Мәдәни җомга

Оттырабыз...

Без Казан артында, Мәмдәл авылында үстек. Мәктәп елларында әтиебез без-балаларны җәйләрен Казанга алып барып, өч-дүрт көн киноларга, циркка, зоопаркка йөртеп, күңел ачтырып кайта иде. Университет урамының текә тавына менгәндәме, Декабристлар урамының җәйге кайнар комын ерып атлагандамы - узган-барган кешедән юл сораштырганда йә вакыт сораганда сүзен: "Гафу үтенәм", - дип башлау...

Без Казан артында, Мәмдәл авылында үстек. Мәктәп елларында әтиебез без-балаларны җәйләрен Казанга алып барып, өч-дүрт көн киноларга, циркка, зоопаркка йөртеп, күңел ачтырып кайта иде. Университет урамының текә тавына менгәндәме, Декабристлар урамының җәйге кайнар комын ерып атлагандамы - узган-барган кешедән юл сораштырганда йә вакыт сораганда сүзен: "Гафу үтенәм", - дип башлау гадәте бар иде аның. "Извиняюсь," дисә, урамдагы кешеләрнең татармы-русмы икәнен ялгышсыз белеп булмый. Үзенең русча бер акцентсыз сөйләшүенә ышанып йөргән әтиебезнең "извиняюсь" урынына "извинаюс" дип әйтүе безне: "И, әти", - дип шелтәләп мыгырданырга мәҗбүр итә иде. Янәсе, рус сүзләрен болай бозып сөйләшү - килешә торган эш түгел. Ә без, имеш, рус телен мәктәптә укып, аны камил белүгә ирешкән "академиклар".
Трамвайда барган татар әбиләренең дә кондуктор белән ватып-җимереп русча сөйләшүләре, уңайсызлык тудырып, тәнне чемердәтә иде.
Хәзер исә - әтиемнең шул "извинаюс"ын тагын бер генә ишетү өчен дә ниләр бирмәс идем икән! Әбиләрнең коточкыч акценты да йөрәккә май булып ягылыр иде. Чөнки без үскәндә авылыбыз әбиләренең татарчасы бай, образлы, мәгънәле һәм саф татарча иде. Әтиебез дә - без-балаларның каладан "кәнишне", "түлке", "но" сүзләрен алып кайтканыбызны сизә күрмәсен! - гаиләдә саф матур татар телендә сөйләшүгә бик таләпчән булды.
Бүген рус телен белүдә татарлар шактый алга китте, шомарды. "Кычкырып торган", иләмсез акцентлар сирәк. Бүгенге бабайлар-әбиләр балалары-оныклары белән ике телдә аңлашалар. Ләкин аерым-аерым түгел, ә берьюлы. "Мин хәзер садка барам, сиңа чеснок я свёкла кирәкмиме?" "Бүген огурцыларны поливать иттем". - "Платьең матур икән".
Бу, әлбәттә, рус телле булып үскән балаларга-оныкларга мөрәҗәгать итеп әйтелгән сүзләр. Ике тел арасында шундый үзенчәлекле компромисс. Казан метросындамы, Златоуст трамваендамы - шул катнаш тел. Чынында бу компромисс түгел, әлбәттә. Чигенү. Ана телебезне саклап калу фронтында без җиңелдек. Оттырдык.
Без гомумән татар теленең чисталыгы өчен борчылып сук­ранабыз: әнә ТНВ каналында имам хәтле имам "мөхим", "хәм", "хәркем" дип интервью бирә, ә танылган режиссер: "Зәңгәр шәл" - ул биек әсәр", - дип әңгәмә кора; әнә хөкүмәт әһеле кемгәдер: "Мондый случайда автор белән заключаться итә договор", - дип аңлатып газаплана. Без: бүгенге яшьләр "Тирән тамырлар"ны, "Авыл өстендә йолдызлар"ны укырга теләми, дип ачынабыз, ә бит Шәриф Камалны, "Мокамай"­ны, "Кыңгыраулы яшел гармун"ны укып, Кәрим Тинчуринны карап үскән өлкән буын да туган теленнән әкренләп чигенә бара.
Үз теленнән чигенеп баручылар рәтендә - яшь-җилкенчәк кенә түгел, һәм оныклары белән ватып-җимереп катнаш телдә аңлашырга мәҗбүр "абийка-бабайка"лар гына түгел. Әдипләр дә бар. Мин Татарстан әдәби журналларын регуляр карап барам. Шул исәптән рус телендә чыгып торган "Казанский альманах"ны яратып укыйм. Анда татар фамилияле рус язучылары бик күп хәзер. Талантлылары да байтак. Ләкин татар килеш русча язсалар да, күккә күтәреп мактарлык әсәрләре юк. Һәрхәлдә, татар дөньясыннан үсеп чыккан әдипнең рус әдәбиятында сизелерлек эз калдыру мөмкинлегенә ышанып бетмим. Яхшы гына шагыйрьләр анысы. Уртакул прозаиклар. Шушы талантларын татар әдәбиятына җиккән булсалар...
Менә, рус әдәбияты буенча галимнәренең кайбер фикерләрен тыңлап карагыз.
"Набоков рус теленә хикмәтлелек, серлелек бизәге өстәде. Күп әсәрләре инглиз телендә язылган булса да, аның төп таянычы булып ана теле калган; рус теле - аның уйлау рәвеше һәм хиссияте".
"Толстой рус теленең гади чаралары белән рус тормышының тулы картинасын тудырган язучы".
"Чехов драматургиясе дөньяда рус әдәбиятының "визит карточкасы" булып танылды".
"Рус тормышының чынбарлыгы шундый дөреслек белән чагылдырылган ки - рус сәхнәсенең Гогольгә кадәр мондый әсәрләрне күргәне булмаган".
"Есенин - крестиян Русе җыр­чысы, халык рухын һәм халык телен эчтән үзләштереп белгән шагыйрь".
"Анна Ахматова рус телен яраткан, чөнки ул рус теленең тирән илаһи мәгънәсен аңлаган. Телдә бит халыкның рухы, җаны; тел - ул халыкны халык иткән нигез, милләтнең чишмә башы".
"Рус теленең илаһи мәгънәсе", "рус хиссияте", "рус тормышы картинасы", "Русь җырчысы"... Болар бит руслар, каны-тамыры белән рус кешеләре! Тамырларың, бишек җырың татар моңы белән сугарылган була торып, шушы рус телен ана сөте белән, эчтән үзләштергән шәхесләр арасында урын алу мөмкинме? Әнә татар әдәбиятында да мөмкинлекләр иксез-чиксез бит: "Фәлән Фәләнев татар милли әдәбиятын лиризм, музыкальлек һәм романтик рух белән сугарды, реалистик сурәтләү чаралары белән баетты", "Фәлән Фәләнева иҗаты татар әдәбиятының тематик колачын һәм сәнгатьчә сурәтләү алымнарын сизелерлек киңәйтеп җибәрде", "бу әдибебезнең иҗатын татар милләтеннән аерып булмый" - әгәр туган телебездә иҗат итсәләр, алар турында менә шундый сүзләр язылыр иде бит.
Хәер, шунысын да аңлыйбыз бит: бу күренеш - бөтен җәмгыятьтә барган агымның чагылышы. Менә, узган якшәмбедә Чиләбе өлкә татар конгрессының "Ак калфак" оешмасы кызлары белән Магнитогорскига, "Хәтер-2017" татар җыр фестиваленең йомгаклау концертына барып кайттык. Шунда үземә ошаган җырчыларга бүләк итәрмен дип шигырь китапларымны алып бардым. Шулкадәрле чибәр яшь кызлар, яшь егетләр җырлады анда - тавышлары да менә дигән... Ләкин алар бит "талы, талы, талы бөгелеп тора" урынына "талый, талый" - дип, "утыйр али яннарыйма" - дип җырлый. Укымаячаклар алар минем китап­ларымны. Ә миңа укучы кирәк. Шуңа күрә шигырьләремне мөнәҗәтләр, иске җырлар җырлаган олы яшьтәге "Сөембикә" ансамбле ханымнарына тараттым. Алар турында: "укыр­лар", - дигән өметем бар әле.
Мин дә, ниндидер бер газетада ачынып язган берәү кебек: "Телебез кысрыклана бара, татарлар татар телендә басылган китапларны укымый", - дип сукранып тәмамлар идем сүземне, ләкин күз алдымда, өстәлемнең пыяласы астында, моннан бер ел чамасы элек интернетта күренгән һәм үз кулым белән күчереп язылган хәбәр ята: "...Татарстан Республикасының Диния нәзарәте пленумы җомга вәгазьләрен татар телендә генә үткәрү турында карар кабул итте..." Чынлап та, монда, Уралдагы мәчетләрдә, русчага күчә башлаган имамнар әкренләп татарчага кайта, дин нечкәлекләрен халыкка ана телендә җиткерә.
Бәлки чигенүебез бөтен фронтларда ук түгелдер?
Ирек САБИРОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: