Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Рафаэль МОСТАФИН: ҖӘЛИЛ ХАТЫН КЕМ ТАПКАН?

1945 елның апрель азагында Берлинны штурмлаучы совет солдатлары Моабит төрмәсе ишегалдында Җәлилнең үлем алдыннан язып калдырган язмасын табып ала һәм Мәскәүгә, СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеевка җибәрә. Әмма бу язманың серле һәм томанлы язмышы хакында бик азлар белә булыр. Өстәвенә, әлеге язма инде сакланмаган һәм эчтәлеге дә безгә аны...

1945 елның апрель азагында Берлинны штурмлаучы совет солдатлары Моабит төрмәсе ишегалдында Җәлилнең үлем алдыннан язып калдырган язмасын табып ала һәм Мәскәүгә, СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеевка җибәрә.
Әмма бу язманың серле һәм томанлы язмышы хакында бик азлар белә булыр. Өстәвенә, әлеге язма инде сакланмаган һәм эчтәлеге дә безгә аны укыган кешеләрнең якынча сөйләве аша гына мәгълүм...
1946 елның июнендә шагыйрьнең хатыны Әминә Җәлил СССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Александр Фадеевтан түбәндәге эчтәлектәге хат ала: «Иптәш Җәлилова! 1945 елда Мәскәүдә үтүче Язучылар берлеге пленумы вакытында (ул яз көне уза. - Р.М.), Кызыл Армиянең Берлинда Моабит төрмәсенә бәреп кергән бер подразделениесеннән хат килеп төште (алар хат язган вакытта безнең гаскәрләр Берлинны тулысынча яуламаган иде әле). Төрмәдәге чүп-чар кәгазь өеме арасында ниндидер китаптан йолкып алынган, чит-читләренә кулдан язылган бер бит табылды», - дип хәбәр ителә анда. Ул китап битен хат белән бергә салганнар. Аның читендә якынча менә мондый эчтәлектәге язма бар иде: «Мин, күренекле татар язучысы Муса Җәлил, тоткын буларак Моабит төрмәсенә ябылдым. Мине сәяси яктан гаепләделәр һәм, мөгаен, тиздән атарлар. Әгәр бу язманы берәр урыс кешесе табып алса, Мәскәүдәге язучы иптәшләремә сәламемне тапшырсын иде...»
Язма ахырында Җәлилнең Мәскәү һәм Казан адреслары, шулай ук Мәскәүдәге Язучылар берлеге адресы да китерелгән була.
А.Фадеев, Җәлил язмасы кул астында булмау сәбәпле, хатны хәтердән генә китерә. Эш шунда ки, Әминә ханымга юллаган хатта хәбәр итүенчә, бу вакытта ул авырып ята. Кызыл­армиячеләрдән килгән хатны алу белән, А.Фадеев Җәлилнең хәбәр-язмасын язучы Кави Нәҗмигә күрсәтә. Шуннан соң алар бергәләп махсус бүлек мөдире Поликарповка керәләр һәм конвертка сугылган кыр почтасы номеры буенча әлеге хәрби часть белән хат алышуын, башка юллар белән язмадагы фактларны тикшерүен үтенәләр.
А.Фадеев, мәгълүм сәбәпләр аркасында, читләтебрәк яза, чөнки ул вакытта тикшерүнең юлы бер генә була: «компетентлы органнар»га мөрәҗәгать итү. Кагый­дә буларак, махсус бүлекне шул органнар вәкиле җитәкли һәм ул НКВД белән элемтәдә тора. Поликарпов әлеге хатны һәм Җәлилнең хәбәр-язмасын алгач, Александр Фадеевка һәм Кави Нәҗмигә бу турыда беркемгә дә, хәтта шагыйрьнең гаиләсенә дә әйтмәскә куша.
Шуннан соң бер ел вакыт узгач, А.Фадеев шагыйрьнең җәмәгате Әминә Җәлилгә әлеге хатны юллый. Хатны алу белән Әминә ханым Мәскәүдәге Язу­чылар берлегенә килә (ул үзе дә бу чорда Мәскәүдә яши) һәм иренең язмасы белән таныша. Шулай итеп, Җәлил батырлыгы турындагы беренче хәбәр илгә кайтып җитә...
Берничә елдан соң, бу язма белән танышырга теләп, мин дә Мәскәүгә Язучылар берлегенә бардым. Әмма, ни гаҗәп, Җәлил язмасы юкка чыккан булып чыкты. «Дело»сы саклана, әмма әлеге язма юк. Кая киткән? Беркем дә берни аңлата алмады.
«Еврейское слово» газетасының 2005 елгы 20-26 апрель санын карап утырганда (Казанга бик аз данәдә килә ул), Владислав Юрченконың «Тапшырылмаган хатлар» дигән мәкаләсенә игътибар иттем. Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан мәскәүле Леонид Крель 1956 елда ук вафат булган әтисе Пинхас Крель архивын «Холокост» фондына тапшырган икән. Бу архивның иң кыйммәтле өлешен Моабит төрмәсендә табып алынган, урысча китапларның битләренә язылган әсирләр хатлары тәшкил итә. Өстәвенә, Леонид Крель әлеге кәгазьләр тарихын һәм әтисе биографиясен җентекләп бәян иткән.
Пинхас Гидальевич Крель 1894 елда Украинадагы Бердичев шәһәрендә йөк ташучы гаиләсендә туа. Ташчы булып хезмәт юлын башлый, патша армиясендә хезмәт итә, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Революциядән соң коммунистлар партиясенә керә һәм төрле җитәкче урыннарда эшли. Мәсәлән, берара Бердичев шәһәр башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара.
1943 елның февралендә фронтта аның улы Вольф һәлак була. Крель эш урыны һәм яше буенча (ул чакта инде аңа 50 яшьләр чамасы) хәрби хезмәткә алынырга тиеш булмаса да, яраткан улы өчен үч алырга дип, үз теләге белән сугышка китә. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның апрелендә 79 нчы корпус сафында төньяктан Берлин үзәгенә таба һөҗүм иткәндә, Моабит төрмәсен азат итүдә катнаша. Генерал-полковник В.Шатилов бу хакта үзенең истәлекләрендә болай яза: «28 апрель көнне сәгать 11 дә безнең дивизиянең частьләре Кече Тиргартеннан көньяктарак урнашкан завод кварталларын үз кулына төшерде. Безнең алда ут өермәсе белән каршы алган дәһшәтле зур бина - Моабит төрмәсе калыкты... Аз вакытлы, әмма куәтле артиллерия утыннан соң алга ташландык... Төрмә инде безнең кулда. Камераларның ишекләре шәрран ачык, әсирләр азат ителгән. Күренекле татар совет шагыйре Муса Җәлилнең бу төрмәдә ябылып торганын һәм шунда һәлак булганын сугыш тәмамланганнан соң гына белдем... Азат ителүчеләр арасында, совет кешеләреннән тыш, чехлар, поляклар, французлар да бар иде. Алман коммунистлары да утыра иде анда».
Пинхас Крель Моабит төрмәсенең ишегалдында ял итәргә тукталуларын улына сөйләгән. Шунда ул яртылаш янган китап­ларга һәм кәгазьләргә игътибар итә (шартлау төрмә китапханәсен пыран-заран китергән була). Китапларның күпчелеге немец телендә була. Ләкин алар арасында сирәк кенә булса да урыс телендәгеләр дә очрый. Аларны караганда, П.Крель кайберләренең читләрендә һәм чис­та битләрендә карандаш белән язылган хатларны күреп ала.
Шулай итеп, П.Крель татар шагыйре Муса Җәлил хатына юлыга. Аны ул үзе белән ала һәм демобилизацияләнгәннән соң, 1945 елның июлендә, күрсәтелгән адресы буенча җибәрә. (Без биредә А.Фадеев хаты белән кайбер каршылык күрәбез. Кызыл­армиячеләр хат язганда, Берлин безнең гаскәрләр тарафыннан тулысынча яулап алынмаган була әле, ягъни 1945 елның апрель азагы - май башы, дип хәбәр итә язучы. П.Крель фаразы чынбарлыкка ныграк туры килә сыман тоела миңа.)
Исегезгә төшерәм, Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы сугылган вакытта була бу, шуңа күрә П.Крель хатка каршы бернинди дә җавап алмый. Ул Җәлилнең шигырьләре беренче тапкыр басылып чыккан көннәргә (1953 елның апреле) кадәр яши, ләкин аларны күргәнме, юкмы - анысын Леонид Крель белми, һәрхәлдә, әтисе бу вакытта бик каты авырый һәм Муса Җәлилгә Ленин бүләге һәм Советлар Союзы Герое исеме бирелгәнче вафат була.
Моабит төрмәсенең төп тоткыннары - Германиягә куып китерелгән, рейхка каршы нинди дә булса җинаять кылган кешеләр. Бик сирәк очракта милли легионнарга, Урыс азатлык армиясенә (РОА) язылган хәрби әсирләр дә аңа килеп эләгә торган булган. Һәм менә китап читләрендәге хатлар арасында мин таныш исемне очраттым.
«Төрмәдә өченче кат укыдым. Андрей Дмитриевич Рыбальченко, 24.07.43 тә Литвада сәяси эшчәнлек өчен кулга алындым һәм Берлинга китерелдем. 24.09.43». Шул ук китаптан ертып алынган, неолит чоры керамикасы үрнәкләре сурәте төшерелгән битнең икенче ягындагы башка язмасы аның сынмас рухы хакында сөйли. Тоткын, күршеләренең күңелен күтәреп, иректә булганнарга мөрәҗәгать итә: «Палач балтасы астына җырлап атлаган, инде исәннәр арасында булмас безләр өчен данлык­лы җиңүләр бәйрәмендә бокал күтәрергә онытмагыз, иптәшләр. А.Рыбальченко, 27.8.43».
Андрей Рыбальченко белән мин озак еллар хат алыштым һәм аның хатирәләрен «Өзелгән җыр эзеннән» исемле китабыма керттем. Ул, таркату эше алып бару максатыннан, Урыс азатлык армиясенә языла. Яшерен оешмага керә, коралны фашистларга каршы борырга өндәгән листовкалар бастырып, власовчылар арасында тарата. Муса Җәлил белән иректә дә, тоткынлыкта да күп тапкырлар очраша. Исән кала, Туган илен сатуда гаепләнеп, репрессияләнә. Яшерен оешма эшендә катнашкан булуына, Моабит төрмәсенә нәкъ шуның өчен ябылуына карамастан, органнар аңа ышанмый. А.Рыбальченко үзенең акланганын күрмичә дөньядан кичте. Үлеменнән соң озак еллар узгач кына, аның Муса Җәлил белән бергә фашист төрмәсендә утырганын кире какмаслык итеп исбатлау­чы документ табылды.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтим. Моабитта төрле кешеләр булса да, ватанпәрвәрләр күпчелекне тәшкил иткән. Алар Туган илгә сәлам юллый һәм ул сәламнең кайчан да булса барып ирешәчәгенә өметләнә.
Төрмә китаплары читләренә хат-сәлам язучыларның күпчелеге адресларын калдырган. Пинхас Крель, бик тә җаваплы һәм намуслы кеше буларак, шул адресларга хатлар җибәргән. Ләкин бер генә җавап та алмаган бугай.
П.Крель кәгазьләре арасында Җәлилнең соңгы хаты, әлбәттә, юк. Ләкин аның сугыш елларындагы куен дәфтәрендә түбәндәге язма сакланган: «Моабит төрмәсе. Җәзалап үтерелгән урыс тоткыннарының кулъязмалары табылды. (Җәлилов) Муса Җәлил, күренекле татар язучысы. 12.IX.43.» Соңыннан кыйгачлап болай дип язып куйган: «Казанга җибәрелде».
Бу соңгы язу уйларымны бераз чуалтты. Әгәр дә П.Крель китап битен Казанга юллаган икән, ничек соң ул Мәскәүгә, Фадеев кулына килеп кергән? Бәлки, Крель хәбәр-язмада күрсәтелгән ике адресны да язгандыр да хат Мәскәүгә баргандыр? Күрсәтелгән көне дә мөһим - 1943 елның 12 сентябре. Күрәсең, аны шагыйрь үзе куйгандыр.
Чыннан да, бу көннәрдә Җәлил Моабит төрмәсендә була. «Моабит дәфтәре»ндәге күп шигырьләр дә 1943 елның сентябре белән тәмамланган.
Куен дәфтәренең икенче битендә П.Крель шул ук төрмәдә табылган фашист гильотинасының сурәтен ясап калдырган һәм астына болай дип язып куйган: «Берлин, 1945 елның 28 апреле.
Төрмәдәге сарайларның берсендә тоткыннарны җәзалый торган җайланма табылды».
Шулай итеп, Муса Җәлилнең хаты турында бернинди шик калдырмаслык яңа хәбәр 60 елдан соң Ватанга килеп иреште.
.Андре Тиммерманс саклап калган икенче «Моабит дәфтәре»нең тышлыгы.
.Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев