Мәдәни җомга

Миллилек сагында булыйк! 

24 май көнне Дәүләт Советы Думага кертелгән телләр турындагы закон проектын тикшерү белән мәшгуль булды. Анда моңарчы күрелмәгән активлык хөкем сөрде. Хәтта рус милләтеннән булган депутатлар да, аңа каршы мөнәсәбәтләрен белдереп, милли телләрне яклап чыкты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны зур дулкынлану белән алып барды. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә хисләрен яшерә алмады. Ул Дума закон проектына, телләргә каршы алып барылган мәкерле сәясәткә кискен ризасызлыгын белдерде. 

Бүген бердәмлеккә юл ачыла, халкыбыз, сәяси йокысыннан уянып, телебезне яклау  чараларын күрә башлады сыман.  Дин әһелләребез дә  шушы юлга басты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигулла инде күптән мәчетләребездәге вәгазьләрне үз телебездә алып барырга күрсәтмә биргән иде. Инде тагын бер чара билгеләнде. Татарстанның Диния нәзарәте  татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Минем халкым, минем динем” дип исемләнгән бәйге игълан итте. 

Татарстаннан читтә яшәгән җирләрдә дә телебезне һәм динебезне яклау дулкыны кузгала. Ульяновск шәһәренең “Нур” мәчете каршында 5 яшьтән 15 яшкә кадәр балалар өчен тел һәм дин өйрәтү курслары эшли. Моңа кадәр дә Самара, Саратов, Төмән өлкәләрендә, Башкортстан, Удмуртиядә һ.б. урыннарда телебезне яклауга багышланган чаралар үткәрелә иде. Аларның саны һәм сыйфаты һаман арта тора.  

Әмма карагруһчыл көчләр һич тә бирешергә җыенмый. Киресенчә, рус булмаган милләтләргә дошманлык хисләрен арттыра. Алар  татар телен генә түгел,Татарстанның үзен, аннан соң башка милли берәмлекләрне  юкка чыгаруны үз бурычы итеп билгеләде. Кудрин кебекләр тәкъдим иткәнчә, республиканы күрше өлкәләр белән кушып, губерналар хасил итүләре дә мөмкин. 

Заман бездән уяулык таләп итә. Телебезне һәм дәүләтчелегебезнең  яралгысын күз алмасыдай саклауны сорый. Без бүген моңа әзерме? 

Беренче чиратта халкыбызның активлыгын арттыру, республикада иҗтимагый хәрәкәткә капка ачу кирәк.  Татар Конгрессына да Сабантуй, концертлар белән мавыгуларыннан туктап, җитди эшкә җигелү мәслихәттер. Парижда Сабантуй яки кырык татар өчен Будапештта мәгънәсез тантана  үткәргәнче, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә эш йөртергә кирәк. Милли мөхтариятебезгә дә уяныр вакыт җиткәндер. Аның җитәкчелеге Мәскәү хакимиятенә якын тора. Ул күптән мәркәз карагруһчыларына каршы да көрәшергә тиеш. 

Яшьләр хәрәкәтенә игътибарны арттыру - иң зур бурычларыбызның берсе. Сәләтле яшьләребезне санап бетергесез. Нигә аларның берсе дә Дәүләт Советы депутаты түгел? Әнә бит, телебезгә ләгънәт укылган җаваплы көндәге сессиядә курыкмастан үз сүзен әйтә белүче Руслан Айсин булса, парламентка карарлар кабул итү дә җиңелчәрәк туры килер иде. 

Батыр йөрәкле бүтән яшьләргә дә җаваплы хөкүмәт эшләре тапшырырга вакыт. Әйтик, нигә мәгариф министры постына Айрат Файзрахмановны яки Артур Галиәхмәтовны билгеләп куймаска ди? Икесе дә фәннәр кандидаты, мәгариф өлкәсендә тәҗрибәләре дә зурдан. Әгәр район мәгариф органнарын да шундый яшьләр җитәкләсә, вәзгыять тамырдан үзгәрер иде бит. Ни аяныч, бүгенгәчә милли мәгариф системасы юк. Милли университет һаман аякка баса алмады. Татар гимназияләре дип аталган уку йортларында да фәннәр тик рус телендә генә укытыла.

Тукай районының Күзкәй авылыннан Р.Сәгыйдуллина ханым татар мәгарифенең михнәт чигеп яшәве турында президент һәм Конгресс исеменә ачыну тулы мөрәҗәгатендә язган. Шушы батыр йөрәкле ханым җитәкчелегебезне чын татар мәктәпләре булдыруга өндәгән. Моның өчен  яшь  кадрларны да шушы эшкә тарта белү кирәк. 

Авылларыбыз да читтә калмаска тиеш. Миллилекнең нәкъ менә авылда саклануын онытыр­га ярамый. Ә анда проблемалар бетмәс-төкәнмәс. Авыл интеллигенциясе, шул исәптән укытучылар да махсус кайгыртучанлыкка мохтаҗ. Югары уку йортларын тәмамлаган яшь кадрларны авыл җирләренә кайтару – һаман олы бурыч. Гөрләп торган клублары, мәктәпләре, китапханәләре булмаган авыллар юкка чыгачак бит. 

Хокук саклау органнарын да халыкара кануннарны, ике телне дә камил рәвештә белүче яшьләр белән тулыландыру таләп ителә. Алар өчен кемнеңдер әмерләре түгел, ә закон нормалары беренче урында булырга тиеш. Тик шундый кадрлар гына республикабызның суверенлыгын саклый алачак. 

Татарстан – гаделлекне һәм халыкара дуслыкны ныгытуда үрнәк булырдай республика. Җөмһүриятебез белән горурланып һәм аның киләчәге өчен янып яши белик.

Индус  ТАҺИРОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: