Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: СҮЗЛӘР БЕР-БЕРСЕНӘ КҮЧӘ АЛАМЫ

Бу мәсьәләнең тарихы зур. Һәрхәлдә, галимнәрнең татар теле сүзләрен төркемләү белән шөгыльләнә башлавына гасыр ярымнан күбрәк вакыт узган. Шулай да бу өлкәдә әлегә кадәр бердәм фикергә киленгәне юк. Хәер, һәр өлкәдә дә фәнни карашлар бер төрле була алмый, һәм моңа исәп тотарга да ярамый. Әмма тел галимнәренең бурычы - телдәге...

Бу мәсьәләнең тарихы зур. Һәрхәлдә, галимнәрнең татар теле сүзләрен төркемләү белән шөгыльләнә башлавына гасыр ярымнан күбрәк вакыт узган. Шулай да бу өлкәдә әлегә кадәр бердәм фикергә киленгәне юк. Хәер, һәр өлкәдә дә фәнни карашлар бер төрле була алмый, һәм моңа исәп тотарга да ярамый. Әмма тел галимнәренең бурычы - телдәге үзгәрешләрне күз уңында тотып, тел фәнендә теге яки бу мәсьәләгә төрле карашларны өйрәнеп, алардагы фикер төрлелегенең чамасыз артып китмәвен кайгыртып, бик әһәмиятле, хәлиткеч мәсьәләләрдә бердәмлеккә ирешү.

Бу урында минем максатым - татар теле сүзләрен төркемләүдәге, бер сүз төркеменең икенчесенә күчүе - конверсия күренешен һәм шуңа бәйле рәвештә кайбер сүзләрнең аерым яки кушылып язылуы мәсьәләсен бәян итүдәге карашлар хакында укучылар белән фикер алышу һәм, әлбәттә, кайбер әһәмиятле нәрсәләргә мөнәсәбәтемне белдерү.

Әйе, заманнар узып, галимнәрнең саны арткан, аларның фәнни хезмәтләре күбәйгән саен, тел фәне катлаулана, тел күренешләрен аңлату да четереклерәк була, даими хәрәкәттәге җанлы телне катгый кагыйдәләргә яраклаштыру, калыпларга салу көчәя бара.

Соңгы 20-30 елда татар теле фәненең сүз ясалышы дигән тармагында сүз төркемнәренең берсеннән икенчесенә күчүе, ягъни берсенең икенчесенә әверелүе теориясе шактый нык урын алды. 1993 елда Татарстан китап нәшрияте тарафыннан чыгарылган «Татар теле грамматикасы»ның 1 нче томында һәм башка берничә китапта телебездәге йөзләрчә исемнәрнең сыйфат сүз төркеменә күчүе, ягъни сыйфатлашуы, сыйфатларның исемгә күчүе, ягъни исемләшүе, шулай ук башка төркемнәргә караган күп сүзләрнең берсеннән икенчесенә күчүе тасвирлана.

Бу хактагы язмаларны укыгач, ни өчен әле безнең телдә, бер урында ныклап утырмыйча, берөзлексез берсеннән икенчесенә күчеп йөри торган сүзләр шулкадәр күбәйде икән, дип уйлап куясың. Мәсәлән, әле исеме аталган китапта әйтелгәнчә, чал, саңгырау, изге, кече, кызу, яңа, иске, кәкре, көтәчәк кебек сүзләр исемнәргә, ефәк, ситсы, алтын, көмеш, пыяла, агач, салам, йон, күбәләк, гармун, дус, арыслан, дала, тау кебек исемнәр сыйфатларга әверелә, диелгән.

Гомумән, телдәге теге яки бу сүзнең икенче сүз төркеменә күчүе яки әверелүе дигән төшенчә белән сак эш итәргә һәм мондый күренешне купайтып, абсолютлаштырып күрсәтергә кирәк түгелдер, дигән фикергә килдем мин. Хәлбуки, тел галимнәренең кайберләрендә мондый мавыгулар бар. Моның төп сәбәбе - грамматикаларда һәр сүзне һәм әйтелмәне катгый рәвештә ниндидер бер кагыйдәгә яраклаштыруга һәм билгеле бер схемаларга урнаштырырга омтылу.

Мисалга көмеш алка, бакыр савыт, агач шкаф кебек иярүче сүзе материалны белдерә торган исем сүзтезмәләрне (мин аларны тезмә исемнәр дияр идем) алып карыйк. Болардагы һәм шуларга охшаш йөзләрчә, меңнәрчә сүзтезмәләрнең материалны белдерә торган беренче кисәкләре «Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы» дигән китапта исемнән сыйфатка күчкән сүзләр, икенче төрле әйткәндә, конверсия юлы белән ясалган сыйфатлар дип атала.

Мондый карашның авторы, бу мисаллардагы көмеш, бакыр, агач сүзләрен, ихтимал, урыс телендәге «относительные прилагательные» дип атала торган сүзләргә ияреп, сыйфат дип атаган булса кирәк (көмеш алка - серебряные серьги, бакыр савыт - медная посуда, агач шкаф - деревянный шкаф).

Әмма мондый сүзтезмәләрдәге материал исемнәрен белдергән сүзләрне кайбер тел галимнәренең сыйфат дип атавының сәбәбе сыйфат сүз төркеменең грамматика китапларында урын алган билгеләмәсенә берьяклы гына каравы белән дә аңлатыладыр. «Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап бирә торган сүз төркеме сыйфат дип атала» дип әйтелә ул билгеләмәдә. Хәлбуки, бу билгеләмәдә, гадәттә, бер әһәмиятле сүз төшеп калган була: ул даими сүзе - «предметның даими билгесен белдереп» дисәң, сыйфатның асылы ныграк ачылыр иде.

Ләкин хикмәт анда гына да түгел: сүз төркемнәрен билгеләгәндә, нинди? соравына җавап бирә торган сүзләрне сыйфат дип атау гадәткә кергән. Бу, әлбәттә, чынбарлыкны тулы чагылдырмый: нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр һәр очракта да предметның билгесен белдерә, дип әйтеп булмый. М.Зәкиев, Д.Тумашева, Ф.Хисамова һәм башка күренекле тел галимнәре сүз төркемнәрен билгеләгәндә сүзләрнең төрле билгеләрен һәм сөйләмдә башкарган вазифаларын исәпкә алырга кирәк, дип өйрәтә һәм бу фикерләрен ышандырырлык итеп дәлилли. Сүзләрнең төркемнәрен билгеләгәндә аларның аеруча киң таралган, күпчелек очракта кулланыла торган төп лексик мәгънәләре һәм сөйләмдәге типик вазифалары (синтаксик функцияләре) хәлиткеч роль уйный.

Ефәк күлмәк, алтын сәгать, тимер көрәк сүзтезмәләрендәге ефәк, алтын, тимер нинди? соравына җавап бирсә дә, күлмәкнең, сәгатьнең, көрәкнең билгесен (сыйфатын) белдерәме? Юк, материалын белдерә. Материал исә үзе дә предметны тәшкил итә. Мондый сүз төркемнәрен берсе әйбернең үзен, икенчесе материалын белдергән, ике кисәктән торган тезмә исем итеп карасаң, мантыйкка күбрәк муафыйк булыр иде, бәлки. Мәсәлән: ефәк күлмәк - үзе бербөтен төшенчә, алтын сәгать - үзе бер, тимер көрәк - үзенә бер төшенчә.

Татар телендә шушы схема буенча төзелгән меңнәрчә сүзтезмәләр асылда үзенчәлекле тезмә исемнәрне тәшкил итә: тимер юл, асфальт юл, агач йорт, күн куртка, йон кофта. Без инде күптәннән бирле тезмә яки кушма сүз дип исәпләргә күнеккән ташаяк (таш савыт), ир кеше, ир бала, кыз бала, студент егет, врач кыз кебек тезмә сүзләрнең икенче компонентларына, беренчеләренә карап, формаль рәвештә нинди? соравы куеп булса да, алардагы таш, ир, кыз, студент, врач сүзләрен аяк (савыт), кеше, бала, егет, кыз исем сүз төркемнәренең билгеләрен белдерә торган сүзләр дип әйтү кыен, чөнки алар үзенә сыйфат билгесен белдерә торган сүзләр: матур ташаяк (таш савыт), тырыш ир (кеше), акыллы (ир) бала, чибәр кыз (бала), уңган студент (егет), игелекле врач (кыз), иске (тимер) шкаф.

«Татар теле грамматикасы»ның 1 нче томында сыйфатларның исем сүз төркемнәренә күчүенә мисаллар итеп китерелгән күпсанлы сүзләрнең кайберләрен күздән кичереп, укучыга бу хактагы фикерләребезне ирештерик.

Ак, кыю, сылу, изге, өлкән, караңгы, кызу, яңа, ватык кебек, исем сүз төркемнәренә күчә, ягъни исемләшә торган сыйфатлар, дип тәкъдим ителгән сүзләрне төп мөстәкыйль мәгънәләрендә предметларны белдерә торган сүзләр дип кабул итә алабызмы? Минемчә, юк. Мәсәлән, ак һәм яңа диюгә, беренче чиратта, күз алдына ак төс һәм яңа әйбер килә. Ак килә дигән җөмлә төзесәк, акны исем яки исемләшкән сүз дип аңлап булмый: анда предмет мәгънәсе юк. Кеше (ир кеше) килә дигән җөмләдә кешенең (ир кешенең) лексик мәгънәсе ачык аңлашыла, чөнки ул лексик предметны белдерә торган сүз - исем.

Аңлашыла ки, бер сүз төркеменең икенчесенә күчүе, ягъни конверсия ысулы белән сүз ясалуның нигезендә теге яки бу сүзнең сөйләмдә (контекстта) үзе ияреп килгән сүз төшеп калган очракта аның лексик мәгънәсен һәм грамматик күрсәткечләрен алуы ята: укучы кызның китабы - укучының китабы; гөнаһсыз балаларның күз яше - гөнаһсызларның күз яше; мин күп нәрсәләр күрдем - мин күпне күрдем; икенче китап онытылып калган - икенчесе онытылып калган һ.б.

Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчә торган сүзләр (сүз төркемнәре) элекке мәгънәләрен югалту-югалтмау дәрәҗәсе, яңа мәгънәдә кулланылу активлыгы ягыннан бер-берсеннән шактый нык аерыла. Яңа мәгънәсендә сирәк кенә, билгеле бер контекстта гына кулланыла торган, яңа мәгънәсендә ныгып җитмәгәннәрен, димәк, мөстәкыйль сүз дәрәҗәсенә ирешмәгәннәрен тулы мәгънәсендә конверсия юлы белән яңа сүз ясалу дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетми. Андыйларны яңа мәгънәдә контекстуаль, вакытлы һәм сирәк кулланылышлы, ягъни конкрет бер очракта гына икенче сүзнең вазифаларын башкара торган сүзләр дип атау дөресрәк булыр иде. Мәсәлән, «Укучылар кичә үткән материалны кабатлады» - «Укучылар кичә үткәнне кабатлады». Монда үткән материал сүзтезмәсендәге материал сүзе төшеп калу аркасында, материал сүзе белән белдерелгән исемнең предметлык мәгънәсен үткән сүзе үзенә ала һәм аның грамматик күрсәткечләрен кабул итә. Ләкин бу күренеш бары тик шушы контекстта гына булганлыктан, үткән сыйфат фигыленең икенче сүз төркеменә күчүе, ягъни конверсия юлы белән яңа сүз ясалу хакында җитди сүз алып бару мөмкин түгел.

Тулы конверсия, ягъни бер сүзнең икенче бер сүз төркеменә тулысынча күчүе, аның, элекке лексик-грамматик мәгънәсен шактый нык югалтып, икенче сүз төркеменең лексик-грамматик мәгънәсен үзләштерүеннән һәм шул мәгънәдә киң кулланыла башлавыннан гыйбарәт. Моңа мисал итеп, сыйфат һәм исем фигыльләрдән исемгә күчкән (исемгә әверелгән, исемләшкән дисәң дә була) яшьләр, кызыллар, аклар, күрше, укытучы, укучы, тегүче, язучы, буяу, язу, белдерү, сайлау кебек сүзләрне кертергә була.

Әмма хәтта тулысынча конверсияләнгән дип аталган сүзләр дә элекке мәгънәләрен югалтып бетерми. Мисаллар: Безгә язучылар (исем) килде; президиумда беркетмә язучы (сыйфат фигыль) кеше утыра иде; күршем (исем) - бик әйбәт кеше; күрше (сыйфат) авылдан кунаклар килде; ярышта җиңү (исем фигыль) - һәркемнең теләге.

Гомумән алганда, кайбер сүзләрнең формаль яктан бернинди дә үзгәрешсез икенче сүз төркеменә күчүен яңа сүз ясалу, дип, шартлы рәвештә генә әйтергә мөмкин. Андый сүзләрне яңа, өстәмә мәгънә алган сүзләр дип атау муафыйк булыр иде, чөнки яңа сүз ясалганда, аның мәгънәсе белән бергә формасында да үзгәреш (яңалык) булырга тиеш. Югыйсә, ни өчен сүз ясалу дияргә? Сүзләр ясалуга, минемчә, гамәлдәге сүзләргә кушымчалар ялганып, яңа мәгънәле һәм үзгә формалы сүзләр төзелү, ягъни морфологик яки фонетик юл белән сүз ясалу керә (иген+че, ягу+лык, әңгәмә+дәш, каршы+ла, тырма+ла; сыпыру - себеру, күр - күз, багыр - бәгырь).

Сүзләр ясалу өлкәсендә әлегәчә хәл ителмәгән мәсьәләләрнең берсе - ул - лы,-ле, -сыз-сез, -дагы-дәге (~тагы~тәге) кушымчаларының исемнәргә ялганып, сыйфатлар ясаучы аффикслармы яки исемнәрне исемгә бәйләүче кушымчалармы икәнлегенең ачыкланып бетмәгән булуы. Традиция буенча грамматика дәреслекләрендә аларны ясагыч кушымчалар итеп карыйлар. Шул ук вакытта М.Зәкиев, Д.Тумашева, Ф.Хисамова һәм тагын берничә галим аларның, нигездә, грамматик вазифа башкара торган аффикслар булуын таный.

Мәсәлән, җентекләбрәк тикшерсәң, бу кушымчалар ярдәмендә ясалып, сыйфатлар дип йөртелгән сүзләрнең асылда сыйфатлар түгеллеге аерымачык күренеп тора. -Лы-ле кушымчасының төп вазифасы сүзнең тамырындагы предметның кемгәдер яки нәрсәгәдер караганлыгын белдерү: атлы (атка ия) крәстиян, балалы (баласы булган) хатын, пәрдәле (пәрдәсе булган) тәрәзә. Хәер, кайбер очракларда бу кушымча бер предметның икенчесендә табылуын гына күрсәтми, бәлки, аңа ниндидер уңай бәяләү төсмере дә өсти: эчтәлекле (эчтәлеге бай, яхшы мәгънәсендә) әсәр, башлы (акыллы, фикерле мәгънәсендә) кеше.

-Сыз-сез кушымчасының сөйләмдәге төп вазифасы - исемнәргә ялганып, тамырындагы предметның икенче предметта булмавын, юклыгын белдерү: бакчасыз (бакчасы булмаган) йорт, кояшсыз (кояш чыкмаган, болытлы) көн. Әмма бу кушымча да кайбер очракларда предметның билгесен дә белдерергә мөмкин: денсез («динсез»дән), имансыз (юньсез, әшәке) кеше.

Ике кисәктән торган -дагы-дәге (-тагы~тәге) кушымчасының да төп роле -бер предметның икенче предметта урнашканлыгын белдерү: урмандагы агачлар, кырдагы игеннәр.

-Лы -ле аффиксын барлык килеше, -сыз-сез кушымчасын юклык килеше кушымчалары дип атау хакыйкатькә күбрәк туры килер иде. Хәер, бу фикерне мин беренче булып әйтмим инде.

Нисби сыйфат ясаучы дип йөртелә торган -гы-ге (-кы-ке) аффиксы да чынлыкта исемнән предметның билгесен белдерә торган сыйфат ясаучы түгел.

Кышкы юл сүзтезмәсендә «кышкы» юл сүзе белән тәгъбир ителгән предметның билгесен түгел, бәлки, аның вакытка мөнәсәбәтен белдерә: кышкы (кыш көне була торган) юл, җәйге (җәй фасылындагы) көн, кичке (кич белән ашый торган) аш, аскы (астагы) кат (этаж). Хәер, бу кушымча яңа мәгънәле сүз ясый икән (телдә полифункциональ аффикслар күп), ул очракта аны сүз ясагыч кушымчалар исәбендә дә карарга мөмкин.

Мәсьәләне җитдирәк уйлап караганда, бер сүз төркеменең икенчесенә күчүе һ.б. төшенчәләр логикага туры килеп тә бетми кебек. Бер сүз ничек итеп икенчесенә күчсен инде?! Фәндә тел күренешләрен, сүзебезнең башында әйтелгәнчә, катгый рәвештә калыпларга салу, схемаларга тезү, төркемнәргә бүлү белән артык мавыгып китү юкмы икән? Мәсәлән, сүзләрне сүз төркемнәренә бүлгәндә, без аларның, нигездә, күп мәгънәле икәнлеген онытып җибәрмибезме икән? Телдәге шушы бик әһәмиятле күренешне - сүзләрнең күп мәгънәлелеге хосусиятен исебездә тотып эш итсәк, сүзләрнең (сүз төркемнәренең) берсенең икенчесенә күчүе, әверелүе төшенчәләреннән арынып, сөйләмдә сүзләр билгеле бер мәгънәсендә, тиешле грамматик күрсәткечләр алып, бер сүз төркеменә, икенче мәгънәсендә, башка төрле морфологик күрсәткечләргә ия булып, икенче бер сүз төркеменә карый, дип әйтсәк, бу чынбарлыкны ныграк чагылдырыр иде, бәлки. Мәсьәләгә шундый караш белән эш иткәндә, сүзләр берсеннән икенчесенә күчә, дип тормыйча, мәсәлән, салкын сүзе һаваның билгесен белдергәндә (салкын һава) сыйфат сүз төркеменә карый, гыйнвар салкыннары сүзтезмәсендә исем ролендә килә дип кенә әйтәсе булыр иде. Нинди сүз кайсы сүз төркеменә карый дигән бәхәсләр дә булмас иде. Мәсәлән, ишектән салкын (исем) керә. Салкын (сыйфат) кыш башланды.

Әмма сүз төркемнәрен билгеләгәндә, төп өч принципка - лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик принципларга таянып, сүзләрнең иң күп кулланыла торган лексик мәгънәләрен, шулай ук типик синтаксик вазифаларын исәпкә алып хәл итәргә кирәклеген игътибар үзәгендә тоту зарур. Тик шуны онытырга ярамый: кайсыдыр типик сүз төркеменә караган сүзне, аның билгеле бер контекстта гына икенче бер сүз төркеме ролен башкаруына нигезләнеп, аны шул сүз төркеменә күчкән дип бәяләргә кирәкми. Монда бары тик аның икенче сүз төркеменең вазифасын конкрет бер очракта, ягъни вакытлыча гына башкаруы турында сөйләргә була.

Сүз төркемнәрен билгеләү мәсьәләсен хәл иткәндә, сүзләрнең күп мәгънәлелеге белән бәйле бер объектив кыенлыкны да истә тоту мөһим. Бу - кайбер сүзләрнең асылына, табигатенә үк бер-берсеннән нык аерылып тора торган мәгънәләр салынган булуы. Татар телендә, мәсәлән, предметлыкның үзен дә һәм аның билгесен дә, предмет һәм процесс (эш-хәл) билгесен дә белдерә торган сүзләр бар: яшь (аңа ничә яшь?) - исем - яшь (яшь кеше) - сыйфат; карт (бу карт күпне күргән) - исем - карт (карт кеше) - сыйфат; салкын (өйгә салкын керә) -исем -салкын (салкын кыш башланды) - сыйфат; яхшы (яхшы кеше) - сыйфат - яхшы (яхшы эшли) - рәвеш; дөрес (дөрес эш) - сыйфат - дөрес (дөрес яши) - рәвеш. Мондый сүзләр лексик-грамматик яктан бер-берсеннән аерылып бетмәгән (дифференциацияләнмәгән) лексик берәмлекләр. Бу күренеш телнең барлыкка килүе табигате белән бәйләнгән: башта кешеләр предметка исем тапкан һәм шул исем белән предметның билгесен дә атаган булса кирәк, дип фараз ителә. Шулай булгач, андый сүзләрнең кайсысы кайсы сүз төркеменә күчкәнлеген ачыкларга омтылуның кирәге дә юктыр, һәм бу эш мөмкин дә түгелдер. Аларның һәркайсы конкрет очракта мөстәкыйль рәвештә үз мәгънәсендә кулланыла, дөресрәге, тел ияләре аларны теләгәнчә куллана. Һәм шунлыктан, «Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы» (Казан, 2006, 228 бит) китабында язылганча, дөрес, азат, акрын, анык, алама, озын, начар, кире, яхшы, таза, тирән, авыр, җиңел, ерак кебек сүзләргә бары рәвешләргә генә күчә торган сыйфатлар дигән мөһер сугарга ашыгырга кирәк түгелдер. Тел - ул катлаулы, җанлы күренеш, һәм аның сүзләре үзенчәлекле, күп мәгънәле, бизәкле, һәм алар шактый үҗәт: китапларда сурәтләнгән кагыйдәләргә буйсынырга, әзер калыпларга юаш кына кереп урнашырга ашкынып тормыйлар. Менә, мәсәлән, әле генә санап киткән - бары рәвешләргә генә күчә торган сыйфатлар дигән сүзләр арасындагы авыр телебездә йөк, корсак, көмән мәгънәләрендәге исем сүз төркеме буларак та кулланыла.

Сүз уңаеннан коллегаларыма бер киңәш бирергә җөрьәт итәм: норматив тел дәреслекләре, татар теленнән ярдәмлекләр язып, бастырып чыгарганда, артык катлаулы, бәхәсле, тәгаен ачыкланып җитмәгән мәгълүматларны бәян итү белән мавыгу кирәкмәстер, бәлки. Грамматика, андагы кагыйдәләр, билгеләмәләр һәм башка төрле теоретик материаллар телне гамәли яктан өйрәнүгә, укучыларны туган телләрендә дөрес, матур, аһәңле итеп сөйләргә, сөйләшергә өйрәтү өчен нигез, чара, ярдәмлек буларак хезмәт итәргә тиеш. Югыйсә, соңгы елларда уку йортларында тел дәресләрендә һәм дәреслекләрендә туган телне җанлы аралашу коралы (коммуникатив чара) буларак өйрәтүгә караганда күбрәк теоретик материал буларак өйрәтү өстенлек ала башлады.

Тел фәненең гамәли әһәмияте турындагы фикерне үстереп, бу язманың темасына, ягъни сүзләрнең ясалуы һәм төркемләнүенә бәйле рәвештә бер әһәмиятле мәсьәлә хакында әйтәсем килә. Бу - кайбер сүзләрнең кушылып яки аерым язылышы мәсьәләсе. Хикмәт шунда: матбугат материалларында, төрле китапларда һәм, гомумән, язма телебездә кушып яки аерым язасымы икәнлеге тәгаен ачыкланмаган һәм шунлыктан тегеләй дә болай да языла торган сүзләр шактый күп. Гомумән алганда, сүзләрнең язылышы өлкәсендә буталчыклык, төрлечә эш итү күренеше бүгенге көндә шактый зур урын алып тора. Бу үзе бер җитди, четерекле мәсьәлә, һәм аны тел галимнәренә, бергәләшеп, уртак фикергә килеп, тиз арада хәл итәсе, дәреслекләр, уку ярдәмлекләре һәм яңа орфография сүзлекләре язып, бастырып чыгарасы бар.

Сүзләрнең дөрес язылышына караган төп проблема тезмә сүзләр кисәкләренең (компонентларының аерым языласы урында күп очракта нигезсез) кушылып язылуында. Соңгы вакытларда мин, бу мәсьәлә белән махсус кызыксынып, төрле чыганакларда сүзләрнең язылышын өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килдем. Кушма, тезмә сүзләрне, сүзтезмәләрне язуда инде шактый күптәннән катгый кагыйдәләр буенча эш итү җитмәгән, ахры. Бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә башбаштаклык хөкем сөрә кебек.

Бүген кушма һәм тезмә сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләрен саклаган кисәкләрен (компонентларын) кушып язу белән мавыгу гадәткә кереп бара. Мәсәлән, «Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы» дигән китапта моңарчы аерып язылган күп кенә тезмә сүзләр кушылып языла. Китапның исеменә игътибар итик. Сүзьясалышы монда ни өчен кушылып язылды икән? Аңлашылмый.

Сүз ясалышы ул хәтта тезмә сүз дә түгел, сүзтезмә бит! Бу китапта тәкъдим ителгәнчә, күпмилләтле, күпбалалы, күпбуынлы, күпсүзле, сарычәчле, озынкуллы, өчфазалы, берьяклы, икеяклы, таңкалдыргыч, эчпошыргыч, бишьеллык, ункөнлек, бишкөнлек, өчатналык кебек мөстәкыйль мәгънәләре аерымачык беленеп торган кисәкләрдән торган тезмә һәм кушма сүзләрнең кушылып язылуы өчен нигез күренми: алар аерым язылырга тиеш. Паръясалу, җиртетрәү, башәйләну, бермәгънәле, беркатлы, бермөгезле, каракүк, каракызыл, караяшел, күкселкара, чиякызыл, шомырткара, әфлисунсары, аксылкүк, аксылсары, сарыяшел, сарыкызыл сүзләрен дә, ул китапта язылганча, кушылып языла торган сүзләр итеп тану мөмкин түгел. Искәртеп китик: кара кучкыл, кара көрән, кара кызыл кебек сүзләр А.Нуриеваның «Татар теленең орфографик сүзлеге»ндә кушып язылмаган. Беренче компонентлары ярым, ультра, мега, архи, үз, бер, күп һәм башка сүзләрдән торган кушма һәм тезмә сүзләр, урыс сүзләрен калькалаштыру нәтиҗәсендә кушылып языла башлаган булса кирәк, гәрчә, аларның компонентлары мөстәкыйль мәгънәләрен нык яки тулысынча саклый һәм интонацион яктан да аерым әйтелә: ярымрәсми (дөресе -ярым рәсми), ярымҗимерек (ярым җимерек), үзбелдекле (үз белдекле), үзйөрешле (үз йөрешле), үзирекле (үз ирекле), берара (бер ара) берьяклы (бер яклы), күпсанлы (күп санлы), күппочмаклы (күп почмаклы), күпьеллык (күп еллык), күпкырлы (күп кырлы), күпсыйдырышлы(күп сыйдырышлы).

Әйтергә кирәк: кайбер күренекле язучылар тезмә сүзләрне аерым язуда, сүзлекләргә, тел китапларындагы күрсәтмәләргә ябышып ятмыйча, үзләре белгәнчә, иреклерәк эш итә. Мәсәлән, берара, бертын орфография сүзлегендә кушылып язылса да, Н.Исәнбәт һәм А.Гыйләҗев аларны аерым язган.

Бер темплы, күп томлы, тезмә сүзләр буларак, 1980 елларга кадәр чыккан дәреслекләрдә аерым язылган булса, соңгы 20-30 елда чыгарылган сүзлекләрдә аларны кушма сүзләргә әверелдереп, кушып яза башладылар. Минемчә, элекке авторлар дөрес эшләгән.

Орфографиядәге төрлелекне, дөресрәге, буталчыклыкны киметү өчен, сүз ясалышына карата соңгы елларда урнашкан кайбер принципларны яңадан бер кат уйлап, кирәк дип табылса (минемчә, мондый ихтыяҗ һәм мөмкинлек бар), ихтимал, кайберләрен берникадәр үзгәртергә кирәктер. Мәсәлән, ни өчен әле кара күз, озын аяк, сары чәч, ак йөз, ике як, өч фаза, ун көн, күп бала кебек сүзтезмәләр, икенче компонентлары тиешле кушымчалар ялганып, тезмә сыйфатларга әверелгәч, кушылып языла башларга тиеш икән (мисаллар югарыда китерелде, кабатлап тормыйбыз). Элек андый хәл юк иде, һәм бу дөрес тә булгандыр. Мәсәлән, 1977 елда чыгарылган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бер яшьлек, бер томлы, бер өйлеләр, бер өлешлеләр, үзәк өзгеч, 1979 елда чыгарылган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә күп балалы, күп басулы, күп баскычлы, күп иҗекле, күп милләтле, күп мәгънәле, күп санлы, күп томлы, күп фазалы, күп телле һәм шундый төзелешле күп сүзләр хаклы рәвештә аерым языла торган тезмә сүзләр буларак бирелгән.

Кушма һәм тезмә сүзләрнең язылышына караган фикеремне йомгаклап, шуны әйтер идем: кушма һәм тезмә сүзләрнең язылышы проблемасы шактый катлаулы һәм четерекле, һәм бу өлкәдә бүгенге көндә күпмедер дәрәҗәдә төрлелек, бер үк күренешне төрле карашка нигезләнеп тасвирлау хөкем сөрә. Нәтиҗәдә телне гамәли куллануда, сүзләрне дөрес язу мәсьәләсендә башбаштаклык хәлләре булып тора. Аңлашыла ки, язу кагыйдәләре бердәм, бер төрле булырга тиеш.

Кыскасы, тел галимнәренә үзара һәм тел-әдәбият укытучылары, журналистлар белән фикер алышып, телебезнең бүгенге халәтенә, сыйфатына кагылышлы проблемаларны, шул исәптән кушма һәм тезмә сүзләр, аларның дөрес язылышы мәсьәләсен яңа таләпләрне исәпкә алып хәл итәргә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: