Мәдәни җомга

“Әллә кысылган саен туган тел үзен сакларга тырышамы?!”

Муса Җәлил татарның батырлыгына да, талантына да менә дигән дәлил. Бу куркусыз милләттәшебезне бар дөнья белә. Татарны күп җирдә Җәлил аша таныйлар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан «Җәлил укулары» уздырылу да шул хакта сөйли. Менә өченчесенә йомгак ясарга җыелды мәртәбәле жюри.

Быел онлайн форматта  40 меңләп кеше катнашкан. Узган ел 7 мең булган.  Башка елларда балалар гына  Җәлил шигырьләрен сөйләү буенча осталыкларын күрсәтсә, быел яшьләр чикләнмәгән. Бу конкурсның сыйфатын да,  катнашучылар санын да  арттырган,  географиясен да киңәйткән.  Россиянең 37 төбәгендә һәм 8 чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез генә дә түгел, төрле халык вәкилләре Җәлил шигырен иң оста  укучы буларак ярышка чыкканнар. Араларында бот буе малай-кызлардан башлап, әби -бабайларга кадәр бар. Һөнәрләре дә төрле. Хәтта һөнәри артистлар үзләре дә катнашкан. Өч көн буе финалга чыккан  780 чыгышны карап, Җәлил шигырьләрен тыңлап рухланган жюри кайбер фикерләре белән журналистларны да таныштырды түгәрәк өстәлдә.

Инсаф Абдулла. Чит  төбәкләрдән татарча сөйләүчеләрнең  күп булуы сөендерде. Конкурс җиде номинациядә барды. Җәлил шигырьләрен татар, рус  һәм чит ил телләрендә сөйләүчеләр, үзләре иҗат иткән шигырьләре белән катшучылар да булды. “Әллә кысылган саен туган тел үзен сакларга тырышамы?” -  дип тә уйлап куярлык кайчакта. Русча сөйләүчеләр дә шактый. Монысы да шатлыклы. Безнең татар халеының бөек улы  Җәлил шигырен сөйли бит ул!

Илтөзәр Мөхәммәтҗанов. Дөресен генә әйткәндә, шигырьне  укырга да, язарга  да  өйрәтеп булмый. Кайчакта укытучылыр юкка тырыша. Күп көчләрен сарыф итә. Укырга өйрәтеп булмаса да,  шигырьне яратырга, аңларга өйрәтеп була. Монысы инде аның иң мөһиме. Әгәр дә сөйләүче шигырьне ярата икән,  ул аны җиткерергә бөтен күңелен сала. Кычкырып һәм кулларны болгап кына сәнгатьле укуда әлләни зур   уңышка ирешеп  булмый. (Бу урында, бәлки,  мастер-класслар, осталык дәресләре уздырырга кирәк, дигән фикер дә яңгырады). Матурлыкны күрә, сүз тәмен тоя белергә өйрәтергә кирәк.

“Узган ел Җәлил укуларының 75 җиңүчесе бүләкләрен Казанга килеп алдылар. Җәлил һәйкәленә чәчәк салу, Татарстан Милли музее фондында скаланучы “Моабит дәфтәрләре”нең елга бер тапкыр халыкка тәкъдим ителә торган төп нөсхәсен күрү бәхете дә насыйп булды аларга. Әлеге конкурсның да төп максаты  шәхесне төрле яклап үстерергә булышу. Милләтебезнең зурлыгын,  бөеклеген  үзебезнең балаларга да башкаларга да җиткерү. Шуңа бүләкләребез дә милли иде. Җиңүче кызларыбызга  чигүле калфаклар һәм көмештән коелган ташлы алкалар тапшырдык. Быел да бүләкләр саллы. Шуңа алар  лаеклы ияләрен тапсын иде дип тырышабыз, -  диде “ Ак калфак” Бөтендөнья  татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Жюри әгъзалары танылган шагыйрьләр Газинур Морат белән Ленар Шәехне  кулларына каләм тотып, илһам канатларында очып, үзләре шигырь язучыларның күплеге  сөендергән. “Балалар  үзләре язамы, әллә инде аларга укытучылары язып бирәме?” дигән сорау быел  яңгырамаган дисәң дә ярый. Чөнки бу номинациядә яшь чикләве кертелгән.  Иҗат җимешләре белән 14 яшькә җиткән һәм узып киткәннәр генә “сыйлый” алган жюрины. Ә бу яшьтә инде  фикер формалаша,  әйтер сүз туа башлаган була. Гомере буе милләткә  хезмәт иткән бу шагыйрьләрне туган телебезнең кимеп баруы,  икенче планга калуы да бик борчый. ”Хәтта татар  авылларында да балалар мәктәптән русча сөйләшеп кайталар”, -  диделәр алар, авыр сулап. Татар телен авыллар саклый дип йөри идек.

Шигырьләрне сайлый белергә дә кирәк диделәр жюри әгъзалары һәм бу фикернең журналистлар ярдәме белән укытучыларга барып ирешүен теләп. Икенче сыйныф баласына су буе “Вәхшәт”не ятлату - үзе вәхшилек. Мәхәббәт урынына нәфрәт уятырга мөмкин бит ул үзе озын, үзе авыр бу шигырь.

Тел чисталыгы дип тә артыгын тырышмасыннар иде.Әйтик, Чүпрәле малае үзенең мишәр акцентында матур итеп “ц» кылыдап сөйләсә, бу безне шатландыра гына диде жюри,  безне шаккатырып.  Ә менә яттан өйрәнү -  мөһим.  Хәтердән  сөйләү мәгънәне күбрәк,  тирәнрәк  бирә.

Ел азагына  кадәр һәр номинациядән өч җиңүчене билгеләргә тиеш алар. Бу җиңел эш түгел. Катнашучы балаларның,  бигрәк тә, өлкәннәрнең барысы да җиңү өмет итеп кушылган бит ярышка. Берсенең дә уенда җиңелү юк. Моның өчен тырышлыкларын да, талант-осталыкларын да  кызганмаганнар.   Иң соңгы сүзне әлеге конкурсның  алыштыргысыз жюри рәисе  Әзһар ага Шакиров әйтәчәк. Аны яше олы булу сәбәпле,  вирустан сакларга булганнар,   өйләренә үзләре барып киңәшләшәчәкләр.

Йомгаклауның берничә варианты карала. Пандемия  искәрмәләр ясарга да мөмкин.  Котлауларның  нинди формада узуы  сер булып калсын  әлегә,  диделәр. Хәер,  җиңүчеләр  кем генә булса да, төп җиңүче Җәлилебез иҗаты һәм  милләтебез булуы бәхәссез.

 

Йолдыз Шәрапова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: