Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

“Мирас” фестивале – ул җырлы зур дөнья

Самарада, онлайн формата, II халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале узды.

Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Елдан-ел бәйгечеләрнең саны арта һәм фестивальнең географиясе киңәя бара. Быел да Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Удмуртия Республикаларыннан, Самара, Оренбург, Пенза, Ульяновск, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм Кытайдан гаризалар кабул ителгән. Барлыгы 500дән артык сәләт иясе җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау һәм нәфис сүз номинацияләрендә көч сынашкан.  Аларның чыгышларын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының аерым (соло)  җырлау кафедрасы профессоры Венера Әхәт кызы Ганиева  рәислегендә мәртәбәле жюри бәяләде.

 

 

Фестивальнең гала-концерты Самара өлкәсе “Татар-Дуслык” сайтының YouTube каналында күрсәтелде.

Чараны Венера Ганиева һәм I халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең Гран-при иясе Альмира Сәетова “Сөембикә” җыры белән ачып җибәрделәр. Аннан соң кунакларны һәм бәйгечеләрне шәхсән үзеннән һәм Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев исеменнән, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов котлады. Ә Самара өлкәсе губернаторы администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова өлкә губернаторы Дмитрий Азаровның котлау сүзләрен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  исеменнән котлап, фестивальнең милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уятуда, яшьләрне милли рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыклап  үтте.

Тәбрикләүләрдән соң онлайн-фестивальнең бүләкләү өлеше узды.

Ахырда халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале директоры Искәндәр Сәетов чараның төп оештыручылары – Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасына һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясенә, өлкә һәм Самара шәһәре администрацияләренә, Бөтендөнья татар конгрессына һәм зур хезмәт куйган жюри әгъзаларына рәхмәт белдерде.

Бүләкләүләр иң шәп чыгышлардан торган онлайн-концерт белән үрелеп барды.

 Түбәндә төрле номинацияләрдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган бәйгечеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.

Нәфис сүз номинациясе : Розалия Елжасова (Уральск шәһәренң татар мәдәни үзге, Казахстан), Ильнур Хәйруллин (Похвистнево районының Гали авылы), Альмира Сәлахова (Камышлы районының Иске Ярмәк авылы), Нияз Минһаҗев (Камышлы авылы).

Хореография : Алия Сурина (“Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле җитәкчесе, Самара), “Заман” вокаль-хореография ансамбле (Әстерхан шәһәре).

Музыкаль-инструменталь башкару: Роман Яковлев (Самара мәдәният институтының балалар сәнгать мәктәбе)Шаталов исемендәге музыка учи­лищесының баянчылар һәм гармунчылар ансамбле (Самара), Альмира  Сәетова (7 санлы балалар музыка мәктәбе, Самара)

Вокал номинациясе : Гөлназ Муллахмәтова (Казан), Гөлсирә Абдуллина (Казан), Айгөл Сафина (Казан), “Җидегән йолдыз” вокаль ансамбле (Туймазы шәһәре, Башкортостан),  Дина Хәбибуллина (Казан), Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбасов (Казан), Миләүшә Ногманова (Казан), Рәсүлә Мансурова (Актаныш), Миләүшә Ногманова һәм Инсаф Ганибаев дуэты (Казан), Лилия Зарипова (Чистай шәһәре), Инсаф Ганибаев (Казан), Светлана Тимершина (Ижевск), Саидә Абдулина (Казан), Эльвира Гыйматдинова (Казан), “Нурлай” ансамле (Казан), Гөлмирә Бабаева (Казан), “Созвучие” вокаль-инструменталь ансамбле (22 санлы балалар музыка мәктәбе, Казан), Инзилә Хәлиуллина (Казан), Татьяна Ефремова (Казан), Айгөл Бадаева (Казан), Рузилә Бәдретдинова (Казан).

 

tatar-duslyk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев