Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: ТӘРҖЕМӘ ҺӘМ СӨЙЛӘМ КУЛЬТУРАСЫ

Бүгенге көндә сөйләмебездә, матбугат материалларында, телевидение һәм радио тапшыруларында, фәнни әдәбияттә, эш кәгазьләрендә ана телебездәге дөрес сөйләм нормаларының шактый еш бозылуы, нигездә, безнең татар-урыс шартларында яшәвебез белән бәйле. Без, Русия дәүләтендә яшәүче татарлар, кечкенәдән үк, үзебезнең туган телебез белән беррәттән, урыс теленнән дә файдаланырга дучар ителгән: урыс халкы күпчелекне тәшкил...

Шушы вәзгыятьтә татар кешесенә, туган телендә теге яки бу фикерне, мәгълүматны бәян иткәндә, тиешле төшенчәне белдергәндә, күп очракта урыс теленнән тәрҗемәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә, чөнки һәртөрле мәгълүмат, фән-техника, сәясәт, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар бездә башта, кагыйдә буларак, урыс телендә ирештерелә. Һәм урыслардан башка халыклар, шул исәптән татарлар да, кирәкле информацияне урыс теленнән тәрҗемә итеп ала. Хәер, монда бу халыкларның башка илләр белән турыдан-туры шактый нык багланышлары барлыгын да истән чыгарырга ярамый. Ләкин классик бәйләнеш - урыс теле белән башка телләр бәйләнеше - әлегә хәлиткеч роль уйный.

Димәк, хәзерге шартларда безнең телебез даими рәвештә урыс теле белән элемтәдә тора, һәм татар телле кешегә, урыс телен дә белеп, ул телдә дә эш итәргә, шуның өстенә, бу ике телне берсеннән икенчесенә тәрҗемә итеп тә кулланырга туры килә.

Сөйләмебездәге - телдән сөйләмебездә дә, язма сөйләмебездә дә - тел хаталарын анализлаганда, шул нәрсә ачыклана: аларның күбесе, беренчедән, туган телебезне дә, урыс телен дә җиренә җиткереп, ягъни камил белмәүдән һәм, икенчедән, аларның берсеннән икенчесенә дөрес тәрҗемә итә алмаудан килеп чыга.

Тәрҗемә процессында төп мәсьәлә шуннан гыйбарәт: бездә ике тел белән эш итүчеләрнең һәркайсы, ике телне дә ярыйсы гына белгәнлектән, тәрҗемә итә беләм, дип инанган хәлдә, бу эшкә кыю алына һәм, гадәттә, теләсә нинди материалны тәрҗемә итеп тә чыга. Моны һәвәскәрләр тәрҗемәсе дип атарга булыр иде. Болай тәрҗемә иткәндә оригинал телендә бәян ителгән эчтәлек тәрҗемә телендә бирелә, һәм ул шактый тулы һәм төгәл дә белдерелергә мөмкин. Ләкин мондый тәрҗемәләрнең теле һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә камил, әдәби яктан дөрес була, дип әйтү чынбарлыкка туры килеп бетмәс иде.

Татар теле бүген күпсанлы мәгълүмат чаралары материалларын, рәсми документларны, эш кәгазьләрен, фәнни-техник хезмәтләрне махсус филологик белеме булмаган һәм ике телне дә камил белмәгән кешеләр тәрҗемә итү аркасында нык бозыла.

Тәрҗемә итүнең зур практикага нигезләнгән мәгълүм принциплары, алымнары һәм ысуллары, теориясе, фәне бар. Аларны белми торып, югары сыйфатлы тәрҗемәгә ирешү мөмкин түгел: һәвәскәр башкарган тәрҗемә оригиналның мәгънәсен дә бозарга, тәрҗемә теленең дөреслегенә, табигыйлыгына зыян да китерергә мөмкин.

Тәрҗемә эшенә куела торган төп ике таләп - оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен мөмкин булганча төгәл, тулы итеп бирү һәм тәрҗемә теленең дөреслеген саклау. Бу таләпләрнең икесен дә үтәү җиңел эш түгел, ләкин бик тырышканда мөмкин. Әмма урысчадан татарчага тәрҗемәләрдә барыннан да бигрәк туган телебез бозыла. Хәер, оригиналның мәгънәсенә зыян китерү хәлләре дә сирәк түгел.

Тәрҗемә иткәндә туган тел нормалары, дөрес әйтелеше, кулланылышы бозылу күбесенчә оригиналның сүзләрен хәрефкә-хәреф (букваль), уйлап тормыйча гына, әйләндереп кую юлы белән генә тәрҗемә итү аркасында килеп чыга.

Болай хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү нидән гыбарәт соң?

Барлык телләрдә дә сүзләрнең күбесе күп мәгънәле. Шунлыктан ике яки берничә телдәге сүзләр арасында чагыштырмача даими тәңгәллекләрне бары тик аларның төп мәгънәләренә нигезләнеп кенә билгеләп була. Гомумән алганда, тәрҗемә процессында бер телдәге теге яки бу сүзгә тәңгәллекне һәр конкрет очракта контекстка (сүз сөрешенә) карап кына табарга мөмкин, чөнки бер үк сүз төрле текстта (сөйләмдә) төрле мәгънә белдерә, һәм ул мәгънәләр икенче телдә төрле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, урыс телендәге горячий сүзенең мәгънәләренә татар телендә берничә сүз туры килә: горячий чай - кайнар чәй, горячий человек - кызу (канлы) кеше, горячее желание -көчле теләк, горячий день - мәшәкатьле көн. Көчле сүзенең мәгънәләре исә урыс телендә, урынына карап, сильный, мощный, могучий, крепкий, бурный, тяжкий һ.б. сүзләр белән тәгъбир ителә.

Тәрҗемә иткәндә кайчакта оргинал сүзләренә ике тел сүзлекләрендә теркәлмәгән, бөтенләй көтелмәгән тәңгәллекләр табып куярга туры килә. Әйтик, урысча-татарча сүзлектә богатый сүзенең төп ике тәңгәллеге бирелгән: бай, мул. Ә менә богатое платье дигән сүзтезмәнең мәгънәсен татарча биргәндә, богатое сүзе затлы дип тәрҗемә ителә: затлы күлмәк. Шулай ук сүзлектә робкий сүзенең урысча тәңгәллекләре итеп кыюсыз, юаш, куркак сүзләре теркәлгән. Робкий свет месяца тәрҗемәсендә исә робкийның тәңгәллеге тонык булып чыга: тонык ай яктысы. Болезнь повторяется әйтелмәсендә повторяться сүзлектәгечә кабатлана түгел, яңара: авыру яңара. Менә тагын бер генә гыйбрәтле мисал: Я юнкер, а теперь представлен - Юнкер мин, тиздән офицер итәчәкләр (Л.Толстой) (представлен - офицер итәчәкләр). Мондый контекстуаль тәңгәллекләр тәрҗемә эшендә адым саен очрап тора.

Димәк, тәрҗемә иткәндә катгый кагыйдәләрнең берсе шул: оригинал телендәге аерым бер сүзнең тәрҗемә телендә тексттан (сөйләмнән) аерым тәңгәллеге турында сүз дә була алмый: бер телдәге теге яки бу сүзгә дөрес тәңгәллекне контекстта гына (сөйләмдә генә) табып куярга мөмкин.

Әмма урысчадан татарчага тәрҗемәләрдәге төп бәла шунда: тәрҗемәдә оригинал сүзенә тәңгәллек еш кына ул сүзнең тәрҗемә телендә иң күп таралганнары, зиһенгә беренче килгәннәре арасыннан гына алып, аның контексттагы конкрет мәгънәсен исәпкә алмыйча гына билгеләп куела.

Менә шуңа күрә дә бүгенге көндә безнең матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында, кайбер китапларда татар сүзләре белән урысча язу күренешләре тулып ята: тере тавышка җырлау (тере тавыш - живой голосның уңышсыз калькасы: чын татарча тере тавыш дип әйтеп булмый -үзе җырлый, турыдан-туры үзе җырлый кебегрәк итеп әйтергә кирәк); руль артына утырып килде (рульнең артына утырмыйлар, алдына утыралар: машинаны үзе йөртә, машина белән үзе идарә итә кебегрәк итеп саф татарча әйтергә мөмкин һәм кирәк тә); эре заводлар, эре җитәкчеләр (дөресе - зур заводлар, зур җитәкчеләр), ...яңгыраган фикерләр (белдерелгән фикерләр), Мәскәү астындагы сугышлар (Мәскәү янындагы (тирәсендәге) сугышлар), пианино артында утыру (пианино алдында утыру), станок артында эшләү (станокта эшләү).

Тәрҗемә итүнең ысулларын, методларын белмәгән һәвәскәр тәрҗемәче, гадәттә, оригинал сүзенең һәрберсе аерым сүз белән тәрҗемә ителә, ягъни тәрҗемә ителә торган телнең һәр сүзенә тәрҗемә теленең аерым бер сүзе туры килә дигән ялгыш принцип белән эш итә. Һәм шушылай эшләү аркасында телебездә әллә никадәр бәла-казалар килеп чыга.

Тәрҗемә практикасында күбесенчә оригиналның һәр сүзен аерым бер сүз белән генә тәрҗемә итү мөмкин булмый: ул ике сүз белән дә, берничә сүз белән дә тәрҗемә ителергә мөмкин. Һәм оригинал теленең кайсыдыр бер сүзе аерым гына алганда тәрҗемәдә бирелмәскә дә мөмкин. Принцип: тәрҗемәдә оригиналдагы һәр сүзнең мәгънәсен аерым-аерым бирү шарт түгел, бәлки, сүзтезмә, ә кайчакта берничә җөмлә бергә белдергән фикерне, мәгънәне бирү.

Берничә мисал китерик. Урыс телендәге живые цветы әйтелмәсен сүзгә-сүз тәрҗемә итү аркасында телебездә кайчак тере чәчәкләр әйләнмәсе очрый. Монда живой сүзен татарча бирүнең бөтенләй кирәге юк: чәчәкләр генә дияргә кирәк, чөнки татарча тере чәчәкләр дип әйтү дөрес түгел.

Шулай ук живые деньги сүзтезмәсен механик рәвештә (букваль) тәрҗемә итеп, телебезгә тере акчалар тәгъбирен керттеләр. Бу да тупас хата: монда тере сүзенең кирәге юк. Хезмәт хакын акчалата яки әйбер белән түләү тәртибе бар, һәм моны туган телдә кулланырга кирәк тә.

Доярка сүзен татарча аерым бер сүз белән белдерү өчен, бервакыт бер журналист савымчы сүзен уйлап чыгарган иде. Аның бу гамәле уңышлы булды дип әйтмәс идем мин, чөнки ул татар телендәге сүз ясалышы тәртибенә туры килми: безнең телдә гомер-гомергә кулланылып килгән сыер савучы сүзе бар.

«Халык үз бөеген зурлады» (гәзиттән). Бу да урыс теленең аерым бер сүзен бер сүз белән генә тәрҗемә итү галәмәте. Бөеген зурлау татарча түгел. Халык үзенең бөек кешесен (бөек шагыйрен, бөек шәхесен һ.б.) зурлады кирәк.

Соңгы вакытта русскоязычная школаны урыс телле мәктәп, русскоязычные ученикины урыс телле укучылар дип язу һәм сөйләү гадәткә кереп бара. Бу да русскоязычныйны сүзгә-сүз тәрҗемә итү галәмәте. Болай әйтү һич тә татарча түгел: урыс телле дип әйтеп булмый, урыс телендә укыта торган мәктәп яки урыс мәктәбе, урысча укучылар яки урыс мәктәбендә укучылар дияргә кирәк.

Урысчадан татарчага тәрҗемә материалларында, тәрҗемәчеләрнең оригиналның эчтәлеген аңлап җиткермәүләре аркасында, шактый тупас мәгънә хаталары да китә. Соңгы елларда Казанда үткәрелгән «Сотворение мира» фестивален кайбер гәзитләр «Тынычлык яратылышы» фестивале дип язып чыкты. Беренчедән, чын татарча тынычлык яратылу дип әйтеп булмый. Икенчедән, чынлыкта «Сотворение мира» христиан динендәге дөнья яратылышы төшенчәсе белән бәйле әйтелмә.

Раскулачивать сүзен республикабызның бер гәзите кулаклаштыру дип тәрҗемә итте (Кулаклаштырылган һәм ... Себергә сөрелгән). Кулак дип игълан ителеп ... Себергә сөрелгән рәвешендәрәк әйтергә кирәктер.

«Тәрәзәләр тонировкалы, кузов броньланган» (гәзиттән). Һич кенә дә броньланган түгел, «броня белән капланган яки тышланган» булырга тиеш. Бронь белән броняны бутау егетлек түгел, әлбәттә.

«Победа»да буаз сыерлар өчен тудыру бүлеге яхшылап ремонтланган» (гәзиттән). Тәрҗемәче родильное отделениене шулай механик рәвештә тудыру бүлеге дип тәрҗемә иткән. Ләкин монда сүз бала табу турында түгел, бәлки, сыерларның бозаулавы турында бара. Шулай булгач, сыер бозаулау бүлеге яки бозаулату бүлеге дип алырга кирәк иде.

Бездәге тәрҗемә практикасында мондый кызык һәм кызганыч хәлләр меңләп исәпләнә.

Хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү күп очракта татар телендәге сүзләрнең сөйләмдә үзара табигый мәгънәви бәйләнешкә керү нормаларын һәм сүзтезмә (әйтелмә) компонентларын бәйләү чараларын бозуга китерә.

Бүгенге мәгълүмат чаралары телендә вести сүзен һәр очракта да алып бару, развитие, рост сүзләрен үсү дип, жизньны тормыш, глубокийны тирән, предупредитьны кисәтү, встретитьны каршылау, лететьны очу һ.б. дип тәрҗемә итү нәтиҗәсендә меңләгән татарча табигый булмаган әйтелмәләр кулланыла: бәяләр үсә (дөресе - бәяләр арта); хәл үсә (чын татарча - хәл катлаулана, кискенләшә), тирән ихтирам (зур ихтирам кирәк); тирән кайгы (зур, олы, кара кайгы); имгәнүләрне кисәтү (кешене генә кисәтергә мөмкин, ә авыруны, имгәнүне һәм башка шундый нәрсәләрне булдырмау, булдырмый калу, зыянлы, куркыныч нәрсәләрдән тиешле чаралар күреп саклану булырга тиеш); чыгышны (концертны) җылы каршыладылар (дөресе чыгышны (концертны һ.б.) яратып карадылар (тыңладылар),

Президент Мәскәүгә очты (кеше оча алмый: Мәскәүгә (самолет белән) китте кирәк), табиб баламның тормышын саклап калды (татарча - ... гомерен саклап калды) һ.б.

Урысча әйтелмәләрдәге сүзләрне бәйләү чараларын букваль тәрҗемә итү аркасында барлыкка килгән гайре табигый тәгъбирләргә мисаллар: Татарстан халыклары телләрен үстерү буенча бүлек (по буенча тәңгәллегеннән) (саф татарча - ... телләрен үстерү бүлеге), каникулларны лекцияләр артында уздыру (за - арт) (татарча - каникулны лекция тыңлап уздыру); ремонт белән соңга калу (с - белән) (дөресе - ремонтны соңга калдыру); Татарстандагы хәлләр турында матбугаттагы хәбәрләр аша җентекләп күзәтеп барам (о - турында) (Татарстандагы хәлләрне ... күзәтеп барам кирәк); Минем әнием теләсә нинди көй астында йоклап китә ала (под - аст) (татарча - көйгә йоклау); эшнең үтәлешен контроль астында тотарга кирәк (аст - под) (дөресе - контрольдә тоту); диплом өстендә эшләү (өст - над) (диплом язу булырга тиеш) һ.б.

Урысчадан татарчага тәрҗемә иткәндә оригинал телендәге грамматик формаларның вазифаларын тәрҗемә телендәге аларга охшашлы вазифалар башкара торган грамматик формалар ярдәмендә белдерү аркасында да җитди ялгышлар китә. Шундыйларның аеруча киң таралганнары татар теленең үткән заман хикәя фигыльләренә һәм сыйфат фигыльләренә карый.

Урыс телендә үткән заман хикәя фигыльләренең бары бер генә формасы бар (сделал, пришел, понес). Татар телендә исә мондый фигыльләр күп формалы (барды, барган, бара иде, барган иде, барган булган, бара торган иде, бара торган була, бара торган булган һәм башкалар). Тәрҗемәчеләр, ике телдәге вазифалары белән якын бу формаларның нисбәтен белмичә яки моңа игътибар итмичә, урыс телендәге бер төрле генә форма тәэсирендә татар телендә күбесенчә -ды-де (-ты-те) кушымчалы билгеле үткән заман формасындагы фигыльләрне генә куллана. Нәтиҗәдә телебездәге бай фигыль формаларының мәгънә төсмерләре тулы бирелми һәм телебез һәр очракта да бер генә форма куллану аркасында күпмедер дәрәҗәдә фәкыйрьләндерелә. -ды-де, -ты-те кушымчалы фигыльләр, кагыйдә буларак, сөйләүче (язучы) үткәндә булган эш-хәлне үзе күргәндә генә кулланыла, процесс турында, үзе күрмичә, башка чыганакларга таянып кына (кешедән, радио-телевидениедән ишетеп, укып хәбәр иткәндә -ган-гән (-кан-кән) кушымчалы яки башка формалы фигыльләр кулланылырга тиеш. Әмма тәрҗемә практикасында (кайчак оригинал текстларда да) бу кагыйдә еш кына үтәлми.

-учы-үче кушымчалы сыйфат фигыль формаларын куллануга кагылышлы хаталар күп очрый. Моның сәбәпләренең берсе - үзара тәңгәллекләр булып саналган -ущ/-ющ, -ащ/-ящ суффикслы причастиеләр белән -учы/-үче кушымчалы сыйфат фигыльләрнең һәр очракта да бертөрле кулланылмавында. Хикмәт шунда: урыс телендә причастие төрләре үзләре ачыклап килгән сүзләрнең зат исеме яки предмет исеме булуларына карата битараф, ягъни моңа карап үзгәрмиләр. Татар теленең хәзерге заман сыйфат фигыльләре исә, ачыкланып килгән сүзнең җансыз әйбер исеме яки зат исеме булуына карап, төрле формаларда кулланыла. Хәл фигыль белән торган ярдәмче сүзеннән ясалган (эшли торган) аналитик формалы хәзерге заман сыйфат фигыль зат исемнәрен дә, предмет исемнәрен дә ачыклап килә алса (яза торган кеше, яза торган машина), -учы/-үче кушымчалы сыйфат фигыльләр, гадәттә, зат исемнәренә карата кулланыла. Аны предмет исемнәре белән бәйләнешкә кертү татар теле нормалары буенча дөрес түгел: череп ятучы такта диюгә караганда череп ята торган яки череп яткан такта дип әйтү кулайрак; безнең авылга йөрүче машина түгел, безнең авылга йөри торган машина. Тәрҗемәчеләрнең кайберләре телебезнең бу үзенчәлеген онытып җибәрә, һәм нәтиҗәдә өйрәнүче төшенчәләр, хезмәт итүче идеяләр, ерак торучы шәһәр, сакланучы документ, канга бирүче эчке секреция бизләре кебек тәгъбирләр барлыкка килә. Алардагы -учы/-үче кушымчалы сыйфат фигыльләрне -а/-ә + торган формасында куллану дөресрәк булыр иде.

Елга бер килүче ял (килә торган ял булырга тиеш). Волгоград урамы буенча үтүче җылылык үткәргечтә ике тишек-тошык табылган (дөресе - үтә торган җылылык үткәргечтә). Аллоплант - кеше тәне күзәнәкләреннән ясалучы биоматериал (дөресе - күзәнәкләреннән ясала торган биоматериал).

Икенче интерференция хатасы -ган/-гән, -кан/-кән кушымчасы белән ясалган үткән заман фигыль формаларының төрле функцияләр башкаруын белмичә, урыс телендәге хәзерге заман причастиесенә ияреп, -ган/-гән, -кан/-кән формасы урынына ялгыш -учы/-үче кушымчалы хәзерге заман сыйфат фигыльләр кулланудан гыйбарәт.

-ган/-гән, -кан/-кән кушымчасы белән ясалган сүзләр үткән заман сыйфат фигыльләр дип аталса да, аларның вазифасы предметның билгесен сөйләү вакытына кадәр булган эш-хәл аша белдерү генә түгел. Бу фигыльләрнең бер функциясе - үткәндәге процесс билгесенең хәзер дә дәвам иткән нәтиҗәсен белдерү. Безнең биләмәләребезне урап алучы елга шундый сай фразасында урап алучы дөрес түгел, урап алган булырга тиеш, чылтырап агучы чишмә түгел, чылтырап аккан чишмә.

Предметның сөйләү вакытына кадәр булган процесс аша белдерелгән билгесен -учы-үче кушымчалы сыйфат белән тәгъбир итү - тупас хаталарның берсе. Хәлбуки мондый ялгышлар матбугат телендә еш очрый. Мисаллар:

Бүген республикабызда 7 меңгә якын сәяси яктан зыян күрүче яши ( ...зыян күргән кеше яши кирәк).

Ә бит ул (В.Радлов) - Русия тюркологиясенә нигез салучыларның берсе, төрки халыкларның телен, тарихын, ...өйрәнүче нәм фәнни хезмәтләр язып калдыручы зур галим (дөресе - нигез салган, ...өйрәнгән һәм ...язып калдырган зур галимнәрнең берсе).

Тәрҗемәләрдә урыс теленең кайбер морфологик формаларын механик рәвештә күчереп кую - калькалаштыру аркасында татар теленең грамматик нормалары бозылу күренешләре бар.

Йөкләтү юнәлеше формасы урынына ялгыш төп юнәлеш формасын кулланалар: әңгәмәбезне алга таба дәвам итәбез (радио) (дөресе әңгәмәбезне дәвам иттерәбез).

Урыс телендәге кечерәйтү-иркәләү кушымчаларын калькалаштыралар: оныкчык, кызчык, китапчык, шәһәрчек, төнкәй. Болар, әлбәттә, табигый күренеш түгел. Татар теленең андый мәгънәләрне белдерерлек үз чаралары бар.

Кыскасы, урысчадан татарчага тәрҗемә итүдә ялгышлар күп. Нәтиҗәдә туган тел нык бозыла. Бу хәлдән котылу өчен, татар телен урта һәм югары уку йортларында яхшырак өйрәтергә кирәк, һәм журналистлар тәрҗемә принципларыннан, метод һәм алымнардан хәбәрдар булырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: