Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Мәскәүдә Габдулла Тукайны искә алачаклар

Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә, Мәскәүдә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салачаклар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

Башлана - 17.00 сәгатьтә.

Адресы: Новокузнецк урамындагы сквер, 13/15 – 17/19.

17.30 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә музыкаль-шигъри кичә һәм II «Тукай иле» иҗади бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Бу көнне шулай ук Татар мәдәнияте үзәгендә ремонттан соң татар теле кабинеты эшли башлый.

  • Габдулла Тукай һәйкәле 2011 елда, шагыйрьнең туган көнендә – 26 апрельдә ачыла. Монументның авторы – Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев