ӘЛИФБАГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕРЛӘР
"Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килде: берсе - Чишмә, икенчесе - Әлифба". Гариф Ахуновның бу сүзләре Арча педагогика көллиятендәге "Әлифба" музеенда булганда кылт итеп искә төште. Белмим, мондый фикер Гариф абыйның башына кайчан килгәндер. Хәер, һәрнәрсәгә бик игътибарлы, күзәтүчән кеше иде ул. Чыннан да саф...

Гариф абый әлифбаның могҗиза булуына, белемнең нәкъ менә әлифбадан башлануына бик иртә төшенә. Мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга өйрәнгән була. Арча педагогика көллиятендә укыган елларында да аңа әлифбаны еш кулына алырга туры килә, чөнки аны башлангыч мәктәп укытучысы итеп әзерлиләр. Диплом алып чыккач та үзенә белем нигезләрен өйрәнергә ярдәм иткән уку йорты белән даими элемтәдә тора Г.Ахунов. Билгеле инде, дөньяда бердәнбер булган әлифба музеен да читләтеп үтми, экспонатлар белән таныша, китапларын бүләк итә.

Безнең чорга кадәр килеп җиткән беренче әлифбалар "Иман шарты" дип йөртелгән. Ул озак гасырлар буе үзгәрешсез кулланылган. Музейда аның башлангыч чорда ук кулланышта йөргән нөсхәсе урын алган. Дөньядагы күптөрле алфавитлар турында гаять кызыклы материаллар тупланган биредә. Аваз системасына корылган беренче алфавит-финикция алфавиты һәм аңа нигезләнеп гарәп, грек, латин һәм башка төрле алфавитлар безнең эрага кадәр унынчы гасырда ук барлыкка килә. Дөньядагы бик күп халыклар аларны үзләренең милли алфавитларын төзүдә нигез итеп алалар.
Хәзер музейда төрле илләрдән алынган 265 әлифба бар. Алар арасында Әзәрбайҗан халыклары - курд, Тамин, сахир милләтләре; угро-фин халыклары - коми, мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами, уди милләтләре; Мисыр, Таиланд, япон һәм башка халыкларның әлифбалары.
"Әлифба" музееның төп нигезен ирле-хатынлы Сәләй Гатат улы Вагыйзов һәм Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитованың педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Алар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен булган әлифба авторлары. Моннан тыш алар тарафыннан 43 исемдәге дәреслек һәм методик кулланма да язылган. Миңа С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитова белән берничә тапкыр очрашырга, өйләрендә дә булырга, әңгәмә корып утырырга туры килгәне бар. Гаҗәеп тыйнак, һәркемгә хөрмәт белән караучы, ярдәмчел кешеләр иде алар. Гомерләрен әлифбага багышлаган бу шәхесләр гаять авыр тормыш юлы үткәннәр.

Тиздән Шәмсехәят апаның да бала карарлык көче калмый. Ул оныгын асрамага бирә. Балалары булмаган Гататдин һәм Гайшә Вагыйзовлар малайны алып аңа яңа исем кушалар һәм үз фамилияләрен бирәләр. Шул рәвешле Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вагыйзовка әйләнә. Малайны Вагыйзовлар бик яраталар. Кечкенәдән нечкә күңелле Сәләй хикәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның язмалары бүген Арча музеенда саклана.
С.Вагыйзов коммунистик яшьләр мәктәбендә укый, стена газетасы мөхәррире буларак мәкаләләр яза, аның шигырьләре "Урта Идел" газетасында басылып тора. Шигырьләр җыентыгы да дөнья күрә. Аларда туган ягына, авылына чиксез мәхәббәте чагыла. Менә аның "Шаула, арыш!" шигыреннән юллар:
Мин кайтамын сөйгән колхозыма,
Күм син мине, арыш!
Күмсен дулкыннар!
Һәр атлаган саен
Яшь йөрәккә,
Көч тә, дәрт тә бирсен бу кырлар.

Кызлары Римма белән уллары Камил тупырдашып үсеп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Гаилә башлыгын сугышка алалар. Ул Харьков янындагы сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Ә сугыш тәмамланып, тоткынлыктан азат ителгәч, аны әсирлеккә бирелгән өчен инде безнекеләр сөргенгә озата. Рәмзияне, ире янына барып йөргәне өчен, эштән чыгаралар. Менә шулай авыр башлана аларның тормышы.
... Музейда Әхмәтһади Максуди (1867-1941) иҗаты зур урын алып тора. Ул - татар имлясын камилләштерүгә зур өлеш керткән шәхес. Биредә аның үз кулы белән язылган "Татарстан әлифбасы" - "Мөгаллим әүвәл" урнаштырылган. Бу кулъязма Ә.Максудиның үз кулы белән төзелеп, тел галиме Хәлиф Курбатов тарафыннан "Бөек зат Һади Максудиның бу кулъязмасы бүгеннән Рәмзия ханым белән Сәләй туган милкенә күчә. Хәлиф Курбатов. Казан. 1997 ел, 12 март" дип язылып татар әлифбасын төзүчеләр Р.Вәлитова һәм С.Вагыйзовка тапшырыла. Шулай итеп, бу кыйммәтле кулъязма музей экспонатына әверелә. Әхмәтһади Максуди әлифбаларының 50 дән артык басмасы бар. Әлеге экспонат кына түгел, музейның үзе дә уникаль. Шуңа күрә аның тиз арада Татарстан дәүләт музее филиалына әверелүе гаҗәп түгел.

Татар теленең эчке закончалыкларын тоеп, әлифбаны үзгәртү мәсьәләсен беренче булып Каюм Насыйри күтәреп чыга. 1895 елда басылган "Әнмүзәҗ" дигән татар грамматикасы китабында ул бездә ун сузык аваз барлыгын күрсәтә, аларны белдерү өчен өстәмә хәрефләр тәкъдим итә.

Музейга яңалиф чорында Гыймад Нугайбәк һәм Мөхетдин Корбангалиевләр төзегән төрле исемдәге әлифбалар куелган. Ул елларда балалар, өлкәннәр, эшчеләр, крестьяннар өчен аерым-аерым әлифбалар эшләнә. 1939 елда татар язуын кириллицага күчергәч, беренче татар әлифбасын Мөхетдин Корбангалиев һәм Габбас Сәйфуллин төзи. Бу әлифба 1964 елга кадәр хезмәт итә.
1962 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы әлифбаларга конкурс үткәрә. Мөхтәрәм жюри Арча педагогика училищесы укытучылары Р.Вәлитова белән С.Вагыйзов төзегән әлифбаны яхшы дип таба һәм 1965 елдан татар балалары шушы әлифбадан гыйлем юлына атлый. Өстәмәләр, төзәтмәләр белән китап ел саен басылып килә.

"Әлифба" музеенда булган кеше кайсы телдә ничә хәреф барлыгын да белеп китә. Латин графикасында 26, грекларда 28, ә Индонезиядә яшәүче бер кабиләгә 12 хәреф тә җитә икән. Кытайларның исә 25 меңнән артык иероглифы бар, әмма урта мәктәпләрдә аларның 300 ләбе генә өйрәнелә. Бу җәһәттән рус әлифбасына күз салыйк. Ул 1574 елда Иван Федоров тарафыннан төзелгән, башта 46 хәреф булган. Әлеге азбуканың бердәнбер данәсе Гарвард университетында саклана икән. Руслар алфавитларын беркайчан алыштырмаган, бары тик әледән-әле төзәтмәләр кертеп, сыйфатын гына яхшырталар. Бүген ул дөньяда иң яхшылардан санала. Рус "Букваре" тотрыклы. "Продаже не подлежит, обеспечивается государством" диелгән. Бу җәһәттән алардан үрнәк алырга гына кала.
Музейда Төркия, Финляндия, Германия, Һиндстан, Америка Кушма Штатлары, Швейцария, Англия, Белоруссиядән килгән туристлар да булып киткән. Күрәсең, дөньяда бердәнбер булганлыктан ул шундый зур кызыксыну уятадыр. Арча педагогика көллияте ишегалдында әлифбага һәйкәл дә куелды.
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
. Сәләй Вагыйзов.
. Рәмзия Вәлитова.
. Әлифбага һәйкәл.
. Музейга куелган әлифбалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз