын да булдыра.

Менә бу зур гаилә көнкүреше, тырышлыгы һәм энергиясе миндә соклану тудырды. Башкалар да алардан үрнәк алсалар, тормышыбыз гөлгә күмелер иде. Тылың нык, хәләл җефетең акыллы, сабыр булмаса, әллә ни зур уңышлыкларга ирешеп булмый шул. Сафиуллиннар да, Кыяметдиновлар да бер-берсенә — терәк, балаларына — үрнәк, оныкларына — кадерле дәү әти белән әни, күрше-күләнгә, туганнарга, дусларга, авылдашларына хөрмәт, казанган киң күңелле кешеләр.

 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: