Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Ренат Ибраһимов Сириядә Татарстан офицерлары өчен җырлады

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядәге Хмеймим хәрби базасында булып кайтты. Ул анда Татарстан хәрбиләре белән очрашты.

Равил Әхмәтшин хәрбиләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр, шул исәптән ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлекле медальләр һәм сәгатьләр тапшырды. Һәр татарстанлыга туган ягыннан күчтәнәчләр бүләк ителде.

Сириягә барган Татарстан делегациясе составында Офицерлар клубы әгъзалары да бар. Алар – Россия геройлары, хәрби очучылар, Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Владимир Алимов, Марат Алыков, Рәфыйк Ихсанов. Равил Әхмәтшин үзе дә 80нче елларда Әфганстанда хезмәт иткән.

“Хәзерге вакытта сезгә бик авыр. Ләкин берничә елдан соң бу хезмәт елларын сагынып искә алачаксыз. Минем кебек үк сез дә монда хәрби дуслар тапкансыздыр. Без әле дә гаиләләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшибез”, - ди Равил Әхмәтшин.

Хәрби базадагы җылы очрашу Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева катнашындагы концерт белән тәмамланды. 

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев