Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Курган өлкәсенең Татар мәдәнияте үзәгендә балаларны изү тегәргә өйрәткәннәр

Мастер-класс башланыр алдыннан Алена Ковригина балаларга хатын-кыз киеменең әлеге элементы хакында сөйләгән.

 Курган өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгендә балалар өчен «Татар хатын-кыз күкрәкчәсе – изү» дип аталган мастер-класс узган.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш вакытында фетр, ялтыравык пластинкалар һәм сәйлән кулланылган.

Мастер-класс башланыр алдыннан Алена Ковригина балаларга хатын-кыз киеменең әлеге элементы хакында сөйләгән. Очрашу традицион чәй мәҗлесе белән төгәлләнгән. Балалар Зәкия Боровикова әзерләгән тәмле камыр ризыклары белән сыйланган, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев