Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Россиядә дәүләт телләрен укыту

Рус телен Россиянең дәүләт теле буларак укыту Россия Федерациясе Конституциясе, "РФ дәүләт теле турында", "РФ мәгарифе турында" законнары хокукый нормалары нигезендә алып барыла. РФ Конституциясе шулай ук республикаларга да үз дәүләт телләрен гамәлгә кертү мөмкинлеген бирә (68 нче маддә, 2 нче пункт). Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт телләре итеп тигез хокуклы...

Рус телен Россиянең дәүләт теле буларак укыту Россия Федерациясе Конституциясе, "РФ дәүләт теле турында", "РФ мәгарифе турында" законнары хокукый нормалары нигезендә алып барыла. РФ Конституциясе шулай ук республикаларга да үз дәүләт телләрен гамәлгә кертү мөмкинлеген бирә (68 нче маддә, 2 нче пункт). Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт телләре итеп тигез хокуклы рус һәм татар телләре гамәлгә кертелгән (8 нче маддә, 1 нче пункт). Шундый ук кагыйдәнамә "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында" законының 3 нче маддәсендә ныгытылган. РФ Конституциясендә һәм федераль законнарда каралган РФ республикаларының дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге РФ Конституция Суды тарафыннан да расланган (Карар № 16-П, 16.11.2004 ел).
Мәгариф системасы үсешенең хәзерге чорында туган телләрне дәүләт теле буларак укыту мәсьәләләре актуальләшә, аерым алганда рус һәм татар телен укытуда.
Россия Федерациясе Конституциясе халыкларга туган телләрен саклау, аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру мөмкинлегенә гарантия бирә ( 68 нче маддә, 3 нче пункт). Димәк, туган тел - ул РФ Конституциясе һәм халыкара нормалар буенча гражданин үзенеке итеп санаган халык теле [Лотфуллин, 2016, 48 нче бит]. "РФ халыклары телләре турында" законның 2 нче маддәсе 4 нче пункты нигезендә РФ халыклары телләре тигез хокуклыгы закон белән саклана. РФ законнарында каралмаган очракларда кем дә телләргә чикләү һәм өстенлек куя алмый. "РФ дәүләт теле турында" закон белән рус теленең дәүләт теле буларак тормышның барлык өлкәләрендә диярлек мәҗбүри куллану буенча хокукый өстенлекләре билгеләнгән. Шулай итеп, рус халкының туган теле закон нигезендә өстенлек бирелгән тел. Шул ук вакытта "РФ халыклары телләре турында" законның 1 нче маддәсе 7нче пункты буенча РФ дәүләт теленең мәҗбүри кулланылуы, РФ халыклары телләрен, республика дәүләт телләрен куллануга хокукны киметү яки инкарь итү итеп аңлатылырга тиеш түгел. Рус теле белән беррәттән Татарстан Республикасы Конституциясе (8 нче маддә, 1 нче пункт) татар теленә дә дәүләт теле буларак хокукый өстенлекләр бирә. Шулай итеп, татар теле дә татар халкының туган теле буларак, Татарстанның дәүләт теле булып хезмәт итә һәм тормышның күп өлкәләрендә мәҗбүри кулланыла. Нәтиҗәдә, дәүләт теле статусы аерым халык туган теленең хокукый өстенлеген генә билгели, туган тел буларак статусын үзгәртми. Телләрнең хокукый статусы аларның социомәдәни һәм лингвистик асылын да үзгәртми. Шуңа күрә РФ дәүләт телен укытканда, шулай ук республикаларның дәүләт телләрен укытканда да белем бирүнең федераль дәүләт стандартларының (ББФДС) предмет өлкәләрендә аларның аерым статусларын билгеләүне таләп итү урынсыз. Рус теленә килгәндә, рус телен дәүләт теле буларак предмет нәтиҗәләрен үзләштерү таләпләренең күләме туган телләр буенча предмет нәтиҗәләрен үзләштерү таләпләренә караганда күпкә артыграк. Гамәлдә булган ББФДС та "РФ дәүләт теле" дигән предмет өлкәсе дә юк, "Туган тел, "Чит тел" предмет өлкәләрендә дә татар, башкорт, чуаш, инглиз, француз һәм башка бик күп телләр өйрәнелә. Шуңа күрә предмет өлкәләрендә республика дәүләт телләре юк дигән сылтау республика дәүләт телләрен мәктәп программаларының мәҗбүри өлешендә укытмау өчен сәбәп эзләү генә. Шулай ук туган телләр исәбенә рус балаларына өстәмә рус теле укыту идеясе дә рус балаларын республика дәүләт теле буларак татар теле өйрәнүдән "азат итү" теләге нигезендә килеп чыккан бер авантюра гына.
Икенче актуаль проблема булып Россия гражданнарының туган телләрен һәм РФ республикаларының дәүләт телләрен ирекле өйрәнүгә хокуклары булуы тора.
РФда мәҗбүри гомуми урта белем бирү ата-аналарның бурычы ("РФ мәгарифе турында" законы, 44 нче маддә, 4 нче пункт, 1 нче кисәк) һәм һәркемгә түләүсез башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү буенча дәүләт гарантияләре белән ("РФ мәгарифе турында" законы, 5 нче маддә) тәэмин ителә. Шул исәптән, РФ гражданнарының туган телдә башлангыч, төп гомуми белем алырга, туган телләрен өйрәнергә хокуклары бар ("РФ мәгарифе турында" законы, 14 нче маддә).
"РФ мәгарифе турында" законының 14 нче маддәсе (3 нче пункт) РФ республикалары территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында республика законнары нигезендә республика дәүләт телләрен укытырга мөмкинлек бирә. Дәүләт аккредитациясе булган белем бирү оешмаларында республика дәүләт телләрен укыту ББФДС нигезендә алып барыла. Татар теле дәүләт теле буларак гомуми белем бирү һәм профессиональ белем бирү оешмаларында Татарстан Республикасы "Мәгариф турында" законының 8 нче маддәсе (3 нче пункт) нигезендә рус теле белән тигез күләмдә ББФДС таләпләренә туры китереп укытыла. ББФДС- да республика дәүләт телләрен дә укыту тәртибе күрсәтелгән: "Укыту планнары РФ дәүләт телен укытуны, республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия халыкларының туган телләрен укыту мөмкинлеген тәэмин итә, шулай ук уку еллары (класслар) буенча аларның дәресләр санын билгели. Уку планына түбәндәге предмет өлкәләре һәм предметлар керә: рус теле һәм әдәбияты, туган тел һәм туган әдәбият, чит телләр,..." (Россия мәгариф һәм фән министрлыгы приказлары №373, 06.10.2009, п.19.3; № 1897, 17.12.2010, п. 18.3.1.; № 1897, 17.12.2010,п. 18.3.1.)
Димәк, татар теле РФ да туган тел, Татарстанда дәүләт теле буларак мәҗбүри урта гомуми белем бирү кысаларында, ББФДС таләпләре нигезендә укытыла. Гамәлдәге законнар нигезендә ата-аналар, балаларның теләген исәпкә алып, уку телен һәм укыту оешмасы тәкъдим иткән факультатив һәм электив предметларны сайлый ала ("РФ мәгарифе турында" законының 44 нче маддәсе, 3 нче пункт, 1 нче кисәк).
Туган телләрне РФ республикаларының дәүләт телләре буларак укытуның өченче актуаль мәсьәләсе булып республиканың дәүләт телләрен укытуның РФ дәүләт теле укытуга зыян китерү мөмкинлеге ("РФ мәгарифе турында" законының 14 нче маддәсе, 4 нче пункт).
"РФ мәгарифе турында" законында рус теле укытуның үзенчәлекләре күрсәтелгән: "РФ дәүләт теле ББФДС нигезендә укытыла (14 нче маддә, 2 нче пункт). ББФДС ларында гомуми белем бирү предметларының укыту күләме күрсәтелмәгән, белем нәтиҗәләренә таләпләр генә күрсәтелгән, шул исәптән рус теленнән дә. Предметларны укыту күләме Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган белем бирүнең төп үрнәк программалары кысаларында бирелгән укыту планнары вариантларында күрсәтелгән. "РФ мәгарифе турында" законының 12нче маддәсе, 7 нче кисәге буенча белем бирү оешмалары белем бирү программаларын мөстәкыйль рәвештә ББФДС туры китереп һәм белем бирүнең төп үрнәк программаларын исәпкә алып төзи. Белем бирүнең төп үрнәк программалары РФ гомуми белем бирү оешмаларына Россия субъектларының милли-төбәк үзенчәлекләрен, белем бирү оешмасының үзенчәлеген исәпкә алып укыту программаларын төзү өчен методик күрсәтмә, үрнәк булып хезмәт итә ("РФ мәгарифе турында" законының 12 нче маддәсе, 7 нче пункт).
Шулай итеп, ББФДС ны үтәү рус теле укытуның төп таләп­ләре булып тора, шуңа күрә рус теленә зыян стандарт үтәлмәгән очракта гына билгеләнә ала. ББФДС ның рус телен үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләрне үтәү критерие булып йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре хезмәт итә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда 11нче классларда рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестация нәтиҗәләре соңгы елларда стабиль рәвештә югары. 2017 елда Татарстанда рус теленнән уртача балл 72,33 кә тигез. Бу Россиядә беренче урында барган Мәскәү шәһәре чыгарылыш укучыларына караганда гына азрак (72,6 балл), өченче урында барган Санкт-Петербургтан югары (71,09 балл).
Нәтиҗә: Татарстан Республикасында татар телен дәүләт теле буларак укыту рус теле укытуга зыян китерми.
Югарыда әйтеп кителгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә актуаль булуы Россия Федерациясе белем бирү системасында халык­лар дуслыгы һәм Россия гражданлыгы хисе тәрбияләүдә зур проблемалар барлыгын күрсәтә. Бу проблемаларны поликультуралы полилингваль мәгариф системасы шартларында гына хәл итәргә мөмкин.
Марат ЛОТФУЛЛИН, фәнни хезмәткәр, физика-математика фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X