Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

МИЛЛИ ТУТАШЛАР МӘКТӘБЕ

90 нчы еллар башыннан башкалабызда татар гимназияләре, мәктәпләре күпләп ачыла башлады. Ләкин татар милли мәктәпләре өчен махсус төзелгән биналар - бармак белән генә санарлык. Берсе - Идел буе районында урнашкан 16 нчы татар-инглиз гимназиясе. Бассейнлы, бөтен шартлары килгән, 1000 балага исәпләнгән бу зур бина махсус татар гимназиясе өчен атап төзелгән,...

90 нчы еллар башыннан башкалабызда татар гимназияләре, мәктәпләре күпләп ачыла башлады. Ләкин татар милли мәктәпләре өчен махсус төзелгән биналар - бармак белән генә санарлык. Берсе - Идел буе районында урнашкан 16 нчы татар-инглиз гимназиясе. Бассейнлы, бөтен шартлары килгән, 1000 балага исәпләнгән бу зур бина махсус татар гимназиясе өчен атап төзелгән, ачылган иде. Ләкин ни кызганыч, ул баштагы елларындагы татар рухын саклап кала алмыйча, урыслашып бетте. Хәзер анда хәтта башлангыч сыйныфларда булса да фәннәр ана телебездә укытылмый.

Татар милли уку йорты өчен атап төзелгән икенче бинада 12 нче татар кызлар гимназиясе урнашкан.

Кызлар гимназиясенең тарихы 1993 елдан башлана. Иске татар бистәсендә, Тукай урамындагы кечкенә генә балалар бакчасы бинасында 10 кыз баланы җыеп укыта башлыйлар. Балалар саны тора-бара 200гә җитә. Урын кысанлана. Илһамия Абдулхай кызы Тимеркәева 1996 елда директор булып килә. Бина сорап, төрле хатлар язу, кәгазьләр җыю мәрәкәсе башлана. Ләкин гозерләрнең бик озак нәтиҗәсе булмый, алар җавапсыз кала бирә. Илсур Һадиуллин шәһәр мәгариф идарәсенә башлык булып килгәч, Илһамия ханымга кызлар гимназиясе төзү мәсьәләсенең бернинди документларга да кермәвен, барысын да яңадан эшләргә кирәген әйтә. Шуннан соң директор ханым бозны ничек урыныннан кузгатырга белми аптырап, депутат һәм язучы Туфан Миңнуллинга мөрәҗәгать итә. Нәкъ менә аның ярдәме, тырышлыгы белән татар кызлар гимназиясенә бина кирәклеге рәсми документларга кертелә. Башта гимназиягә иске бер бинаны сипләп бирергә тәкъдим итәләр. Ләкин Туфан абый моңа риза булмый: "Мин үзем кеше искесен киеп үсмәдем, милләтебезнең яшь туташлары тәрбияләнә торган мәктәпкә яңа бина тиеш", - ди ул өзеп. Ниһаять, боз кузгала. 5 миллион сумга төшереп 2 ел эчендә проект эшләнә. Финанс кыенлыкларын җиңә-җиңә, 2010 елда бина төзелеп бетә, дияргә дә була, ләкин бассейнын төзергә акча калмый. "Шул килеш ача торыгыз, бассейнын соңрак, акча булгач төзербез" диләр җитәкчеләр. Ләкин Туфан ага монда да киңәш бирә директорга: "Ачма, хәзер ачарга риза булсаң, бассейны беркайчан да төзелмәячәк", - ди ул. Бер елдан бассейны төзелеп беткән, ялт итеп торган гимназия бинасы үзенең ишекләрен ачты. Гимназия күренекле татар мәгърифәтчесе Фатиха Аитова исемен йөртә. Бүген анда 360 бала белем ала, шуның 10 проценты - чит милләттән. Һәр төрле мәдәни чаралар, бәйрәмнәр, тәрбия эше татарча алып барыла, ләкин белем бирү процессы 100 процентка ана телебездә алып барыла дип әйтеп булмый. Бу турыда кат-кат сорасам да, Илһамия ханым "Ике телдә дә укытабыз, терминнар ике телдә аңлатып барыла", дигәнрәк җавап бирде. Ә бинаның маңгаена, иң күренә торган җиренә зур итеп "Татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия" дип язып куелган. "Урыс һәм татар телләрендә белем бирүче" диелмәгән. Әлбәттә, мең тырышлыклар куеп төзелгән, юктан бар ителгән заманча матур бинада балаларын укытырга теләүчеләр һәрвакыт күп булачак. Балаларын җитәкләп килүчеләр арасында үз шартларын, үз таләпләрен алга сөрүче шовинист ата-аналар да, татар теленнән хурланучы маңкорт милләттәшләр дә очрый. "Урысча укытыгыз, безгә болай ошамый" дип бугаз киерүчеләргә директорның сүзен өздереп әйтә белүе һәм үз эшенең хаклыгына нык ышанган булуы гына чик куя алыр, әлбәттә. Күз өстендә каш булырдай бу күркәм мәктәп үз милләтебезгә хезмәт итәр, татар өчен эшләр, шул юлдан тайпылмас дип бик тә ышанасы килә.

Гимназиядә инде 2 нче ел Туфан ага конференциясе үткәрелә. Язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашулар атна саен диярлек оештырыла. Туфан агага багышлап мемориаль зал да эшләгәннәр. Язучының шәхси әйберләрен - өстәлен, урындыгын, машинкасын, каләмен кызы Әлфия ханым бүләк иткән. Туфан абый үзе ай саен бер балага үз премиясен тапшырып барган, ә чыгарылыш сыйныфтагы иң булган бер туташка көмеш беләзек бүләк итә торган булган. Хәзер бу матур гамәлләрне дә Әлфия ханым дәвам итә.

Мин гимназия белән танышырга килгән көнне кызларга аш-су әзерләргә өйрәтү бүлмәсендә бик тәмле итеп кабак бәлеше пешергәннәр иде. Күршедәге кабинетта кул эшләренә өйрәтәләр. Мондагы матурлык! Нәни туташларның кул җылысы кергән чигү эшләре, бәйләнгән әйберләр, искитмәле корама юрганнар, сәйләннән картиналар... Ул арада яңгыратып бик матур милли көй уйнап җибәрде - бу кыңгырау икән, дәрес беткәнне шулай хәбәр итә. Кызлар гимназиясе балаларны рухи бай, әхлаклы, гаилә кыйммәтләренә тугры, аш-суга, кул эшләренә әзерлекле итеп тәрбияләүче махсус программа нигезендә эшли. Кыскасы, монда, милләтнең зыялы, затлы туташларын тәрбияләп чыгару өчен бөтен шартлар да бар. Иң мөһиме - татар кызлар гимназиясе үз милләтебезгә хезмәт итүне кыйбла итеп куеп, шуннан тайпылмаска бурычлы. Шул чагында гына Фатиха ханым Аитованың да, Туфан аганың да рухлары шат булыр.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев