Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

Казахстан Республикасында I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак

10 сентябрьда Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренең “Бейбитшилик” утравында I Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак. Бүген бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров килде. Ул Сабантуй булачак урын белән танышты.

Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде.”Бейбитшилик” утравына 3 меңнән артык кунак җыелыр дип көтелә. Актаныш муниципаль районыннан Казахстан Республикасына 170 мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе киләчәк. Биредә татар утарын урнаштырып, татар халкының ничек тормыш иткәне күрсәтеләчәк. Шулай ук 1000 литрлы зур казанда татар һәм казакъларның иң яраткан ризыгы-шурпа пешерү планлаштырыла.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев