Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Мәскәү татарлары калфак тегү буенча түләүсез мастер-класс оештыра

Чарага килер алдыннан кирәкле материаллар буенча тәкъдим-киңәшләр әйтеләчәк.

21 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә калфак тегү буенча бушлай мастер-класс оештырылачак. Чарага теләге булган һәркем килә ала. Мастер-классны Gabbas Collection дизайнеры, тегүче Светлана Габбасова үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«Хатын-кызларның милли баш киеме булып саналган калфак классик этник костюм өлеше генә түгел, милли мәдәният символы да. Без теләге булган барлык кешене әлеге мастер-класска чакырып калабыз. Биредә татар мәдәниятен саклап калу, аны буыннан буынга тапшыру өчен уникаль күнекмәләр алу мөмкинлеге тудырылачак. Калфак гаилә мирасының уникаль иҗади кул эше булып сакланачак» — диде ул.

Фәрит Фарисов сүзләренчә, мастер-класска тегү күнекмәләренә ия булмаган кешеләр дә килә ала. «Чарага бары тик битлек һәм перчаткалардан гына кереп булачак. Иң элек шушы сылтамадан теркәлү узу сорала. Светлана һәр кешегә кирәкле материалларны сайлап алу буенча барлык тәкъдимнәрне җиткерәчәк», — диде автономия рәисе. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев