Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чарада чыгыш ясаучылар шагыйрьнең күпмилләтле Россия мәдәниятенә керткән өлешен онытмаска һәм аның иҗади мирасын сакларга чакырды.

Мәскәү татарлары автономиясе активистлары, Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары әгъзалары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алды һәм аның Новокузнецк урамындагы һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында әлеге һәйкәлне урнаштыру тарихы, ә китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева Габдулла Тукайның татар әдәби теле формалашуда уйнаган роле хакында сөйләде. Алар шагыйрьнең күпмилләтле Россия мәдәниятенә керткән өлешен онытмаска һәм аның иҗади мирасын сакларга чакырды. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X