Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясендә Татарстан картиналары күргәзмәсен ачты

Күргәзмәдә экспозиция өчен махсус сайлап алынган 48 картина тәкъдим ителгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясеннән авангардистлар эшләре күргәзмәсен ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе коллективына һәм директоры Зөлфирә Трегуловага күргәзмәне оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Газиз республикабызны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән татарстанлыларның барлык буыннарына без чын күңелдән рәхмәтлебез. Без бүген горурланган казанышлар һәм уңышлар халкыбызның бай мәдәни мирасы кыйммәтләренә нигезләнгән», - дип искәртте ТР Президенты.

Третьяков галереясендә ачылган күргәзмә «Казаннан гүзәл әсәрләр. Рерихтан Кандинскийга кадәр» дип атала. Модерн һәм авангард чорындагы сәнгать коллекциясе - Казанда 1920 елдан формалаша башлаган һәм илдә ХХ гасыр башындагы иң танылган сәнгать коллекцияләренең берсе. Күргәзмәдә экспозиция өчен махсус сайлап алынган 48 картина тәкъдим ителгән.

Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре уза.

 

"Татар-информ"
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев