Мәдәни җомга

Рашат НИЗАМИ: СҮЗЛӘР КАРТАЯМЫ?

Ай белән тургай картаймый, алар гел булачак... Ибраһим Гази. Уенчык калейдоскоп кулга тотып әйләндергәләсәң генә хәрәкәткә килә, яңа сурәтләрне китереп чыгара. Сүзне хәрәкәткә китерүче, аны туендырып торучы көч - җәмгыять. Сүз социаль-иҗтимагый тормышка турыдан-туры бәйле. Безнең эрага кадәрге борынгы чорны алыйк. Әле бернинди цивилизация - авыллар, шәһәрләр, сәнгать предприятиеләре булмаган....

Ай белән тургай картаймый, алар гел булачак...

Ибраһим Гази.


Уенчык калейдоскоп кулга тотып әйләндергәләсәң генә хәрәкәткә килә, яңа сурәтләрне китереп чыгара. Сүзне хәрәкәткә китерүче, аны туендырып торучы көч - җәмгыять. Сүз социаль-иҗтимагый тормышка турыдан-туры бәйле. Безнең эрага кадәрге борынгы чорны алыйк. Әле бернинди цивилизация - авыллар, шәһәрләр, сәнгать предприятиеләре булмаган. Бары мәгарә тормышы... Алачыклар тезмәсе... кабиләләр оешу... аннары инде ашау-яшәү, биләмәләр өчен көндәшлек барлыкка килү. Без борынгы бабаларның иң беренчел сүзләрен-сөйләмләрен белә алмаячакбыз, билгеле. Һәрхәлдә, алар җиргә, суга, утка, ташка, эш коралларына бәйле булгандыр.

Ул заманның сүзләрен искергән дип әйтергә буламы? Буладыр, ләкин картайган-тузган дип түгел... Аларның күп өлеше, агачыннан өзелеп төшкән җимешләр кебек, вакытында һәм бик тә табигый рәвештә яңа формация - колбиләүчелек чорына, андагы яңача аралашу һәм сөйләмләргә юл биргәннәр. Безнең эрага кадәр моннан 4 мең еллар элек тарихта әнә шундый текә борылыш барлыкка килә. Физик хезмәт белән акыл хезмәте күзгә күренмәс чикләр белән кыл урталай бүленә. Физик хезмәттән азат ителгән колбиләүче сыйныф вәкилләре, аңлашыла ки, сәясәт, сәнгать һәм фән белән шөгыльләнгән. Аларның тел составы ничек баеганын, үзгәргәнен чамалау кыен түгел.

Алмашка килгән феодализм җәмгыяте телне баету, аны яңа сүзләр белән тулыландыруга шулай ук үзенең билгеле бер өлешен керткән. Бик тә мәгълүм берничә сүзне генә искә төшерик: бояр, помещик, оброк, мануфактура һ. б. Болар инде, чыннан да, картайган, яшисен яшәгән сүзләр. Хәзер алар күбрәк әдәбияттә, бигрәк тә тарихи әсәрләрдә яши. Яңа идеяләр, җәмгыятьтәге фәнни-техник үзгәрешләр, икътисади тормыш, мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьнең алга китүе, яңа иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр барлыкка килү - болар бар да тел сүзлек составының үсеп-үзгәреп, камилләшеп торуына җирлек биргән.

Безгә шактый якын тарих - патшачылык (капитализм) заманнарында никадәрле яңа сүзләр сәхнәгә менгән! Бу яңа кискен борылыш татар теленең сүзлек составында да киң чагылыш тапкан. Иренмәстән, аларның истә калырдайларын бер җепкә тезеп чыгасы килә: хан, дворян, купец, алпавыт, губернатор, кантон, өяз, казый; сугыш коралларыннан - ук, җәя, сөңге; эш коралларыннан - сука, чабагач, киле, шүре һ. б.

Ике сүзнең "феномен"ына аерым тукталасы килә.

Фермерлык хуҗалыклары беренчеләрдән булып ХIV гасырда Англиядә оеша башлый. "Фермер" сүзе шул вакытта барлыкка килә (француз теленнән ясалган - аренда, түләү дигәнне аңлата). Бактың исә аның төп нигезләрен үзенең фәнни хезмәтләрендә безнең академик Чаянов язып калдырган була. Большевиклар исә, бу тәгълиматны кире кагып, тоталар да дуамалланып һәм крестьянны талау исәбенә колхоз дигәннәренә ябыша. Шунысы кызык һәм контраст: безнең өчен югалган, инде тәмам онытылган "фермер" сүзе, һавадан төшкән кебек, авыл хуҗалыгы тормышына ялт итеп әйләнеп кайтты! Хәзер авылларда фермерлыкны бик тә үстермәкче булабыз, әмма йөз ел чамасы вакытны суга салганбыз икән шул.

"Губернатор" сүзен дә әнә шундыйрак язмыш сагалап торган икән, фаразан. Большевиклар бу сүзне кырып-себереп тарих сәхнәсеннән алып ташлаган иде. Вәләкин, "обком секретаре" дигән вазифа үзенең яшәвен-мәгънәсен югалткач, шушы буш урынга Мәскәү көчләп диярлек "губернатор" сүзен тагып куйды. Совет заманында тәрбияләнеп үскән менталитетка никадәр ят тоелмасын, әлеге сүзгә кешеләр һәм җәмгыять инде ияләшеп килә.

Сүзебезне дәвам итеп, безнең буынга яхшырак таныш булган совет чорына таба якын килик. Совет чоры тел составын баетуга (чуарлауга дип әйтсәк тә була) шулай ук шактый өлеш кертә. Бу аңлашыла: чөнки революция давылы, аннары инде социализм һәм коммунизм төзү идеяләре җәмгыятьнең барлык катламнарына тирән үтеп керә, өр-яңа сүзләр һәм атамалар сорый. Галимнәр билгеләп үткәнчә, актив лексика телдә туган яңа сүзләр исәбенә туктаусыз тулыланып, баеп тора. Мәсәлән, аклар, кызыллар, инкыйлаб, ликбез, кызыл почмак, күмхуҗ, нэпман, райком, председатель, секретарь, бухгалтер, партия, юлбашчы, мәктәп, пионер, комсомол, вожатый һ. б. Шушы типтагы неологизмнар тора-бара халыклашып китә һәм актив сөйләмгә күчә. Шиксез: совхоз, колхоз, колхозчы дигән сүзләр пассивлашып, сөйләмнән төшеп калып, тарихта гына үзләренә урын алачак, билгеле. Ә менә "коммунизм" сүзе, минем уйлавымча, үзенең урынын, кешелек аңында ныгып калган позициясен тиз генә бушатырга ашыкмастыр. Коммунизм идеясе үзенең асыл табигате белән, һәрхәлдә, яхшылыкка, матур киләчәккә таба өнди.

Заманалар алга барган саен неологизмнар һаман саен үрчеп-туып тора. Моның иң ачык мисаллары: космонавт, космодром, атомчы, программист, компьютер, интернет, сайт, кредит, менеджер, дизайнер, ипотека, маркетинг... Хәзер аларның укыганда яки әйткәндә телеңне сындырырдай һәм тиз генә аңлашылмый торган "кәттә"ләре дә очрап куя әле.

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, без бит "Сүзләр картаямы?" дигән сорауга җавап эзләргә тиеш идек. Тарихта сүзләр эволюциясе булганмы - булган, моны исбатлау кыен түгел. Тел - тере организм кебек: туа, яши һәм үлә дә... Борынгы латин телен әнә үле тел дип исәплибез. Үз заманында никадәр куәтле, дәрәҗәле тел саналган ул! Латин теле ни өчен үлгән соң? Мин бу сорауга җавап бирергә әзер түгелмен, укучы мине гафу итсен. Хәзер үле телләрдән саналса да, ул бөтенләй үк юкка чыкмаган. Бүгенге көнгә кадәр медицинада һәм фәннең төрле тармакларында (барыннан да элек термин буларак) "гөрләтеп" яши, кулланылышта йөри.

ХVIII гасыр азакларында Аурупада шундый бер вәзгыять килеп туа: әдәбияттә, барыннан да элек прозаик жанрда, аерым алганда, канцелярия һәм физика, математика, химия, икътисад фәннәре буенча махсус сүзләр-терминнар уйлап табарга кирәк була. Аңа кадәр болар барысы да латин телендә гамәлдә йөргән. Милли үзаңның уянуыдыр, күрәсең: устав, декрет, боерык дигән формулировкаларны һәм андагы җөмләләрне һәр халык, һәр дәүләт, һәр милләт үз телендәге чаралар ярдәмендә бәян итә башлый. Менә шуның нәтиҗәсе буларак, ХIХ гасырда Аурупа, урыс һәм татар әдәбиятендә дә өр-яңа тел катламы күтәрелә, жанр һәм тел байлыгы ягыннан яңа бер сикереш ясала.

Күрәбез: агачлар ел саен яфракларын алмаштырган кебек, гасырларны кичә торгач, күп кенә иске сүзләр дә ирексездән өр-яңа кардәшләренә юл бирә башлый. Шул ук вакытта кайбер иске сүзләр, өрфия "күлмәк" ябынып, яңадан тел-сөйләм-язу мәйданына кабат әйләнеп кайта. 1990 еллар башында Татарстанның суверенлыгы игълан ителгәч, милли хәрәкәт аеруча куәт алган елларда, моның мисаллары бик нык артты: икътисад (экономика), сәясәт (политика), җөмһүрият (республика), сәнәгать (промышленность), мөхәррир (редактор), берлек (союз) һ. б.

Бүгенге татар әдәби теле халык теленә бик якын. Бу дөрес гамәлдер, шулай булырга тиеш. Борынгы, иске сүзләргә астөшермәләр (аңлатмалар) бирү Хәйям, Тукай, Дәрдемәнд әсәрләрен нәшер иткәндә аклана. Әдәби әсәрләрдә иске сүзләрне куллану тенденциясе көчәеп китте шикелле: әйтик - фәләк (фәрештә), сөбхәтләшү (киңәшү), сәмави (илаһи), кария (авыл), мәүзуг (тема), шәкел (форма), инкыйлаб (революция), инсан (кеше), тәфтиш (шәрехләү), һәдия (бүләк) һ. б. Әнә шундый сүзләр уңышлы кулланыламы - укучы үзе әйтсен. Икенче караганда, әгәр татарча бик яхшы аңлашыла торган халыкчан сүзләребез бар икән, нигә әле телне чуарларга? Без бит халыкка хезмәт итәбез. Киң катлам халык массаларына аңлашылмый, "барып җитми" торган сүзләр белән эш иткәндә шулай ук чама хисе кирәк.

Күпме генә тырышсак та, бүгенге заман кешесе революция сүзен - инкыйлаб, республиканы - җөмһүрият, самолетны - очкыч дип сөйләшми, редактор сүзен - мөхәррир дип атамый инде. Архаизмнар, ягъни искергән атамалар (ислах - реформа, шивә - диалект, мөгаллим - укытучы) халык телендә шулай ук киң чагылыш тапмый. Боларны көндәлек матбугатта, барыннан да бигрәк фәнни һәм әдәби кулланылышта очратырга мөмкин. Минем үземә, мәсәлән, мөхәррир сүзенә караганда латин теленнән кергән редактор (redactus) сүзе күбрәк ошый. Республика сүзе дә - латиннан (менә сиңа үле тел!). Бу сүзләр, чарлана торгач, тәмам интернациональләшкән, халыклашкан, алардан кача алмыйсың.

"Спорт" сүзенә дә тукталыйк, булмаса. Без матбугатта көн саен укый, телевизордан көн саен ишетә торган бу популяр сүз этрусклардан (римлеләрнең борынгы токымы) килә. Бик тә заманча яңгырый торган әлеге сүзнең яше - өч мең еллар тирәсе.

Тел картаямы, дидек. Картаер өчен иң әүвәле туарга кирәк бит әле. Бу урында ирексездән икенче бер сорау да ярала: ә тел хәзинәсе ни хисапка баеган соң? Артык җәелмичә һәм мисаллар белән мавыкмыйча, төп чыганакларын санау белән чикләнәм:

1. Татар теленең үз сүзләре, үз фонды җирлегендә туган хәзинә.

2. Чит һәм кардәш телләрдән кергән сүзләр (гарәп, фарсы, инглиз, француз, немец, грек, латин, итальян һ. б.).

Татарлар географик яктан һәрвакыт диярлек Гареп белән Шәрекъ урталыгында яшәгәннәр, "тел вә лөгать алмашканнар". Икенче чыганакта без моның ачык чагылышын күрәбез.

Безнең телдә урыстан кергән алынмалар да байтак. Күпләр, бигрәк тә филолог галимнәребез, аларның урыс теленнән кергән килеш язылуын тәнкыйть итәләр. Уңышлы һәм телебезгә ярашлы дигәннәрен нигә әле кулланмаска?! Тупас яисә авыр яңгырый торганнарын үз телебезгә тәрҗемә итү дә бик мәслихәт. Әйтик, шайба - алка, болельщик - җанатар, вертолет - боралак. Ә инде заманында "колхоз" сүзен "күмхуҗ" дип аударырга тырышулар бары ирония тудыра.

Моннан егерме-утыз еллар элек Бразилиянең "Рабыня Изаура" сериалын караганнан соң бездә "фазенда" (бакча дигәнне аңлата) сүзе сөйләм теленә кереп киткән иде, әмма ул озын гомерле булмады шикелле...

Кемнәрнеңдер эсперанто дигән ясалма телне гамәлгә куярга тырышуы миндә бары гаҗәпләнү уята. Әгәр Җир шарында бер генә тел калса, бу - кешелекнең иң зур хатасы булыр иде. Урман-кырлар һәм болыннарның бөтен матурлыгы - андагы агачлар, чәчәкләрнең күп һәм төрле булуында лабаса!

Язманың азагын, әдип Ибраһим Гази фикеренә таянып, болай тәмамлыйсы килә: "Ай, тургай, сүзләр картаймый, алар гел булачак..."

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: