Мәдәни җомга

Әхмәровның “Төрки әлифба”сы

Татар милли педагогикасының тарихы Бөек Болгар дәүләте чорыннан ук башлана.

Гасырлар буе тупланган белем бирү системасына Казан ханлыгын яулап алганнан соң зур зыян килә. Ләкин, халкыбыз авыр заманнарда да ата–бабалардан мирас булып калган уку-укыту системасын саклап кала. Ул чордагы мәктәп-мәдрәсәләр  һәм укыту китаплары турында мәгълүмат сакланып калмаган диярлек. Тарихи чыганакларда XVIII гасырның икенче яртысына кагылышлы белешмәләр генә бар.


Татар халкының тормышындагы төп уңай үзгәрешләр 1767 елны Казанга Екатерина II килеп киткәннән соң башлана. 1769 елны Беренче ирләр гимназиясендә татар теле классы ачыла.  Бу чорда татар телен өйрәнүгә Казандагы Беренче ирләр гимназиясенең укытучылары  Сәгыйт һәм Ибраһим Хәлфиннәр зур өлеш кертә. Беренче татар әлифбасы 1778 елны Сәгыйт Хәлфин тарафыннан басылып чыга.  Аның эшен оныгы Ибраһим дәвам итә һәм 1804 елны “Азбука и этимология татарского языка”ны бастырып чыгара.  Соңрак “Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения, преподаваемые в императорской Казанской гимназии” басыла. Бу уку әсбаблары Россиядә генә түгел, хәтта Европада да ориенталистика буенча беренче басма китаплар була.   Ләкин, бу әлифбалар татар балалары һәм татар мәктәпләре өчен эшләнмәгән. 

Беренче  “әлифбаларны” Бөек Болгар дәүләтендә кулланганнары билгеле. Шундый ук  уку әсбаблары Алтын Урдада һәм Казан ханлыгында да киң кулланыла. XVIII гасырның икенче яртысында халык арасында кулъязма хәлендә Мортаза Котлыгышев һәм Ишнияз бине Ширниязның әлифбасы таралганы билгеле. Безнең көннәргә кадәр XIX гасыр башы басма әлифбалары гына сакланып калган. 1800 елны Казанда типография ачылганнан соң иң беренче булып әлифба басыла. Ул халык арасында бик популяр була, тиз тарала һәм ел саен зур тираж белән басыла.  Аны төрлечә атап йөртәләр: “Әлифба иман шарты белән”, “Шариәтель иман” яисә “Иман шарты”. Ә халык гади иттереп “Әлефби” (алфавитның беренче хәрефләре “әлиф”, “би” буенча), “Әлебби”, “Әлпи” дип атый. Бу китап 1928 елга кадәр басылып чыга. Эчтәлеге 125 ел буена үзгәрми диярлек, тик кайчагында яңа догалар гына өстәлә. 
 
XIX гасырның икенче яртысында татарлар арасында җәдитчелек хәрәкәтенең киң җәелүе, яңа укыту системасына нигезләнгән мәктәпләрнең күп­ләп барлыкка килүе яңа дәрес­лекләр басылып чыгуга этәргеч була. Ләкин бу чорда дәүләт милли мәктәпләр өстеннән каты контроль урнаштыра. Мәсәлән, мәдрәсәләр дөньяви фәннәрне укыту өчен махсус рөхсәт алыр­га тиеш булган.  Дәүләт карары буенча татар уку йортлары дини булып калырга тиеш була. Хәтта, 1905-1907 елгы инкыйлабтан соң да татарларга дөньяви уку йортлары ачу катгый тыела. Әмма, татар җәмгыятендә башланган үзгәрешләрне туктатып булмый инде. Реформа уку-укыту системасын тулысынча үзгәртә. Ана телен өйрәнүдә яңа метод  кертү яңа әлифбалар барлыкка килү һәм аларны үзләштерү белән бергә бара.

Яңача “төрки” телдә төзелгән беренче әлифба булып Россиядә “җәдитчелек” идеологиясенә нигез салучы И.Гаспралының “Ходжа – и – сибъян” (“Балаларга укытучы”) санала.  Ул 1890 елны Бакчасарайда басылып чыга. Татар әлифбаларының тарихы татар әдәби теленең формалашуы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Бу чорда татар милли интеллигенциясе арасында милли этноним, әдәби тел мәсьәләләрен чагылдырган дискуссияләр бара. Беренче тапкыр татар теленең  һәм грамматикасының проблемалары турында К.Насыйри сүз кузгата. Ул беренчеләрдән булып мөстәкыйль һәм “чиста”татар әдәби теле кирәклеге турында яза. Беренче булып “татар теле” дигән терминны куллана. Татар тарихчыларын “татар” этнонимының килеп чыгуы кызыксындыра. XIX гасырга кадәр җирле халык “татар” этнонимын танырга теләми. XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында этноним язмышы татар милләте язмышы белән турыдан-туры бәйләнгән була. Б.Баттал фикеренчә, Ш.Мәрҗани белән К.Насыйри беренчеләрдән булып үзләренең тарихи хезмәтләрендә  “татар” этнонимын куллана һәм аны яклап чыга.  Ләкин, бу четерекле мәсьәләне чишәр өчен Ш.Мәрҗанинең дә авторитеты җитми. Мәсәлән, Р.Фәхретдинов үзенең “Болгар һәм Казан төрекләре” дигән китабында “татарлар” дип Алтын Урда халкын гына атый. Казан татарларын “төрекләр” яисә “мөселманнар” дип атап йөртә.  “Татар” этнонимына каршы чыгучылар арасында тарихчы Г.Гобәйдуллин да була. Октябрь инкыйлабыннан соң язылган “Милләтчелекнең бәгъзе әсаслары”  дигән хезмәтендә ул халыкның “татар” атамасына каршы чыгуын, бу исемне руслар тарафыннан тискәре мәгънәдә куллануда күрә. Татар педагог­ларына И.Гаспралының барлык төрки халыклар өчен “гомуми”, “уртак” тел тудыру идеясе дә йогынты ясый. Мәсәлән, Һ.Максудигә. Ул берничә ел Кырымда тора, андагы халык белән аралашу аның өчен эзсез узмый.  Һ.Максуди И.Гаспралыны үзенең остазы дип саный. Хәтта атаклы “Мөгаллим әүвәл” дә (“Беренче укытучы”) И.Гаспралының “Ходжа-и-сибъян”ы тәэсирендә языла. Һ.Максуди “татар” этнонимын яклап чыкмаса да, “бердәм тел” идеясен дә хупламый. Ул Казан диалектына нигезләнгән мөстәкыйль милли тел булырга тиеш дип саный. Ләкин ул аны “татар теле” дип түгел, ә “төрки тел” дип атый.  Бәлки, шуңа күрәдер, Һ.Максудинең “Мөгаллим әүвәле”  Россиянең башка төрки халыклар яшәгән регионнарында да киң кулланыла.  

Әмма әлифба авторлары арасында “татар” этнонимын яклап чыгучылар да аз түгел. Мәсәлән, Г.Алпаров үзенең “Татар әлифбасы”нда (1913) шәкертләргә мөрәҗәгать итеп болай дип яза: “Без татар дигән кешеләрбез. Без барыбыз да татарча сөйләшәбез. Татарча язылган сүзләрне аңлыйбыз. Безнең туган телебез “татар теле”. Язылган сүзләренә дәлил иттереп Г. Тукайның “Туган тел” шигыренең беренче дүрт юлын китерә.  Авторлар арасында  үзләренең әлифбаларын “Татар әлифбасы” дип атаучылар күп түгел. Шуларның берсе атаклы педагог М.Корбангалиев.  Бу чорда “татар” этнонимының популяр булмавына карамастан, әлифбаларда милли фольклор, мәкальләр, мәсәлләр, табышмаклар киң урын алган. Шулай ук, популяр татар авторларының (Г.Тукай, Н.Думави, Дәрдемәнд, М.Укмаси) әсәрләре дә кулланыла. 

1890 еллардан башлап 1917 елга кадәр Казанда 60 тан артык татар әлифбасы дөнья күрә. Күпчелеге 1905 елдан соң гына басыла, чөнки мәдрәсәләрдә төп реформа үткәрү нәкъ менә шул чорда башланып китә. Әлифбаларның авторларына килгәндә алар күбесе атаклы җәмгыять эшлеклеләре, педагоглар –  Г.Баруди, Һ.Максуди, Ш.Таһири һ.б. Алар язган әлифбалар бик төрле һәм бер–берсеннән нык аерыла. Нәтиҗәдә мөгаллим Г.Әхмәровның татар әлифбаларына багышланган беренче методик басмасы “Әлифба китапларына тәнкыйть” (1909) басылып чыга. Г.Әхмәров мәктәпләрдә  кулланышта булган 15 әлифбаны тикшереп карый. Анализ өчен киң таралган 10 дәреслекне генә сайлап ала. Аның фикеренчә, аларның күбесе педагогик норма һәм стандартларга туры килми. Шулай ук ул Печән базарында йөргән имеш-мимешләрне дә игътибарсыз калдырмый: күп начар сыйфатлы әлифбаларның мәдрәсә шәкертләр тарафыннан язылып, соңрак байлар бу китапларны зәкәт буларак ысулы җәдит мәктәпләренә таратуларын искәртә. Төгәл нинди әлифбалар турында сүз барганын Г.Әхмәров язмый. Шулар арасыннан 3-4 генә мәктәпләрдә кулланырга ярый дип саный, калган басмаларда грамматик хаталар, стилистик яктан дөрес булмаган конструкцияләр, балаларга аңлаешсыз текстлар булуын ассызыклый.

Автор – аваз методы тарафдары, шуңа күрә ул  иҗек методына нигезләнгән күп кенә әлифбаларны тәнкыйтьли. Бәлки, шуңа күрәдер тәнкыйтен Казан татарлары арасында иҗек методына нигез салучы булып саналган Һ.Максуди әлифбасыннан башлый. Ул шул чорда иң популяр булып саналган әлифба “Мөгаллим әүвәл” 1892 елдан 1917 елга кадәр  1 миллион 200 мең данә тираж белән 31 тапкыр басылып чыга. Аның фикеренчә, “соң заманда чыккан  әлифбаларның күбесе “Мөгаллим әүвәл”дән күчереп язылган”. Һ.Максуди әлифбасында Г.Әхмәров “мәгънәсез” сүзләр, “зәвыксыз” җөмләләр, төрки сүзләрдә кулланылмаганга төшеп калган гарәп хәрефләр өчен тәнкыйтьли. “Максудинең ысулы педагогика тарихында мәгълүм яңа ысулларның берсенә дә охшамаган”,– дигән фикергә килә. Ахырдан “Максудинең үзенә махсус бер имласы булганлыктан, әлифбасы да шуның кагыйдәсенчә язылган”, – дип нәтиҗә ясый. Шулай ук китапны яхшы сыйфаты һәм арзанлыгы өчен дә мактый. 

Тәнкыйтьче Х.Зәбири, Ш.Таhири, Г.Мөслимов h.б авторларны да читләп үтми. Х.Зәбирине, мәсәлән, сүзләрне мишәрчә язуда гаепли. “Зәбиринең тәртибе Максуди тәртибенә охшашлы, әлифбасының күп урыннары “Мөгаллим әүвәл”дән күчереп язылган кеби күренәдер”, – дип дәвам итә автор. Сурәтләр ачык түгел, “хәтта танырлык та түгел”, – дип тә өстәп куя. Бу тәнкыйть дөрес­кә туры килә. Беренче рәсемле әлифбаларның сыйфаты чыннан да бик начар. 1905 елгы инкыйлабтан соң рәсемле әлифбалар да басыла башлый. Дәреслекләр дә рәсемнәр урнаштыру татар педагоглары арасында шау-шу, бәхәс тудыра. Бу тема 1905 елгы инкыйлабка кадәр үк күтәрелгән була. Берәүләр “рәсем балага әйберне танырга ярдәм итә” дип фикер йөртсә, икенчеләре исә “китаптагы рәсемнәр баланың игътибарын читкә тарта” дип рәсем урнаштыруга тискәре карый. Өченчеләре, “әйбернең үзен күреп яки аның  моделен күрсәтеп сөйләү мөмкинлеге булганда, рәсемне китапка кертүдән һичбер файда юк” дип саный. Г.Әхмәров, мәсәлән, Х.Зәбири әлифбасында урнаштырылган гармун сурәтен тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, татар халкы бу уен коралын исерекләр кулында hәм трактирларда күбрәк күргәнгә, музыканы сөйсә дә, дәреслек китапларында күрергә әзер түгел. Мөгаллимнәр арасында бу тема буенча уртак фикер булмаса да, рәсемле әлифбалар саны елдан-ел арта. 

Билгеле, татар педагоглары бу методик кулланманы игътибарсыз калдырмый. Матбугат битләрендә рецензияләр дә басылып чыга. М.Мөштәриев, М.Корбангалиев уңай нәтиҗә бирә. 1910 елны Г.Әхмәров үзе дә әлифба бастыра. Аны “Татар әлифбасы” дип түгел, ә“Төрки әлифба” дип атый. Әлифба басылып чыккач, “Йолдыз” газетасында аноним тәнкыйть басылып чыга. Автор Г.Әхмәровны “барлык әлифбаларны себереп түгүче”, – дип атый hәм бу әлифбаны бик көтеп алуы турында да яза. Шулай ук, әлифба авторын кул астында булган 10 әлифбадагы сүзләрне, җөмләләрне “хәзер материалны куллануда” гаепли. Тәнкыйть­че “кырык беренче әлифба” дөньяга килде дип яза. Мәкалә бик “усал” язылган. Анонимның исемен Г.Әхмәров үзе ача. Шул ук “Йолдыз” газетасында ул тәнкыйтькә каршы җавабын бас­тыра. “Аңлашылдыгына күрә – аны Һади әфәнде үзе булырга кирәк”, – дигән фикергә килә мөгаллим. Ысул маддияне яисә иҗек методын “XVIII гасырныкы” дип атый. Ни өчен әлифба язарга уйлаганын да аңлата. Мәктәпләрдәге күп кенә мөгаллимнәр “Мөгаллим әүвәл” буенча “ысул саутия” (аваз методы) укыта, шуңа күрә “кырык беренче әлифба” кирәк булды дип аңлатма бирә. Ике бөек шәхеснең бәхәсләшүен күрү бер яктан кызык, икенче яктан бик аяныч. Алар икесе дә – татар педагогикасы тарихында тирән эз калдырган кешеләр. Хәзерге заман күзлегеннән чыгып караганда, һәр әлифба – үзенчәлекле тарихи чыганак. Безнең максат кайсы әлифба әйбәтрәк икәнен ачыклау түгел, ә шул уку әсбаб­лары аша балаларда нинди әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә омтылганнарын аңларга тырышу. 

Барлык әлифба авторлары беренче урынга дини, милли, әхлакый тәрбияне  куйган. Г.Әхмәровның әлифбасы да шул принципларга нигезләнеп төзелгән. Аның фикеренчә, кечкенә балалар  өчен сүзләр, җөмләләр укырга аңлаешлы, җиңел булыр­га, текстлар зәвыклы, тәрбия максатыннан чыгып язылырга тиеш. Татар педагоглары өчен әхлакый тәрбия hәрвакыт беренче урында торган. Бу “Төрки әлифба” текстларында да чагыла: “Бер карт кеше картлыгыннан бөкрәеп  йөргәндә бер яшь егет көлеп: “Бабай ни югалды? Ни карап йөрисең? дигән. Карт: “Әй, углым, яшьлегемне җуйдым. Шуны карап барам” дигән”. Нәтиҗә: “Карт кешедән көлмә, син дә шулай картаерсың”. Текстлар аша балаларга төп әхлакый нормаларны аңлаешлы итеп җиткерергә тырышканнар. Көндәлек тормышта кирәкле төп тәрбия нормалары гади җөмләләрдә дә чагыла: “Туг­ры сүзле кешенең кадере артык була”; “Аз сөйлә күп тыңла”; “Ялганчылык белән исеме чыккан кешегә ни кадәр тугры сөйләсә дә ышанмыйлар” h.б. 

Г.Әхмәров, шул ук Һ.Максудидән аермалы буларак, ислам дине белән бәйле текстлар әлифбага кертмәгән. Ләкин, шәригать кануннарына нигезләнеп язылганнары да аз түгел. Шәригать мөселманнарны түзем булырга, иң беренче, нәфесне тыярга өнди.  “Бер кеше улына әйткән: “Әй, углым, күп ашама, артык ашау адәмне сырхау итә” дип. Улы: “Ачлык кешене үтерә, фәлән кеше ачка үлгән, диләр. Күп ашап үлде дигәнне ишеткәнем юк”, – дигәч. Атасы: “Юк, углым, үлчәү белән ашарга кирәк, күп ашау үтермәсә дә – күп яхшылык та күрсәтмәс”, – дигән. Һ.Максудинең әлифбасы Г.Әхмәровныкыннан нык аерылып тора. Ул дәреслеккә ислам дине нигезләрен яктырткан текстлар гына түгел, үлем темасын да кертә. Беренче мәртәбә бу тема  И.Гаспралы әлифбасында яңгырый. Һ.Максуди кешенең үлгәннән соң терелүен тасвирлый: “Бервакыт бу дөнья бөтенләй бетәчәк. Ул вакытта дөньядагы кешеләр, хайваннар – hәрберсе үлеп бетәчәкдер. Шуннан соң үлгән кешеләр hәрберсе яңадан тереләчәкдер. Шул көнгә кыямәт көне диләр. Кыямәт көнендә hәрбер кешенең дөнья­да кылган эшләре тикшереләчәктер. Изге гамәлле, яхшы кешеләр оҗмахка керәчәктер. Аллаhы Тәгалә hәркайсыбызны изге вә яхшы кешеләрдән кылса иде...” Хәзер мондый текстны дәреслектә күрү бик сәер булып тоелыр иде, ә ул чорда үлем турындагы өйрәтмәләр татар балаларының белем hәм тәрбия бирү системасына элек-электән кергән.

Укуның кирәклеге, белемле кешегә киләчәктә күп мөмкинлекләр ачылуы шулай ук Г.Әхмәров текстлар аша аңлата: “Галим кеше акыллы була. Анысы ук белән табылыр”. Галим кешенең акылы көндәлек тормышта да күренергә тиеш: “Бер галимнән сораганнар: “Фәлән кеше турысында ни әйтәсең? Аны халык бик яманлап сөйли”, – дип. “Мин аны хурлый алмыйм. Аның тышында гаеп күргәнем юк, эчендә ни бардыр, аны ходайдан башка берәү дә белмәс”, – дигән. Әлифба балаларны тыйнак булырга да өйрәткән: “Берәү имамдан: “Хәзрәт мәчеттә сәгатьне бормак ничек булыр?” – дип сораган. Имам: “Сәгатьне борып бетергәч, шарт иттереп ябарсың да, кеше синең сәгатең барын белер”, – дигән. 

1917 елгы инкыйлабка кадәр чыккан барлык татар китаплары кебек үк әлифбалар да "Бисмилләhир-рахмәнир-рахим” сүзләре белән башланган. Шунысы кызык, Г.Әхмәровның  сакланып калган әлифбаларында бу сүзләр ябыштырылган. Әлбәттә, бу соңрак эшләнгән булырга тиеш. 1920 елларда мәктәпләрдә  уку әсбаблары җитмәү сәбәпле, элек басылган китапларны киң кулланганнар. Беренче әлифба совет чорында 1922 елны гына басылып чыга. Г.Әхмәровның әлифбасында дини текстлар булмау яңа чор мөгаллимнәре өчен аеруча кулай булгандыр, мөгаен. Башка авторларның әлифбалары белән чагыштыр­ганда “Төрки әлифба”да бай эчтәлекле текстлар, шигырьләр юк. Г.Әхмәров андый максат куймаган да, чөнки аның фикеренчә, әлифба кечкенә балалар өчен аңлаешлы, гади булырга тиеш. Зәвыклы текстларны ул 1911 елда басылып чыккан “Кыйриәт төрки”дә китерә. Бу әлифбадан соң уку китабы. Мөгаллим фикеренчә, коры вәгазь никадәр озак сөйләсәң дә, балаларга барып җитми. “Яхшы бул, әдәпле бул”, – дип күпме генә тукысаң да, бала бу сүзләрне ишетеп кенә яхшы булмый. Ә менә дәреслекләрдәге мәгънәле хикәяләр бала өчен гыйбрәт hәм үрнәк була ала. “Кыйриәт төрки”дән бер мисал: “Бер шәкертнең сүзләре: “Бер вакыт карчык анама кычкырып сүз кайтарган идем. Шундан  соң анамның күңеле төшеп бер почмакка барып утырганын күрдем. “Әни ник болай кәефсезлән­дең?” – дип сорадым. Анам: “Ай, углым, синең үткән хәлләрең хәтердән чыга башлаганга кайгырып утырам. Син минем кулымда вакытта бик йомшак тавышлы идең. Хәзер тавышың йөрәгемә ташдан да катырак булып тоела башлады”, – дип җавап бирде”, – дигән. Бу сүзләр йөз елдан соң да йөрәккә үтеп керә  hәм уйланырга мәҗбүр итә. Хәзерге әлифба, уку китаплары авторлары халкыбызның милли педагогик мирасына мөрәҗәгать итеп, кайбер текстларны үрнәк итеп алса, балаларга әхлакый тәрбия бирү юлында зур адым булыр иде.

Бу чорда hәр автор дәреслекләр төзү методикасына, татар педагогикасының үсешенә зур өлеш керкән. Иң әhәмиятлесе, бу әлифбалар балаларны ана телендә укырга hәм язарга өйрәткән. Татар халкының  укымышлы булуына XIX гасырның 40 нчы елларында беренче булып Казан университеты профессоры К. Фукс игътибар итә. Бу тенденция торган саен киңәя hәм ныгый барган. 1884 елгы “Волжский вестник” газетасы хәбәр итүенә караганда, ул чорда татарларның – 60, ә русларның бары тик 10 % гына грамоталы (туган телләренә нисбәтле рәвештә) булган. Рус миссионерларын бу проблема аеруча борчыган.  Педагог–миссионер  Я.Д.Коблов 1908 елны татар мәктәпләре турында түбәндәге сүзләрне язып калдыра: “Анда муллалар балаларны юк кына хакка яисә бөтенләй бушка укыта. Ислам өйрәтмәләре буенча, динне өйрәнү hәм аны башкаларга җиткерү бик саваплы эш булып санала”. 1915 елга татарларның грамоталыгын хәтта губерна хакимияте дә рәсми рәвештә 80% дип бәяли. “Мәчетсез авыл булмаган кебек, мәктәпсез мәчет тә юк”, – дип яза 1913 елда “Мир ислама” журналы. Без – бай тарихлы, матур әдәби телле халык. Әби–бабаларыбыз иң авыр вакытларда да телне, динне, мәгърифәтне саклап кала алган. Ә без дөньяви проблемаларны беренче урынга куеп “инкыйразны”  якынайтмабызмы икән?

 Диләрә ГАЛИУЛЛИНА, тарих фәннәре кандидаты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: