Мәдәни җомга

Әлифбага багышланган музейда ниләр бар?

Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә Әлифбага һәм аның тышлыгындагы кыз белән эткә һәйкәл дә куелган. Музей мөдире Дамир абый Таҗиев сүзләренчә, әлифбаларның гомере 25-30 елдан артмый.

Әлифбага багышланган музей барлыгын ишетеп беләсездер инде. Арчада Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә урнашкан ул. Китап тышлыгындагы кызчык белән көчеккә һәм, әлбәттә инде, балаларның беренче китабына һәйкәл дә куелган
Һәр татар баласы кулына тәүге тапкыр алган китап – ул Әлифба! Зәңгәр тышлы, кулына чәчәкләр һәм портфелен тоткан, ак алъяпкычлы кызга көчеге ияргән...
Бу китапны кулга алуга ук инде шактый өлкән булган кеше дә балачагына кайта. Ә аның эчен ачсаң, һәр хәрефне ничек өйрәнүләрең кабат күз алдыннан үтә.
Арчадагы музей тулысынча “Дөнья халыклары әлифбалары сәнгате” дип атала. Биредә дөньяның 68 телендәге әлифба белән танышырга мөмкин. Фондка барысы 300ләп әлифба тупланган һәм аларның саны һәрдаим артып тора. Чөнки бирегә кунакка килгән чит ил вәкилләре дә, чит илләргә чыккан көллият укытучылары да экспозицияләрне баетып тора.

Безнең барыбызга да таныш булган бу зәңгәр тышлы әлифбаны Сәләй Вагизов белән Рәмзия Вәлитова төзегән. Әлеге эшкә тотынганчы, алар 20 төрле әлифбаны өйрәнгән һәм алардан бары иң яхшы әйберләрне генә туплап, 50 ел дәвамында кулланылышта булган басманы булдырган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: музей буенча экскурсия оештырган Дамир абый Таҗиев сүзләренчә, әлифбаларның гомере 25-30 елдан артмый. Ә Вагизов белән Вәлитова китабы камиллеге һәм балаларга өйрәнү өчен җиңел булуы сәбәпле, ярты гасыр дәвамында беренче китап ролен үти.

Әлбәттә инде, татар бу әлифбага кадәр дә хәреф танырга өйрәнгән һәм аның әлифбалары булган. Билгеле булганча, без кирилицада 1939 елдан алып кына язабыз. Ә аңа кадәр ун ел латин графикасын кулланылышта булган. Тарихыбызның күп өлеше гарәп язуы белән бәйле.
1990 елларда да латин графикасына күчү омтылышы булды. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, ялгышмасам, бу уңайдан Указ да чыгарган иде. Хәтта дәреслекләр дә әзерләнде. Мәктәптә дә латин графикасында язарга өйрәнгәнебезне хәтерлим. Әмма бу эш ахырына кадәр барып җитә алмады...

 

– Татар графикасына латин иң якыны. Анда ә, ү, ө, ң, җ, һ авазларын әйтергә хәрефләр дә бар. Фәнни яктан чыгып караганда, кирилица безгә һич кенә дә туры килми. Шуны да әйтергә кирәк, латинга күчүнең кыен яклары да бар. Бу сәясәт белән дә бәйле. Бик күп финанс чыгымнары да сорый торган эш. Сәләй Вагизов һәм Рәмзия Вәлитова 90га якынлашсалар да, латин графикасында әлифба төзергә аларга мөрәҗәгать итәләр. Ул әлифба 20 мең тираж белән бастырылып, Казан мәктәпләренә таратыла. Тик күчеш кенә булмый кала. Казазхлар суверен дәүләт булганга, латинга күчеп ята. Рус телендә 33 хәреф, ә татарда 39. Камил булмау шул ул. Әгәр дә латинда язсак, бездә дә бәлки 33 кенә булыр иде. Хәреф әзрәк булган саен, алфавит камилрәк, – ди үзе дә филолог булган музей мөдире Дамир абый.

Беренче татар әлифбалары
Әйткәнемчә, татар халкы мең еллар гарәп графикасыннан файдаланган. Шуңа да дистә гасырлар дәвамында татарда әлифба ролен “Иман шарты” китабы үтәгән.
Беренче авторлы әлифбаны исә Сәгыйть Хәлфин төзи. Ул Казан гимназиясендә татар теле укыта. Шунысы кызык, ул басма гарәп графикасында төзелә, әмма анарда кирилицада аңлатмалар бирелә. Әлифба Санкт-Петербург нәшриятендә 1778 елда басыла. Шуңа да аңлатмалар татар телендә түгел, өстәвенә, рус тәрҗемәчеләре өчен төзелә дип шәрехләде Дамир Таҗиев.

1804 елда Казан император университеты ачыла. Шунда типография кайтарыла. Әлифба тарихы өчен бу революция дияргә мөмкин. Чөнки моңа кадәр кулдан күчерелеп язылган әлифбаларны нәшрияттә бастыра башлыйлар. Бу сыйфатка да, күләмгә дә зур йогынты ясый. Әлеге эштә зур ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе – Шиһабетдин Мәрҗани икәнен инде беләбез. Ул бушлай әлифбаларны бастырып таратучы мәгърифәтчесе.
Тарихта ике әлифба төзегән татар галимнәрен дә очратырга мөмкин. Шуларның берсе – Әхмәтһади Максуди. Ул Төркиядә министр дәрәҗәсенә җиткән Садри Максудиның туганы. Нәрсәгә ике әлифба дисезме? Аларның берсе татар текстларын укырга, ә икенчесе дөрес тәҗвит белән Коръән уку өчен кулланылган. Казахлар, үзбәкләр, төрекләр дә Әхмәтһади Максуди төзегән әлифба ярдәмендә укый. Хәзер мәдрәсәләрдә кулалныла торган басма да шул заманнан безнең көннәргә килеп җиткән.
ХХ гасыр башында, революциягә кадәр “Төрки әлифба”, “Юл башы” дигән әлифбалар төзелә. Революциягә кадәр хәтта кызлар өчен дә аерым әлифба булдырыла.

Әлифба төзүдә үз өлешен Мөхетдин Корбангалиев дигән галим дә кертә. Ул Әхмәтһади Максудины да уздыра һәм гарәп, латин, кирилица графикаларында өч әлифба төзи. 1945 елга кадәр татар балалары ул төзегән әлифба ярдәмендә укырга өйрәнә. Сугыштан соң Габбас Сәйфуллин әлифбасы кулланылышка керә. Без күнеккән зәңгәр тышлы әлифба төзелгәнче шул әлифба белән укыйлар.
Әлифбаның кыскача тарихы шундый. Ә менә Сәләй Вагизов һәм Рәмзия Вәлитованың кызганыч һәм тоташ сынаулардан гына диярлек торган язмышы хакында газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: