Мәдәни җомга

Назлы һәм нәзакәтле ана, мәхәббәтле хатын һәм зур галимә! Көрәшчеләр рухы – аның канында...

Тел һәм шәхес. Әлеге ике төшенчә бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Телсез шәхес була алмый, анысы билгеле. Әмма тел үсеше өчен дә ихтирамга лаек шәхесләрнең булуы кирәк. Сүзебез – татар теле сагында торучы күренекле галимнәрнең берсе – Казан федераль университетының татар теле кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина турында.

Уңышлы булуның сере

Төгәллек. Татар теле кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызына хас сыйфатларның берсе – төгәллек. Үз өстеңә бурыч алдыңмы – син аны төгәл үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга тиешсең. Вакыт – кыйммәтле хәзинә. Ул артка калганны һәм үзен узып, алга чабып киткәнне яратмый. Шуңа күрә кафедра алдына куелган бурычлар һәр хезмәткәр тарафыннан төгәл үтәлергә тиеш. Беренче чиратта, кафедра мөдире үзе үрнәк күрсәтә: аның ярты гасырлык тормыш юлы да, фәнни эшчәнлеге дә күпләргә үрнәк булып тора.
Мөслим районының Югары Табын авылында туып-үсеп, педагогия көллиятендә белем алган кыз Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын тәмамлый, аспирантурага кала. Күренекле тел галиме Гомәр Саттаров җитәкчелегендә татар теленең антропонимик системасын – кеше исемнәренең кулланышын өйрәнә. Егерме тугыз яшендә кандидатлык, ун елдан соң докторлык диссертациясен яклый, озак та үтми, профессор дәрәҗәсенә лаек була. Үз алдына төгәл һәм ачык максат куеп, зур тырышлык белән эшләү нәтиҗәсендә ирешелгән казанышлар бу. Төгәллек – уңыш юлдашы.

Традицияләргә тугрылык. Тел ул – мәгълүмат туплауның һәм тапшыруның иң кулай алымы. Тел ярдәмендә кешелек җәмгыяте гасырлар дәвамында белем туплаган һәм килер буыннарга мирас итеп калдырган. Нәкъ менә язма тел булганга күрә, без үзебезгә кадәр яшәгән ерак бабаларыбызның кайда һәм ничек, ни уйлап яшәгәннәре, тормыш-көнкүреше турында беләбез. Язма мирас бик кыйммәт. Үзеңнән алда тупланган белемнәрне барлап, аларга яңа сулыш өреп, киләчәк буыннарга фәнни рәвештә тәкъдим итәргә кирәк. Гөлшат Рәисовнаның фәнни эшчәнлеге аның хезмәтләрендә – күп санлы мәкаләләрендә, китап-дәреслекләрендә, методик әсбапларында чагыла. Галимәне татар теленең кулланылыш өлкәсенә караган һәр мәсьәлә кызыксындыра: татар теленең гомумхалык сөйләме дә, әдәби формалары, татар һәм рус телләренең бер-берсенә булган йогынтысы да... Гөлшат Рәисовна тарафыннан татар кеше исемнәренең кулланышы турында берничә монография язылган; хезмәттәшләре белән берлектә чыккан «Хәзерге татар сөйләмә теле: идентификацион билгеләр һәм иҗтимагый аерымлану» хезмәте, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы белән берлектә башкарылган «Татар лексикологиясе» өч томлык хезмәте дөнья күргән. «Хәзерге татар гаиләләрендә исем сайлау традицияләре» дип аталган хезмәт шактый еллар ЗАГС бүлекләрендә аерым урында торды. Бу аңлашыла да. Татарлар элек-электән исем кушуга игътибарлы булганнар. Татар гаиләләрендәге традицияләрне өйрәнү, алар турында язу һәм халыкка җиткерүдә Гөлшат Рәисовнаның өлеше зур. 

Көрәш. Тел белемендә натуралистик теориягә нигез салган Август Шлейхер әйтүенчә, «тел һәрвакыт көрәштә»; үз-үзен саклап калу, башка телләр арасында үзен яклау һәм үстерү өчен татар теле гасырлар буе көрәшкән. Бу бигрәк тә хәзерге заманда – глобальләшү һәм оптимизацияләү заманында аеруча калку күренә. Көрәш рухы телне йөртүчеләргә күчә. Гөлшат Рәис кызы – тел белеменең фундаменталь фәнни нигезләрен якларга омтылучылар рәтендә. Телне өстән-өстән генә өйрәнүне күрсә, ул шунда ук каршы чыга: татар теле белеме XIX гасырда ук формалашкан фәнни мәктәп традицияләренә таяна, бу традицияләр ныклы, нигезле, шуңа күрә без аларны сакларга һәм якларга тиеш, ди ул. Көрәшчеләр рухы – аның канында. 

Һәм, ниһаять, тел назлы һәм нәзакәтле. Ана теленең үзенә тарта торган тылсымлы көче бар: шулай булмаса, туган телләрен оныткан өлкән яшьтәге татарлар тел өйрәнү өчен Гөлшат Рәис кызы җитәкләгән татар теле белеме кафедрасына мөрәҗәгать итмәсләр иде. Туган телнең аһәңе, моңы гомерлеккә күңелгә уелып кала, хәтергә сеңә. Ана буларак, Гөлшат Рәис кызы әнә шул моңны үзенең гаилә дәвамчысына – йолдыз гыйлемен өйрәнүче улына тапшыра алган. Назлы һәм нәзакәтле ана; кайгыртучан, мәхәббәтле хатын... Һәм зәвыклылык. Киемдә, сөйләмдә, үз-үзен тотышында... Эшлекле ханымнарга хас булганча кыска итеп киселгән кара дулкын чәчләре, җитди стильдәге костюм, искиткеч зәвыклы туфлиләр кафедра мөдиренә аерым ихтирам уята, үзенә тарту көче өсти. Эшлекле ханым шундый булырга тиеш. XXI гасырның шау-шулы, даулы елларында илле яшьлек юбилеен каршы алучы татар теле белеме кафедрасы мөдире шундый көчле рухлы булырга тиеш...

Хөрмәтле Гөлшат Рәисовна! Без, сезнең хезмәттәшләрегез, гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез тормыш юлында зур казанышларга ирештегез, боларның барысы да – шәхси тырышлык һәм алга омтылу нәтиҗәсе. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм гаилә бәхете телибез! Бәйрәмегез мөбарәк булсын! 

Татар теле белеме кафедрасы укытучылары исеменнән – Халисә Ширмән һәм Гөлфия Һадиева.

 

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: