Мәдәни җомга

Мәскәү татарлары штабы татар зыялыларын һәм блогерларын җыйды

Сүз 2021 елда буласы халык санын алу мәсьәләләре, татар кешесенең үзаңы, интернетта татар контенты турында барды.

Үзләрен татар блогерлары дип атаган егетләр-кызларның күпчелеге блогларын татар телендә алып бара алмыйлар. Бүген Мәскәү татарлары штабы оештырган утырышта интернетта татар контенты һәм татар блогерлары проблемалары турында фикер алышынды.

Мәскәү татарлары штабы Казанда оештырган утырышларның берсендә татар җәмәгать эшлеклеләре һәм яшь блогерлар җыелган иде. Сүз 2021 елда буласы халык санын алу мәсьәләләре, татар кешесенең үзаңы, интернетта татар контенты турында барды.

«Максатыбыз — танылган блогерларны мөмкин кадәр күбрәк җыю иде. Мәскәү блогерлары белән биредәге татар блогерлар арасында күпер саласыбыз килә», — диде Татар яшьләре штабы лидеры Таһир Мөхәммәдинов. Татар яшьләре штабы эшчәнлеге белән таныштырып, үз видеоларының тәүлегенә меңәрләгән кешеләр тарафыннан каралуын әйтте. «Безнең теләгебез — яшьләр татар мәдәнияте белән танышсын, татарча сөйләшсен иде», диде ул рус телендә чыгыш ясап.

 

 

«Матбугат хәзер безнең кесәбездәге телефонда. Без хәзер шушы ресурсны ничек милләт файдасына куллана алабыз? Без бу ресурсны ничек итеп җанисәп алу мәсьәләләрендә куллана алабыз?» дигән сораулар куйды Мәскәү татарлары штабы Рөстәм Ямалиев бирегә җыелган җәмәгатьчелеккә.

«Без социаль челтәрләр аша зур эш алып бара алабыз. Без моның механизмнарын уйлап бетерергә тиешбез. Яшьләр үзара татарча сөйләшми. Без аларга татарча сөйләшүнең югары дәрәҗә булуын аңлатырга тиешбез. Татарча сөйләшү — бу югары класслылык билгесе икәнен җиткерик», — диде ул.  

 

 

Сәясәт галиме Руслан Айсин бер төркем татар зыялыларының «Татар интеллектуаль клубына» берләшүе турында сөйләде. Әлеге эшчәнлеге нәтиҗәсендә дөнья күргән татар милләте үсеше турындагы махсус җыентыкны тәкъдим итте. «Татар халкының фикере һәм мәгънәсе бу китапка гына сыя алмый, әлбәттә, халкыбызның рухи потенциалы зур. Без — зур милләт, зур милләтнең проблемалары да зур», — диде ул. 

 

 

Галим-этнолог Илнар Гарифуллин җанисәпкә әзерләнү проблемаларына тукталды. «Татарлар яшәгән күп кенә регионнарда безнең зур гына проблемаларыбыз бар. Бу татарларны төрле этник төркемнәргә бүлү белән бәйле. Себер татарлары, Әстерхан татарлары, Башкортстан татарлары белән бәйле зур проблемалар булачак», — диде ул.

 

 

Очрашуның беренче өлеше интеллектуаль дип аталса, икенче өлешендә сүз блогерларга бирелде. Алар үзләренең рус телендә блог алып баруларын таныдылар. «Язылучылар күбрәк булсын дисәк, без рус теленә күчәргә мәҗбүрбез. Мин татарча гына алып бара идем. 83 мең язылучым бар. Алга таба русчага күчәргә туры килер», — диде блогер Илүзә.

 

 

«Татар блогерлары әле аякка басып, формалашып кына килә. Шуңа безгә каты бәрелмәгез. Блогер булу бик авыр. Без лентада гына барыбыз да матур. Без булдыра алганча милләт турында сөйлибез. Мин татарча гына сөйлим, бу минем юнәлешем. Язылучыларым 24 мең», диде Рафис Атаказов.

Блогер һәм пранкер Талип үзенең блогларын русча алып баруын әйтте. «Мин русча блоглар алып барып миллионлап язылучылар җыеп, аларга татар дөньясын күрсәтәсем килә. Ләкин проблема бездә генә түгел, проблема системада, проблема өстән башлана», — диде ул.

Очрашуга татар яучысы Гөлназ Мөхәммәт, җырчы һәм педагог Миңгол Галиев, журналистлар чакырулы иде. Очрашуны җәмәгать эшлеклесе, танылган татар тамадасы Гамил Нур алып барды. 

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: