Мәдәни җомга

Норлатта әдәбият бәйрәме

20 февральдә Норлат төбәгендә татар әдәбияты бәйрәме шаулап узды.

Гәрчә нәкъ шул калыпларга туры килсә дә, аны Халыкара туган тел көненә яки Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган гадәти бер чара урынына кабул итеп булмый. Казаннан килгән делегация һәм район халкы өчен ул, беренче чиратта, якташлары – былтыр гына республиканың Тукай премиясенә лаек булган әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллинга хөрмәт күрсәтү һәм аны олылау иде.


Галим туган Кычытканлы авылы мәктәбендә Тәлгат абыйга багышланган музей төзеп куйганнар, шул сәбәп­ле сәфәребез әүвәл шуннан башланды. Урманнар әйләнәсендә утырган Кычытканлы төзек, матур гына; 280 гә якын йорт арасында һәр икесенең берсе – шәп кирпечтән. Ак кирпечтән калкыткан мәктәпләре дә ике катлы, тик ни үкенеч, анда нибары унтугыз гына бала укып йөри, мөгаллимнәр саны да тугыз гына икән. Читтә гомер кичерүче якташлары арасыннан былтыр дүрт гаилә кабат туган нигезләренә кайтып урнашкан, шуңа да сөенәләр.

Тәлгат абыйга багышланган музейны мәктәпнең иркен бер классында әзерләп куйганнар. Үз биографиясен чагылдырган “Гомер тәлгәшләре” китабыннан алып, музейның бер почмагын да, әдәби кичәне дә шулай атаганнар. Әдип музейга инде үзенең язу өстәлен, механик язу машинкасын, китап шкафларының берсен, дистәләп китапларын, йөзгә якын фоторәсемнәрен дә кайтарып өлгергән. Хөрмәтле бер почмакта әти-әниләренең фотолары һәм әдип аларны юксынып язган юллар белән танышу да бик кызыклы. 

Район башлыгының урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов ачып җибәргән әдәби кичә барышында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык әдипләре Ренат Харис белән Гәрәй Рәхим генә түгел, Тәлгат абыйның бертуган энекәше, медицина фәннәре докторы Әфгат Галиуллин, әдипнең тормыш иптәше Фәүзия Солтан, авылдашлары да чыгыш ясады, шуңадырмы очрашу эчкерсез һәм күңелле узды.

Район үзәге Норлатка барып җиткәч, җирле үзидарә башлык­лары әдипләрне үз авылларына алып китте. Халык язучысы Гәрәй Рәхим белән без фәкыйрегезгә “өлешебезгә тигән көмеш” булып Би Күле авылы туры килгән иде. Авылның русча исеме рәсми документларда баскыннар аркасында Степное Озерога әверелгән, гәрчә халкы Әгерҗе районындагы татар авылларыннан күченгән халык хисабына 1600 елларда ук нигезләнгән инде. Соңрак бирегә Әлмәт районының Габдрахман авылында яшәүче татарлар да килеп өстәлгән. Әлеге авылда 1773 ел кышында берьюлы өч фетнә отряды җыелышып урнашкан һәм Пугачев восстаниесен бас­тыру өчен Әби патша юллаган карательләр белән яуга кергән. Ни үкенеч, азатлыкка сусап яуга кушылган татар отрядларының башлыклары Йосыф Енгалычев белән Әит Үрәзмәтов нәкъ менә шушы авыл янындагы яулардан соң карательләр кулына әсирлеккә эләккән, икесен дә соңыннан җәзалап юк иткәннәр. 

Тугызъеллык мәктәптә укучы 34 бала һәм авыл халкы белән очрашу барышында менә шушы тарихи сәхифәләрне искә алдык. Бикүллеләр безне мәдәният йорты каршында 40 ел буе эшләп килгән халык театры һәм авыл уңышлары белән таныштырды.

Кабат Норлат каласының үзенә кайткач, күмәк әдәби очрашу сәнгать мәктәбе залында дәвам итте. Мәктәп балалары үзешчән сәнгать үрнәкләре белән сөендерсә, әдипләр үз иҗатын тәкъдим итте. Сәнгать мәктәбе башлыклары зал диварын Нетребко, Мацуев, Церетели, Цискаридзе кебек бүгенге заман “даһилары” һәм идарәче даирә яраннарының портретлары белән бизәсә дә, үзебезнең газиз Фәрит Яруллин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Альбина Шаһиморатова шикелле талантларына урын тапмаган. Һәм сәнгать мәктәбендә фәкать баскын телнең тантана итүен генә күрү дә бик кызганыч. Кунакларга үпкәлисе түгел. “Ачы булса да аша, үз куагың җимеше”, дигән гадел мәкаль бар бит.

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: