Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: ТЕЛНЕ БОЗМЫЙК, ТЕЛНЕҢ ЧИСТАЛЫГЫНА ИРЕШИК

Бүгенге көндә сөйләмә телебездә дә, язма телебездә дә төрле сәбәпләр аркасында шактый күп ялгышлар хөкем сөрә. Тел хаталары күп төрле. Алар сүзләрнең кайбер авазларын әйтә белмәүдә, басымнарын дөрес куймауда да, сүзләрне ялгыш мәгънәдә һәм урынсыз куллануда, сүзләрнең, әйтелмә-тәгъбирләр һәм җөмләләрнең табигый төзелешен бозуда һәм башка нәрсәләрдә дә чагылыш таба. Дөрес...

Бүгенге көндә сөйләмә телебездә дә, язма телебездә дә төрле сәбәпләр аркасында шактый күп ялгышлар хөкем сөрә. Тел хаталары күп төрле. Алар сүзләрнең кайбер авазларын әйтә белмәүдә, басымнарын дөрес куймауда да, сүзләрне ялгыш мәгънәдә һәм урынсыз куллануда, сүзләрнең, әйтелмә-тәгъбирләр һәм җөмләләрнең табигый төзелешен бозуда һәм башка нәрсәләрдә дә чагылыш таба.

Дөрес сөйләмгә ирешү өчен, беренчедән, хәзерге вакытта телдә урын алып торган ялгышларны күреп төзәтә белү кирәк булса, икенчедән, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау әһәмиятле.

Телебез бозылуның төп ике сәбәбе бар. Беренчесе - балаларны гаиләдә туган телләрендә тәрбияләмәү һәм мәктәптә җиренә җиткереп, сыйфатлы, нәтиҗәле итеп өйрәтмәү. Бу уртага салып сөйләшү өчен үзенә бер бик актуаль тема.

Икенчесе - татар теленә уртак аралашу чарасы урыс теленең йогынтысы (фәндә аны интерференция диләр). Без, татарлар, балачактан алып бөтен гомеребез буенча урыслар белән якыннан аралашып яшәргә дучар ителгән. Бу аралашу объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, нигездә урыс телендә бара. Һәм шушы аралашу барышында татар теле даими рәвештә урыс теле йогынтысында була.

Бу йогынтының уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Уңай ягы шуннан гыйбарәт: татар телендә гомуми аралашу теле тәэсирендә яңа күренешләр барлыкка килә, һәм бу туган тел үсешенә этәргеч ясый. Йогынтының тискәре ягы исә шунда күренә: үзара бәйләнештәге ике телдән аларны камил белмичә файдаланган очракта татар теленә урыс теленнән туган тел өчен чит, табигый булмаган сүзләр, әйтелмәләр, грамматик формалар, сәнгатьлелек-сурәтләү чаралары үтеп керә, һәм нәтиҗәдә телебезнең меңнәрчә еллар буена формалашып, камилләшеп килгән табигый чаралары бозыла, гарипләндерелә яки бөтенләй юкка чыгарыла: алар урынын чит тел күренешләре ала.

Шунысы үкенечле: урыс теленең татар теленә тигән йогынтысының тискәре ягы уңай йогынтысыннан көчлерәк, һәм ул безнең телебезгә торган саен ныграк зыян китерә. Моңа бездә урысчадан татарчага тәрҗемә итүнең зур күләмнәрдә башкарылуы ярдәм итә.

Хәзер күп милләтле Русия дәүләтендә тормышның төрле-төрле өлкәләренә караган һәртөрле мул мәгълүмат, башта урыс телендә тәгъбир ителеп, урыслардан башка халыкларга, шул исәптән татарларга да, кагыйдә буларак, тәрҗемә аша ирештерелә. Бу гәзит-журнал, радио-телевидение материалларына да, дәүләт-идарә итү документларына, кайбер фәнни-техник әдәбияткә дә, тагын башка күп төрле нәрсәләргә дә карый.

Урыс телендә тәгъбир ителгән яңа төшенчәләрне үзебезнең телдә белдерү өчен урыс сүзләрен, әйтелмәләрен һәм җөмләләрен тәрҗемә итеп алу махсус тәрҗемә эшендә генә башкарыла дип уйларга кирәкми: без, гомумән, үзебезнең татарча сөйләмебездә, теге яки бу төшенчәне белдерергә кирәк булганда, еш кына аны күңелебездә тиешле урыс сүзеннән тәрҗемә итеп алып кулланабыз.

Ягъни без хәзерге урыс-татар икетеллелеге (ике телдә дә эш итү) шартларында туган телебездә сөйләгәндә (язганда) күп очракта тәрҗемәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз. Бу безнең чорның объектив чынбарлыгы. Шушы халәтне исәпкә алып, бүгенге көндә телебезнең табигыйлыгын һәм сафлыгын саклау өчен, туган телнең үзен яхшы белү белән бергә урыс телен дә әйбәт үзләштерергә һәм шуның өстенә даими рәвештә ике тел белән эш итүче журналистларга, җаваплы хезмәткәрләргә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә һәм башка төрле хезмәт кешеләренә бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү эшенең принципларын, ысулларын һәм алымнарын да белергә кирәк. Чөнки, тәҗрибә күрсәткәнчә, хәзерге вакытта туган телебезне кулланудагы ялгышларның күбесе нәкъ менә шушы ике тел белән эш итүчеләрнең бу телләрнең икесенең дә яки бигрәк тә татар теленең үзенчәлекләрен яхшы итеп белмәүләре һәм шулай ук тәрҗемә итү осталыгына ия булмаулары аркасында барлыкка килә.

Тәрҗемә итү тәҗрибәсенә ия булу мәсьәләсендә хәл болай тора: хәзер татар телендә мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һәм башка өлкәләрдә туган тел белән һәм, димәк, әйткәнебезчә, даими рәвештә урыс теленә дә мөрәҗәгать итеп торучыларның барысы да ихтыяҗ булганда (ә тәрҗемә итүгә алыналар. Янәсе, телләрне белгәч, нәрсәсе бар аның тәрҗемә итүнең: сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф әйләндер дә бар!

Алай гына түгел шул, алай җиңел генә эшләнми ул тәрҗемә, әгәр чын, дөрес тәрҗемәгә ирешим дисәң. Тәрҗемә ул ике тел нисбәтен өйрәнүгә корылган фәннең бер тармагы, һәм аның үзенең теориясе, принциплары, алымнары, ысуллары, кагыйдәләре бар. Шул бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү теориясенең һич югында төп принципларын, иң әһәмиятле алымнарын, тәртибен белми торып чын тәрҗемәгә ирешү мөмкин түгел.

Туган тел ул һәркайсыбыз өчен ата-анабыз, туган җиребез, Ватаныбыз кебек кадерле нәрсә һәм аны саклау, бозмыйча, дөрес куллану - һәркемнең изге бурычы. Хәзерге татар-урыс икетеллеге шартларында телебездән дөрес файдалану зарурлыгы яшь буынны туган телендә тәрбияләүгә, татар телен уку йортларында яхшы итеп өйрәтүгә ирешүне, журналистларның һәм ике тел белән эш итүче башка төр хезмәткәрләренең һәр ике телне дә камил белүеннән тыш, тәрҗемә итү осталыгына ия булуын да таләп итә.

Телебезнең дөреслеге хакында әңгәмәләр яки туган тел дәресләре тел гыйлемендә гомум кабул ителгән бүлекләр буенча, ягъни сүз авазларының дөрес әйтелеше, бу өлкәдәге ялгышлар, интонация, язылыш кагыйдәләренең үтәлүе-үтәлмәве, сөйләм культурасының морфология, синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре тәртибендә барырга тиеш. Гәзит битләрендә укучылар да туган телебезгә мөнәсәбәтләрен белдереп актив чыгыш ясасалар, уй-фикерләрен белдереп, редакциягә хатлар язып торсалар, әңгәмәләребез кызыклырак, нәтиҗәлерәк булыр иде. Һәрхәлдә шулай булыр дип өметләник.

Сүзләрнең авазларын дөрес әйтү, иҗек басымнарын куя белү, сөйләмнең интонациясен дөрес куллану мәсьәләсендә бүгенге көн проблемалары менә нәрсәләрдән гыйбарәт. Күп кеше, шул исәптән радио-телевидение тапшыруларында катнашучыларның һәм хәтта аларны алып баручыларның да күбесе һ авазын х дип әйтә (мәсәлән, шәхәр, хәм, хава). Бу бик күп таралган ялгыш: татар теле укытучыларының укучылар телендәге бу ялгышны бетерә алмауларына гаҗәпләнергә генә кала. Э хәрефе белән белдерелә торган һәмзә авазын әй дифтонгы итеп куллану да - шактый нык таралган күренеш (мәсәлән, тәэминне тәймин дип әйтәләр).

Хәзерге вакытта туган телебезнең дөрес, әдәби яңгырашын тупас бозган яман чир - ул калын әйтелешле к-г авазларын (карга, галим, кар, каты) нечкә итеп әйтү (кирәк, кечкенә, гөл сүзләрендәге к-г ләр кебек). Мин бу хәлне кайбер кешеләрнең татар әдәби телен санга сукмаулары, аның гомум кабул ителгән нормаларын (кагыйдәләрен) танырга теләмәүләре дип исәплим. Югыйсә, хәтта урыслар да, кирәк булганда, инглиз, гарәп, фарсы, кытай телләрен һәм башка телләрне үзләштергәндә, үз телләрендә булмаган авазларны да әйтергә өйрәнәләр, ә безнең татарлар үз телләренең берничә авазын (бу очракта барыннан бигрәк калын к-г авазларын) әйтергә өйрәнә алмыйлар яки өйрәнергә теләмиләр.

Татар җырчыларының кайберләре еш кына көйгә, ритмга туры китерү өчен сүзләрнең табигый басымнарын боза. Сәхнәгә җайлашып, туган телнең табигый әйтелеш нормаларын бозуны хуплап булмый, әлбәттә.

Бу мәсьәләдә шуны искәртү урынлы булыр: татар әдәби теле татарларның барысы өчен дә бердәм, бер төрле, һәм үзен культуралы санаган һәр татар кешесе үз теленә карата битараф булырга тиеш түгел, димәк, туган телен, бозмыйча, дөрес итеп куллану һәркем өчен фарыз гамәл.

Хөрмәтле укучылар! Мөхтәрәм галимебезнең әлеге мәкаләсе уңаеннан туган уй-фикерләрегезне безнең сайт аша җиткерә аласыз (www.madanizhomga.ru).


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: